Ләмберә районында Мәдәният сарае төзелү турында хәбәрдарбыз. Яңа бинада фольклор Үзәге дә эшләячәк. Анда борынгы татар йорты макеты белән дә танышып булыр. Бу районда ата – бабаларыбыз калдырган раритетларны саклаучы кешеләр күп булуы беркемгә дә сер түгел. Шуларның берсе – Татар Тавласы авылыннан Альмира Сәяф кызы Абузярова (фотода). Ул егерме елдан артык мәдәният өлкәсендә эшләгән һәм бүгенге көнгә кадәр районда үткәрелә торган күп кенә чараларда актив катнашкан – татар җанлы ул. Альмира Сәяф кызы, «Татар өе» экспозициясен тулыландырып, бүләк ясаган: сандык, ике мендәр һәм ике көзге бүләк иткән.