Рафия Исхак кызы Ханикова (Долотказина) Кадошкино районы Адашево һәм Большие Поляны урта мәктәпләрендә география һәм биология дәресләре укыткан. Укытучының сәләте нидә, дигән сорауга, тормышта үз урынын табу, үз эшеңне ярату һәм аннан канәгатьлек алу теләге, дип җавап бирә Исхак кызы Рафия. Ул үзе дә үз вакытында мәктәптән башка, үз укучыларыннан башка тормышны күз алдына китерә алмый иде, гәрчә алар һәрвакыт шатлык кына алып килмәсәләр дә.
Рафия Исхаковнаның тормышы җиңел ләрдән булмады. Кечкенәдән алар - өч сеңлесе һәм энесе, хезмәткә өйрәтел гәннәр. Ел әйләнәсе әти-әниләренә өйдә булышалар, басуда да эшлиләр. Әти-әни ләре гомер буе колхозда хезмәт иткәннәр.
Мәктәп елларында ук Рафия нәкъ география укытучысы булырга теләгән. Туган авылы мәктәбенең география һәм биология укытучысы Сәгыйдә Мөхәммәтша кызы Капкаеваның гаҗәеп тере дөнья, төрле күренешләрнең күптөрлелеге турындагы дәресләрен зур игътибар белән тыңлаган. Рафия, укытучысы һәм башка балалар белән бергәләп, мәктәп яны участогында эшләргә, яшелчә, чәчәкләр, җиләк-җимеш куаклары үстерергә бик яраткан. Шушы яратулар аны укытучылыкка алып барган.
- Әле кичә генә яшь, көч-куәтле, яңа, якты омтылышлар тулы иде кебек. Артка карыйсың да гаҗәпләнәсең: «Ничек болай тиз еллар үтә? Күпме сулар агып китте инде?». Ирексездән узган гасырның җитмешенче-сиксәненче елларын искә аласың. Без ул вакытта ниндидер бәхетле вакытта яшәдек.
Долотказина (кыз фамилиясе) Рафия Исхак кызы 1968 елда, сигезенче сыйныфны тәмамлаганнан соң, Зубово-Поляна педагогия училищесына укырга керә. Анда география фәнен искиткеч кеше, РСФСРның атказанган укытучысы, Мордовия Республикасының халык укытучысы - Адольф Афанасьевич Прохоров укыта. Әле дә Рафия аның турында иң җылы һәм рәхмәтле хатирәләрен саклый. Нәкъ ул кызчыкны бу предметны тагын да яратырга өйрәтә; фән буенча күп кенә конкурсларда һәм олимпиадаларда катнашта һәм һәрвакыт беренче урыннар ны яулый. Үзенең иң беренче бүләген - РФ халык укытучысы И.Д. Воронинның «Мордовиянең истәлекле урыннары» китабын (аны Рафиягә география картасы буенча ярышларда беренче урын өчен тапшырдылар) алуын беркайчан да онытмаячак. Сүз уңаеннан шуны әйтәсе килә: А.А.Прохоров «Йөрәккә якын як» дигән китабында Рафия Долотказинаны үзенең иң яхшы студентларының берсе буларак телгә ала.
Педучилищены тәмамлаганнан соң, Рафия Исхак кызы Н.П.Огарев исемендәге Мордовия дәүләт университетының география факультетында укуын дәвам итә. Биредә дә гел бишле билгеләренә генә укый. Распределение буенча Рафия Исхак кызын ул вакыттагы Инсар районының Адашево авылына җибәрәләр. Вакытлар узу белән мукшы телен үзләштерә. Мәктәп ул вакытта агач, озын тар коридор, мич ягып җылытыла торган булган. Табигый газ да, асфальт та юк иде. Барлык уңайлыклар да төп бинадан ерак урнашкан. Рафия Исхак кызы сүзләренә караганда, яшь укытучылар көч-куәтен кызганмыйча эшләделәр. Нәкъ менә Адашевода яшь укытучының чын тугрылыклы дуслары барлыкка килә дә инде; алар белән ул шатлыкларын да, хәсрәтләрен дә уртаклаша. Шуңа укытучылар коллективы бик кадерле булды аңа. Николай Яковлевич һәм Анастасия Захаровна Мишаниннарны, Матрена Ивановна Ломайкинаны, Анна Савельевна Мишанинаны, Нина Сидоровна Душутинаны, Антонина Степановна Кадейкинаны, Василий Яковлевич Евишевны, Валентина Ермолаевна Радаеваны, Янгайкиннар, Илюшкиннар, Шичкиннар һәм башка бик күпләрне ул бүгенге көнгә кадәр яратып һәм җылылык белән искә ала. Алар һәрвакыт яшь педагогка ярдәм күрсәттеләр. Рафия Исхак кызы Адашево урта мәктәбендә география укыткан җиде ел эчендә үзенең укыту методын, үз стилен, яшүсмерләрне укыту алымын булдырган. Өлкән сыйныф укучылары белән туган як буйлап походларга йөргән. Моның өчен, нигездә, май бәйрәмнәрен кулланганнар. Рязань өлкәсенең Желанное авылында, Константиновода, С.А.Есенинның туган авылында, стратонавтлар төшү урынында - Усыскино авылында, Зур Болдовода, Тарханда, Инерка күлендә, Зубово-Поляна районында булганнар. Мәктәп укучылары белән географик мәйданчык булдырылган.
