Дубенка районы Ломат авылы матур табигать кочагына урнашкан. Анда халкы да матур һәм бик тә тырышлар. Сүзем шул авыл кешесе, профессиясе буенча укытучылык иткән Динара Анвәр кызы Кисюшева турында. Ул минем укучым.
Укытучы, нинди тирән мәгънә ята бу сүзләрдә. Үзенең көчен кызганмыйча, үз баласыдай саклап, яклап баручы син - укытучы! Авыр чакларда беренче булып ярдәм итүче дә, каршылыкларны җиңүче дә син – укытучы!
Җәй көнне туган Ломат авылымның “Аблайка” урамымда, күршедә генә үс-кән укучым, кай арада үзе дә укытучы булган Динара Анвәр кызы Кисюшеваны очраттым. Динараның балачагы, яшүсмер  еллары күз алдымда узды. Ул 1978нче елның 10нчы октябрендә туган. Кечкенәдән ук тырыш бала мәктәптә дә гел “5” билгеләренә укыды, төрле-төрле класстан тыш чараларда активларның берсе булды. Кеше гомере сулар аккан кебек ага да ага. Менә кичә генә беренче сыйныфка килгән Динарабыз мәктәбебезне уңышлы гына тәмамлады да инде. Олы тормыш юлына чыкканда ул, хыялын тормышка ашырып, М.Е.Евсевьев исемендәге педагогия университетының филология факультеты инглиз һәм икенче тел – немец теле белгечлегенә белем алырга керде. Биредә дә актив булды һәм төрле яктан уңган-булган студент иде. Санаулы көннәр-еллар үткәч, чит телләр укытучысы белгечлеге дипломы алып, туган Ломат авылының үзе укыган мәктәбенә эшкә кайтты. Бүген бу мәктәп юк инде...
Мәктәп эшендә Динара үзен гел алдынгы яктан гына күрсәтте. Дәресләрен бай эчтәлекле итеп оештырды. Һәрбер дә-ресендә ул укучыларның тел байлыгын үстерде, халык педагогикасы элементларын кулланып, төрле класстан тыш эшләр алып барды. Ул дәресләрне, класстан тыш чараларны яңа технологияләр белән һәрбер укучының күңеленә үтеп керерлек итеп оештырды, эш формаларын төрләндереп торды. Укучылары һәм укытучылар, балаларның әти-әниләре Динара Анвәр кызының эшен хупладылар һәм яраттылар. Кыска вакыт эчендә ул үзен чын укытучы итеп күрсәтергә дә өлгерде.
Әмма тормыш язмышка үз коррективларын кертә: ул кияүгә чыга һәм туган якларыннан тормыш иптәше белән Ләмберә районына яшәргә күчеп китә. Динара Анвәр кызы педагогик эшен Пензятка урта мәктәбендә дәвам иттерә. Озакламый Ләмберәнең 1 нче мәктәбенә хезмәткә күчә. Озайтылган көн группасында тәрбияче булып дүрт ел эшли. Аннары Ләмберәнең 2 нче мәктәбендә инглиз теле укыта башлый һәм сыйныф җитәкчесе дә була. Хезмәтен яратканга, уңышлары да була. Шулай, 2017нче елда “Ел укытучысы” конкурсында катнаша, предмет олимпиадаларына укучыларын әзерли. Үзенең, укучыларының уңышлары озак көттерми: төрле грамоталар белән бүләкләнә.
Укучым Динара гел алга, югарыга омтылган хезмәткәр. 2021 елны ул Саранск шәһәренең 10нчы мәктәбендә киләчәк буынга чит телләр өйрәтә, сыйныф җитәкчесе вазыйфаларын башкара. Укучылар ихтирамын яулаган укытучы, коллективта да хөрмәт казана. Кеше өлгер булса, ул бөтен яктан өлгер була, диләр. Булдыклы педагог гаиләсендә дә бәхетле: тормыш иптәше Марат, улы Радмир һәм кызы Самира белән дус-тату яшиләр. Улы Радмир, юристлык белгечлеген колледжда алып, бүген хәрби хезмәткә барырга җыена. Ә Самиралары, хәзергә урта мәктәптә белем ала.
Шушы көннәрдә Динара Анвәр кызының туган көне. Ә алда - якты хыяллар, матур омтылышлар. Укытучы сүзенең могҗизалар тудырырга сәләтле икәнлеген аңлап эш итүче мөгаллимәне зур эшләр, тынгысыз хезмәт еллары көтә; уңышлар телим.

Мәзидә МУРАКАЕВА