Ренат Наиль улы Ләмберәнең «Нива» җәмгыятчелегендә ветеринария табибы булып эшли. Аның турында бик күп мактаулы сүзләр әйтергә була. Бер очракны гына алыйк - ул алыштыргысыз хезмәткәр. Аны еллар буе ялга да җибәрә алмыйлар, чөнки аңа алмашка белгеч юк.
Язма героебыз Ләмберә авылында туган. Ул кечкенәдән ук безнең кече дусларыбыз - хайваннарны яратып үсә. Әти-әниләре ул чорда, ишегалдында авыл үлчәмнәре буенча, гадәти терлек - кәҗә, бозау, тавыклар асраганнар. Наиль улы Ренат балачакта ук малкайларны ашатырга, аларны чисталыкта тотарга, кышлыкка печән әзерләргә күнеккән.

Авылы мәктәбен тәмамла-ганнан соң, ул ПТУ-14 укып, замана өчен кирәкле крановщик һәм автослесарь һөнәрләренә ия булган. Бу юнәлештә үзен тормышка ашырып, Саранск-та ул яхшы гына төпләнер иде. Тик Ренатның күңеле башка һөнәрдә. Бу юнәлештә кискен карар кылып, Н.П.Огарев исемендәге МГУның авыл хуҗалыгы факультеты «Ветеринария»  бүлегенә укырга керә. Университета белгечлек дипломы алганнан соң, Ринат Наиль улы Ибраһимов авыл Айболитына әверелә; дөресрәге, Ләмберәсенең «Нива» җәмгыятчелегендә ветеринар булып эшли башлый. Тик бу елларда хезмәт хакы түбән була, ә өйләнгән гаилә башына гаиләне туендырырга кирәк бит! Шул максаттан ул Мәскәүгә төзелешкә юл ала. Әмма аны һәрвакыт өе үзенә тарта. Нәтиҗәдә ул, туган ягына кайтып, хезмәт биографиясен башлап җибәргән Ләмберәдәге «Нива» җәм-гыятчелегенә хезмәткә урнаша һәм ун елдан артык инде ветеринария өлкәсе баш табибы булып эшли. Әйтеп китәргә кирәк, бүгенге хезмәт хакы - лаеклы һәм аны канәгатьләндерә, кайчагында кыенлыклар тудырса да. Сүз уңаеннан искә төшерим, ООО «Нива»да мөгезле эре терлекнең баш саны 1100 тәшкил итә. Шул санны исәпкә алган очракта, һәрбер терлек турында кайчан кайгыртып өлгерә соң ул дигән сорау туа. Бу сорауны аңа мәкалә авторы Михаил Танин бирә: “Сезнең хезмәт көне ничек башлана?”
Әңгәмәдәше аңа: “Иртәнге сәгать 7дә мин эштә, соңрак ярамый, чөнки бу вакытта бездә планерка бара. Аннан соң малларны карап чыгам, аларны өйрәнәм, авыруларын ачыклыйм. Арада булган ике-өч авырган малкайга ярдәм итәбез, сыерларга аппетит күтәрү өчен катнашмалар салабыз, дарулар бирәбез, кирәк чакта, операциялибез. Дару артыннан Саранскка барырга туры килә, ТЭЦ-2да яхшы ветаптека бар. Анда персонал - молодцы, кирәкле дарулары һәрвакыт бар; әгәр нәрсә дә булса кирәк икән - консультациялиләр.”
Малкайларның үлеп китүе дә бар бит, бу бик тә актуаль сорауга да җавап аласы килә.
Ренат Наиль улы барыннан да ешрак азыкка кадак яки тимер чыбык эләгүе куркыныч, ди. Малның ашказанына кергән очлы әйберләр органны җәрәхәтли, алай гына да түгел, алга таба йөрәккә кадалуы, сыер кикерә алмый азаплануы үлемгә китерә, дип аңлатты. Менә шундый очраклар да була икән.
Көн, ел әйләнәсе хезмәттә булган кешенең ялы кайчан була икән дип тә сорарсыз. Моңа табиб болай ди: “Өйдә, гадәттә, кичке алтыдан соң булам; бәйрәмнәрсез, ялларсыз эшлим. Ял – атнага бер көн. Тик теләсә кайсы вакытта чакыртырга мөмкиннәр, мәсәлән, сыер бозаулаганда ярдәм кирәксә. Бүген менә төн уртасында йокыдан уяттылар; фермага сыер эченә укол ясарга килгән идем. Ял турында сөйләгәндә шундый очрак исемә төште. Мине ничектер санаторийга җибәрделәр, әмма шул вакыт сыерлар күпләп бозаулый башладылар һәм путёвкадан баш тартырга туры килде. Быел, ниһаять, бәхет елмайды: гаиләм белән Абхазиядә ял итә алдык. Мин беренче тапкыр ялда булдым. Берничә ел Абхазиядә яши торган апам, Римма Касыйм кызы янына тукталдык. Аңа табиблар климатны үзгәртергә, биредә яшәргә киңәш иткән иделәр.
