Икенче октябрьдә Владимир Чибиркин рәислегендә Мордовия Дәүләт Җыенының чираттагы сессиясе узды. Анда төбәк Хөкүмәте әгъзалары, хакимиятнең башкарма органнары һәм җирле үзидарә органнары җитәкчеләре катнашты.

Утырыш башында III дәрәҗә Мордовия Республикасы Дан ордены Юрий Тутуковка үлгәннән соң тапшырылды. «Юрий Васильевич быел июль аенда вафат булды. Ул социаль сәясәт комитеты һәм депутат этикасы мәсьәләләре буенча комиссия составында эшләде. Республика законнарын камилләштерүгә зур өлеш кертте. Аның исеме Торбеево ит һәм сөт сәнәгате көллиятенә бирелгән, анда Юрий Васильевич ярты гасырдан артык эшләгән», – дип искә төшерде Владимир Чибиркин. Бүләкне депутатның тол хатынына тапшырдылар.
Сессиядә көн тәртибендәге 16 мәсьәлә каралды. Җәмәгать тәртибен һәм гражданнарның уңайлы яшәү шартларын тәэмин итү максатыннан «Мордовия Республикасы территориясендә алкоголь продукциясен ваклап сату әйләнешен дәүләт җайга салуы турында»гы законның 7 статьясына үзгәрешләр кертелде. Күпфатирлы йортларда һәм аларга якын территорияләрдә урнашкан җәмәгать туклануы йортларында (рестораннардан тыш) 23 сәгатьтән 9 сәгатькә кадәр алкогольне ваклап сату тыела. Карар «псевдокафе» һәм «псевдобарлар» санын киметү өчен кабул ителгән. Анда җәмәгать туклануы хезмәтләрен күрсәтү сылтавы белән төнлә ваклап сатуга ачылган тарада алкоголь продукциясе сатыла.
Мордовия прокуроры инициативасы белән гражданнар, вазыйфаи һәм юридик затлар өчен муниципаль берәмлекләрнең террорчылыкка каршы комиссияләре карарларын үтәмәгән яки бозган өчен, шулай ук кабат шундый хокук бозулар өчен административ җаваплылык билгеләнә.
Мәгариф министры Елена Солдатова тәкъдим иткән «Мордовия Респуб-ликасында бюджетара мөнәсәбәтләр турында» гы законның 15 статьясына үзгәрешләр хупланды. Алар тәрбия һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлек буенча директорлар киңәшчеләренә айлык акчалата түләүләрне арттыруга кагыла. Шулай ук Мордовия Дәүләт Җыенының социаль сәясәт комитетының Бөек Ватан сугышы чорында тылда эшләгән затларга айлык акчалата түләү күләмен арттыру турындагы инициативасы да хупланды.
Аерым законнарга салым һәм инвестиция сәясәте өлешендә үзгәрешләр кертелде. Региональ инвестиция проектларында катнашучы оешмаларга табышка салым һәм оешмалар мөлкәтенә салым буенча ташламалар биреләчәк.
«Мордовия Республикасы террито-риясендә җир мөнәсәбәтләрен җайга салу турында»гы законга кертелгән үзгәреш төбәк инвестпроектларында катнашучы оешмаларга җирләрен торглар үткәрмичә генә арендага бирүне күздә тота.
Үзгәрешләр Мордовиядәге юл эшчәнлегенә дә кагылачак. Вәкаләтле башкарма хакимият органына (Уполномоченный орган исполнительной власти) гомуми файдаланудагы автомобиль юлларында юл йөрү кагыйдәләрен теркәү чараларын урнаштыру, сүндерү һәм сүтү турында карарлар кабул итү вәкаләте бирелә (по принятию решений о размещении, отключении и демонтаже средств фиксации ПДД на автодорогах общего пользования).