Татар Пишләсе һәм Сузгарье мәктәпләрендә «Үсеш ноктасы» цифрлы һәм гуманитар профильле мәгариф Үзәкләре ачылды. Әйтеп китәргә кирәк, «Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында мондый Үзәкләр Мордовиянең 27 мәктәбендә эшли. Безнең мәйданчыкларда «Технология», «Информатика», «ОБЖ» фәннәре буенча гомуми белем бирү программаларын гына түгел, ә IT-технологияләр, медиатехнологияләр, шахмат белеме, проект һәм дәрестән тыш эшчәнлек буенча өстәмә белем бирү программаларын, шулай ук социаль-мәдәни чаралар да гамәлгә ашыру планлаштырыла. «Үсеш ноктасы» проекты чаралары кысаларында без заманча җиһазлар алдык, шул исәптән виртуаль чынбарлык шлемы, квадрокоптерлар, лего – роботлар, яңа ноутбуклар, шахмат өстәлләре һәм башкалар. Федераль бюджеттан бүлеп бирелгән акчаларның гомуми суммасы 1 млн. 654 мең сум. Җиһазлар сатып алу белән бергә гадәтләнгән сыйныф бүлмәләрен заманча итеп, бердәм төстә һәм график бизәлештә башкарылган кабинетларга әверелдерү буенча эш алып барылды.
«Үсеш нокталары» эшенә безнең инициативалы педагогларыбыз да кертелә, алар дистанцион укытуны узган һәм балаларда уку, фәнни-техник иҗат, медиатөрлелек, шахмат белеме белән кызыксынуга булышлык итә алалар. Югары тизлекле интернет челтәренә тоташтыру укучыларны дистанцион укытуны оештырырга мөмкинлек бирәчәк.
Көннең беренче яртысында «Үсеш ноктасы» базасында «Технология», «Информатика», «ОБЖ» фәннәре буенча дәресләр үткәрү күздә тотыла, ә аннан соң балаларны дәрестән тыш эшчәнлек кысаларында дәресләр – эшлекле уеннар, тренинглар көтә. Монда без компьютерлар белән парталар урнаштырдык, тактаны интерактив панель алыштыра. Шунда ук заманча җиһазлар белән эш зонасы, шул исәптән виртуаль чынбарлык шлемы, квадрокоптерлар һ.б. урнашкан.
Без бу проектны тормышка ашырудан бик күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр көтәбез. Ел ахырында Үзәкнең ни дәрәҗәдә файдалы булачагын күрәчәкбез. Сүз дә юк, бу шәһәр һәм авыл мәктәпләре арасында аерма кимүгә ярдәм итәчәк һәм безнең мәктәп укучылары өчен сыйфатлы заманча белем бирү мөмкинлекләрен киңәйтәчәк, балаларда заманча технологик һәм гуманитар күнекмәләр булдырырга ярдәм итәчәк. Яңа белемнәр һәм компетенцияләр үзләштерүдән тыш, коворкинг – балаларга һәм яшүсмерләргә коммуникатив күнекмәләрне, креативлыкны, стратегик һәм пространстволы фикерләүне, стресс ситуацияләрендә психологик тотрыклылыкны камилләштерергә мөмкинлек бирәчәк. Технология, информатика буенча белем бирү программалары 5-9 сыйныф укучылары өчен эшләнгән, әмма проект эшчәнлегенә һәм шахмат белеменә без башлангыч мәктәп укучыларын да җәлеп итәргә планлаштырабыз. Челтәрле элемтә кысаларында без барлык мәктәпләр белән дә эш алып барачакбыз һәм шуңа бәйле рәвештә заманча җиһазлардан файдалана алырлык укучылар санын арттырачакбыз, ә бу авыл мәктәпләрендә балаларны һәм педагогларны әзерләү сыйфатын арттырачак.
Укучыларыбызга яңа мөмкинлекләр булдырырга - «Үсеш ноктасы» Үзәге өчен кабинетларны ремонтлауга район бюджетыннан 495 мең сум бүлеп биргән Рузаевка главасы Вячеслав Юрьевич Кормилицынга рәхмәтләребезне белдерәбез. Спонсорлар ярдәме белән Үзәкнең интерьерын рәсмиләштерергә ярдәм иткән Татар Пишләсе авыл җирлеге башлыгы Ринат Дявлюк улы Шабаевка, ООО «Дуслык» директоры Илдар Сирач улы Овчинниковка, ИП Марат Закир улы Рахмуковка, ИП Эльвира Җәүдәт кызы Туктаровага, ИП Альфия Әхәт кызы Крюковага һәм кабинетларны оформлять итүче Ринат Шәүкәт улы Чумановка зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Флора Шамонова,
Татар Пешләсе мәктәбе директоры