Абхазия - бөтенләй башка дөнья. Климат та районыбызныкыннан яхшы. Биредә дә малкайлар турында кызыксындым. Мәсәлән, бу як сыерлары, атлары авыл урамнары буенча йөри; аларны берәү дә кумый, куркытмый. Сыерлар болыннарда рәхәтләнеп ашап сөт җыя. Трассага да ятарга мөмкиннәр: бу очракта машина аларны әйләнеп чыга. Кичен, саварга вакыты җиткәч, үзләре өйгә кайта. Бердәнбер куркыныч - бүреләр; алар таудан түбән төшә, икән. Дөрес, анда сыерлардан сөт аз бирә. Әгәр безнекеләрдән 20 литр сөт саусак, абхазлылардан - 5 литр, әмма сөте бик майлы, икән.
Ренат Ибрагимовның шәхси торагы, хуҗалыгы  турында кызыксын-дык. Башта алар язма герое тормыш иптәшенең әти-әнисе фатирында яшәгәннәр. Ә күптән түгел, Мордовия авыл хуҗалыгы министрлыгы линиясе буенча, 1,5 миллион сум субсидия алган. Ренат Наильевич агымдагы елның апрелендә зур йорт салып яши башлый. Бакчага кирәкле яшелчә һәм җиләк-җимеш тә утыртып уңыш җыярга өлгерә. Әлегә тавыклар гына алып кайткан, алар өчен кечкенә генә сарай да корып өлгергән.
Гаиләсе аның матур, чөнки алар үзара дус, тату яшиләр. Тормыш иптәше профессиясе буенча чәчтараш-парикмахер. Улы юрист булырга карар кылган; 9 сыйныфтан соң Россия хокук Академиясенә профессия үзләштерергә кергән. Кызына әле 5 яшь кенә: укытучы булырга җыена, тик аның хайваннар белән кызыксынуы бар. Кайчагында, бигрәк шимбә көнне, әтисе янына йөгереп җитә. Бозаулар бик ошый аңа, ә менә зур сыерлардан әлегә курка. Тора бара кем буласы күренер әле.
Менә тагы Ренатның алыштыргысыз эш урынына әйләнеп кайтыйк. Бер сорау борчый, белгечкә биреп карыйк: “Ни өчен егетләр, авыл хуҗалыгы факультетларында укысалар да, авылга эшкә кайтырга ашыкмыйлар икән?” Ул: “Безгә дә берничә тапкыр яшь белгечләр килде. Кайтып та киттеләр. Мин дә алардан: ни өчен китәсез дип сорый идем. Ошамый, күңел ятмый, дип җавап бирделәр. Ә бу иң мөһиме. Менә мин үз эшемне яратам!
Остазларым аеруча яраттылар үз профессияләрен; ветеринария табибы Николай Семенович Прокин һәм хуҗалыкның баш зоотехнигы Александр Вениаминович Наточеев. Алар беренче чорда миңа бик нык булыштылар, профессиямне тагы да яратырга ярдәм иттеләр. Авырлыкларга карамастан, эш пычрак булса да, кайвакыт нормалаштырылмаган көн булуга карамастан, тулы көч-куәт таләп итә торган эш булса да, үз эшеңә тугры булырга кирәк. Элек хезмәт хакы түбән булу куркыткан иде, ә хәзер моның белән барысы да әйбәт. Хезмәт шартлары үзгәрде. Машина белән сыер саву кертелде. Сүз уңаенда шуны әйтәсе килә: сыер савучылар белән проблема юк, бездә аларның 12 - тулы штат. Өстәвенә, яшьләр килә - өмет уяна.”
Ренат Наиль улы, сез үз эшегезне бик яратасыз, ә сезне сыерлар яратамы, дигән сорау биредә урынлы дип саныйм. Һәм шул урында тырыш ветеринар болай дип җавап бирде: “Алар миннән курка. Мин аларга укол ясыйм бит. Шприц белән керсәм, күзләрендә куркыныч барлыгын сизәм, тик кайвакыт, рәхмәтләрен дә тоям”.
Менә шундый табиблар авылны күб-рәк яшәтсен иде.

 

Наилә НАСЫРОВА әзерләде