Агымдагы елның сентябрендә Мордовия халкы мошенникларга 51 миллион сумнан артык акча күчергән.  Бу айда җинаятьләр кылуның иң киң таралган ысуллары булып элемтә хезмәтләре шартнамәләренең (договор) гамәлдә булуын озайту, акчаларны резерв счетына күчерү һәм билгесез кешеләр тарафыннан төбәк халкына кредитлар рәсмиләштерү тора. Шул рәвешле 29 миллионнан артык кешедән 70 кеше мәхрүм калган. Унике миллион сум тирәсе зыян күрүче түләүсез белдерүләр сайтында, социаль челтәрләрдә, популяр маркетплейслар платформасында товарлар сату һәм сатып алу вакытында югалткан. Тагын 19 кеше мошенникларга эшкә урнашу һәм акчаларны инвестицияләү сылтавы белән 7 миллионга якын акча күчергән. 
Мордовия Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы гражданнарга: әгәр сезгә кешеләр шалтыратып, банк яки полиция хезмәткәрләре дип таныштырсалар, финанс оешмаларының һәм хокук саклау органнарының рәсми номерлары буенча шалтыратыгыз, дип искәртә. Алдан түләү сыйфатында товар өчен акча күчермәгез, шулай ук банк карталарының тулы реквизитларын, PIN-кодны, CVC/CVV-кодларны һәм операцияләрне раслау өчен бер тапкыр кулланыла торган парольләрне беркемгә дә хәбәр итмәгез. Сезгә акча күчерү өчен банк картасы номеры гына җитә.
Пенсионер хатын-кыз эш тәкъ-диме белән мошенникларның корбаны булган. Россия Эчке эшләр министрлыгының Саранск буенча 1 нче ОПка 1965 елгы җирле хатын-кыз үзенә карата җинаять кылу турында гариза белән мөрәҗәгать иткән. Полиция хезмәткәрләре ачыклаганча, популяр мессенджер аша аңа интернетта акча эшләү турында тәкъдим кергән. Маркетплейс хезмәткәрләре дип таныштырган билгесез кешеләр хатын-кызга товарларны алга җибәрү буенча яхшы түләүле эш тәкъдим иткәннәр. Агымдагы елның 28 сентябреннән 2 октябренә кадәр пенсионер «эш бирүче»нең катлаулы булмаган күрсәтмәләрен үтәгән. Аннары мошенниклардан товарларның берсе өчен алдан түләү үтенече килә. Аңа бу «аның хезмәтенә ихтыяҗ һәм түләү дәрәҗәсен арттыру»өчен кирәк, дип аңлаттылар. Хатын-кыз, якыннары белән киңәшмичә, җинаятьчеләр күрсәткән счетка 200 мең сумнан артык акча күчергән. Шуннан соң аңардан «бизнесны алга таба үстерү»кирәклеге сылтавы белән тагын шундый ук сумманы алдарга тырышып карадылар. Бу этапта гына пенсионер, туганнарына «эш» турында сөйләп, аферистларның корбаны булуын аңлаган һәм полициягә мөрәҗәгать иткән. 
Шуны истә тотарга кирәк: әгәр эш яки акча алу өчен үз акчаңны каядыр күчерергә кирәк икән-бу 100% мошенниклык. Ят кешеләр басымы астында бернинди финанс операцияләре ясамаска һәм үгетләүләргә бирешмәскә. Зур суммаларны күчерү алдыннан туганнары яки банк хезмәткәрләре белән киңәшләшергә кирәк.