- 1979 елда мине туган ягым Большие Поляны мәктәбенә география укытучысы итеп күчерделәр. Анда мин 30 ел эшләдем, пенсиягә чыкканчы, - дип дәвам итә Рафия Исхаковна. - Биредә география һәм биология укыттым. Бу предметлар буенча район олимпиадаларында укучыларым гел призлы урыннар алып, республика олимпиадаларында катнаштылар.
90 нчы елларга кадәр Рафия Исхак кызы Башлангыч партия оешмасын һәм мәктәпнең профкомын җитәкли. Укытучылар коллективы белән концертларда чыгыш ясый һәм авыл клубы сәхнәсендә спектакльләр куя. 1992 елда районда беренче тапкыр «Ел укытучысы» конкурсы үткәрелә һәм ул бу ярышта катнаша. Активлыгы өчен аңа истәлекле бүләк - люстра тапшырылды; истәлек итеп бүген дә саклый ул.
Яшь буынны укыту һәм тәрбияләү эшендә ирешкән уңышлары, җәмәгать тормышында актив катнашканы өчен югары категорияле укытучыны берничә тапкыр Мактау грамоталары белән бүләкләделәр. Күпьеллык намуслы хезмәте өчен Рафия Исхак кызына «Халык мәгарифе отличнигы» исеме бирелә.
Тормышта үзен тапкан Рафия Исхак кызы Ханикова. Хезмәттәшләре, җитәкчеләре үз эшен, мәктәбен яраткан, бик матур кеше буларак еш искә алалар. Ул укытучы исемен лаеклы йөртте, диләр. Хезмәттәшләре аны онытмыйлар; бәйрәмнәрдә истәлекле котлау открыткалары бүләк итәләр.
- Минем яраткан фәнем балачактан ук география иде. Үз сәләтемне мин укытуда таптым. Табигатькә, туган якка карата мәхәббәт, җирдә хезмәт итү теләген дә укучыма җиткерә алдым. Хәзер дә буш вакытымны бакчада үткәрәм. Чәчәкләр, яшелчә үстерәм, куаклар, җиләк-җимеш агачларыбыз күп. Әзерләргә һәм консервларга яратам. Ә сәләт... тумыштан түгел ул сыйфат. Аны кешедә әйләнә-тирә чынбарлык, гаилә һәм мәктәп, ата-аналар һәм дуслар тәрбияли, - ди ул.
Лаеклы ялда булган Рафия Исхак кызы, ире «Победа» колхозында комбайнчы, алдынгы механизатор булып эшләгән Фәрид Айса улы белән бергә, хуҗалык һәм бакча белән шөгыльләнә. Өйдә чиста һәм уңайлы; пешкән бәлешләренең тәмле исе аңкып тора. Тагы ишегалдында йорт хайваннары - тавыклары, казлары, сарык лары бар. Быел яхшы уңыш җыйганнар; төрле тозлы тәмлушкалар, кайнатмалар, компотлар - 300 банка кышка әзер. Балаларга да күчтәнәчләр җитәрлек. Ханиковлар ике бала - кызлары Румия һәм уллары Русланны тәрбияләп үстерәләр. Румияләре - Саранскида, ә Русланнары - Мәскәүдә: яшиләр һәм эшлиләр. Алар еш кына әти-әниләренә кунакка киләләр. Рафия Исхак кызы оныкларының булмавына гына зарлана. Аңа чын-чынлап әби булу ошый һәм балаларны тәрбияләү белән шөгыльләнәсе килә. Болары аның алда әле!

Н.ХӘЛИЛ