Артём Здунов: «Милләтара мөнәсәбәтләр - Россия бердәмлегенең таянычы»
Саранскида Идел буе федераль округының иң яхшы журналистлары җыелды. Алар барысы да «СМИротворец» ХVI Бөтенроссия массакүләм мәгълүмат чаралары конкурсының округ этабында катнаштылар. Конкурс күпмилләтле Россия халыкларының тормышын, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен яктыртучы журналистларның һөнәри эшчәнлеген һәм иҗатын, этномәдәни үсеш мәсьәләләрен, Россия милләтенең бердәмлеген ныгытуны бәяли.
Эксперт советы тарафыннан Идел буе федераль округының 162 массакүләм мәгълүмат чарасыннан 2 меңгә якын журналист эше каралды, ә округ этабында җиңүгә 11 субъекттан 33 массакүләм мәгълүмат чарасы дәгъва кылды. Бу чара кысаларында төрле темаларны яктырткан чаралар берничә көн (5 - 7.10.2024.) дәвамында үтте. Шул исәртән түгәрәк өстәлләр, мастер-класслар, экскурсияләр, тәҗрибә уртаклашулар кызыклы һәм файдалы булды.
«СМИротворец» ХVI Бөтенроссия массакүләм мәгълүмат чаралары конкурсының округ этабына йомгак ясарга һәм җиңүчеләрне, лауреатларны котларга 7 октябрьдә Мордовия Главасы Артём Здунов килде. Респуб-лика җитәкчесе билгеләп үткәнчә, «...Милләтара тынычлыкны һәм конфессияара татулыкны ныгыту – дәүләт сәясәтенең стратегик бурычлары, аларның әһәмиятен Президентыбыз күп тапкырлар ассызыклады. Махсус хәрби операция шартларында бу юнәлеш аеруча мөһим. Милләтара мөнәсәбәтләр - Россия бердәмлегенең таянычы», - диде Артём Здунов.
Россия тәҗрибәсе уникаль - илдә 277 телдә сөйләшүче 193 милләт вәкиле яши. Мордовиягә килгәндә, биредә 90нан артык милләт вәкилләре яши, дөньяның 60 иленнән студентлар укый. Бездә 500 дән артык иҗтимагый милли һәм мәдәни, дини оешмалар – бу безнең байлыгыбыз. Безбик мөһим эш белән шөгыльләнәбез. Президентыбызга һәм ил җитәкчелегенә бездә Президент грантлары Фонды булган һәм без ярдәм ала алганнары өчен рәхмәт белдерәсем килә, - диде Мордовия Главасы. - Ике ел рәттән Президент мәдәни инициативалар фонды ярдәме белән Саранск «Без бергә» Бөтенроссия милли мәдәниятләр фестивален кабул итә. Быел республиканың милли сәясәте өлкәсендә төп чара мордва халкының төбәкара иҗтимагый оешмасының сигезенче съезды булачак - ул ике көннән старт алачак».
Этникара журналистиканы үстерүгә, Россия халыкларының бердәмлеген ныгытуга керткән зур шәхси өлеше өчен Мордовия Главасы Артём Здунов конкурсның идея рухын күтәрүче - Этникара журналистика гильдиясе президенты, милләтара мөнәсәбәтләр буенча РФ Президенты каршындагы Совет әгъзасы, Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы әгъзасы Маргарита Лянгага Рәхмәт хаты тапшырды.
Артём Здунов җиңүчеләрне бүләкләүдә катнашты. «Россия халыкларының гаилә традицияләре» номинациясендә «Известия Мордовии» газетасы җиңү яулады, «Интернет» номинациясендә - «Удмуртия» мәгълүмат агентлыгы, «Телевидение» номинациясендә - Пермь краеның Березники шәһәреннән «Свое ТВ» телеканалы, «Матбугат» номинациясендә иң яхшы «Пензенская правда» өлкә газетасы. Округ этабында беренче урыннарны алган журналистлар үз төбәкләрен федераль конкурста тәкъдим итәчәк.