2025 елның 8 октябрендә республикабызның матбугат Үзәгендә Мордовия Республикасы хәрби комиссары вазыйфаларын вакытлыча башкаручы подполковник Сергей Леухин журналистлар өчен брифинг үткәрде. Язгы чакырылыш кампаниясе йомгакларына һәм гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү, республикабызда «Көз – 2025» чакырылыш кампаниясен оештыру һәм уздыру мәсьәләләренә багышланган иде.

Сергей Леухин хәбәр иткәнчә, язгы чакырылыш барышында Россия Федерациясе Кораллы көчләрен һәм башка федераль органнарның хәрби формированиеләрен сан һәм сыйфат күрсәткечләре буенча комплектлауга Үзәк хәрби округ штабы тарафыннан билгеләнгән йөкләмә тулысынча үтәлгән. 
- Язгы чакырылыш кампаниясе барышында Кораллы Көчләргә, башка гаскәрләргә һәм хәрби формированиеләргә хәрби хезмәт үтү өчен Мордовия Республикасыннан 1000нән артык кеше җибәрелде, шул исәптән «Армиянең үзәк спорт клубы» спорт ротасына һәм фәнни роталарга 11 егет юлланды. Фәнни роталарга сайлап алу югары уку йортларында һәм хәрби комиссариатларда хәрби хезмәткә яраклы һәм фәнни эшкә һәвәс талантлы хәрби хезмәткә чакырылучылар арасыннан шәхсән узды. Әмма минем санап киткәннәрдән тыш тагын бер фактор бар: фәнни рота операторы булу өчен профиль буенча югары белем, Оборона министрлыгы мәнфәгатьләрендә уздырыла торган фәнни тикшеренүләрнең тиешле юнәлеше кирәк», - дип билгеләде РМ хәрби комиссары вазыйфаларын вакытлыча башкаручы. 
Республикадан хәрби хезмәткә китүчеләрнең барысы да көндәлек кием формасы, шулай ук несессерлар (аерым сумка), банк һәм персональ электрон карталар белән тәэмин ителде. 
Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә, 1 октябрьдән гражданнарны көзге хәрби хезмәткә чакыру башланды. Ул 2025 елның 1 октябреннән 31 декабренә кадәр планлаштырылган тәртиптә уздырылачак.
- Хәрби хезмәткә чакыру срогы үзгәрмәячәк һәм 12 ай тәшкил итәчәк, ә хәрби хезмәткә чакырылучыларны Мордовия Республикасы җыю пунктыннан җибәрү 2025 елның 15 октябреннән планлаштырылган. Хәрби хезмәткә чакырылучыларның барысы да хәрби хезмәтне үтү өчен берләшмәләрнең һәм хәрби частьләрнең даими дислокация пунктларына Россия Федерациясе территориясенә генә җибәреләчәк. Шунысын да билгеләп үтәсем килә, чакырылыш буенча хәрби хезмәт узучы хәрби хезмәткәрләр махсус хәрби операция бурычларын үтәүдә катнашу өчен җәлеп ителмәячәк», - дип аерым ассызыклады Сергей Леухин.
Хәрби хезмәткә чакырылучыларның кимендә өчтән бере укыту берләш-мәләренә һәм хәрби частьләргә эләгәчәк, анда заманча хәрби техника үзләштереләчәк һәм хәрби-учет белгечлеге алачак, шуның нигезендә укуны тәмамлагач гаскәрләргә җибәреләчәк. Шул ук вакытта без фәнни-гамәли бурычларны хәл итү өчен билгеләнгән фәнни роталарны формалаштыру практикасын дәвам итәчәкбез, - диде РМ хәрби комиссары вазыйфаларын вакытлыча башкаручы. - Производствога алдынгы идеяләрне һәм алга киткән технологияләрне кертүче фәнни-җитештерү бүлекчәләрен, шулай ук иң перспективалы спортчыларны әзерләү өчен тиешле шартлар тудырылган спорт роталарын туплауны игътибарсыз калдырмыйбыз. 
Күрсәтелгән бүлекчәләрне комплектлау өчен кандидатларга куела торган таләпләр һәм хәрби хезмәткә чакырылу һәм хәрби хезмәт узу мәсьәләләре буенча мәгълүмат белән хәрби хезмәткә чакырылучылар һәм аларның ата-аналары Оборона министрлыгының рәсми интернет-порталында таныша ала. Көзге чакырылыш кампаниясе «Хәрби исәпкә алуның бердәм реестры» дәүләт мәгълүмат системасын кулланып үткәреләчәк. 
Сергей Леухин көн тәртибендәге яңалыклар турында да сөйләде: 
- Көн тәртибен җиткерү механизмы үзгәртелде. Гражданнарга кәгазь повесткалар белән беррәттән электрон повесткалар да җибәреләчәк. Повестканы җибәрү турындагы мәгълүмат җибәрелгән (тапшырылган) повесткаларның һәркем өчен мөмкин булган реестрына кертелә һәм повесткалар реестрында урнаштырылганнан соң җиде көн узгач гражданга тапшырылган дип санала. Тапшырылган повестка буенча җитди сәбәпсез килмәгән очракта, 20 календарь көн узгач, гражданга «Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында» Федераль закон нигезендә, аның килүен тәэмин итүгә юнәлдерелгән вакытлыча чикләү чаралары кулланыла. Әлеге чикләү чаралары гражданиннан хәрби комиссариатка килү факты буенча ук алына. Электрон повестка җибәрү, вакытлыча чикләү чараларын куллану һәм гамәлдән чыгару турында хәбәрнамәләр гражданинга дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталындагы шәхси кабинетка җибәрелә.
Гражданнар хәрби исәп реестрындагы үзләре турында, шул исәптән юнәлдерелгән көн тәртибе һәм вакытлыча чикләү чаралары турында мәгълүмат белән таныша ала. Моны «реестрповесток.рф» адресы буенча повесткалар Реестрының шәхси кабинетында формалаштырыла торган тиешле выписканы алып эшләп була. 
- Тагын бер үзенчәлек шунда ки, хәрби хезмәткә чакыру турындагы карар кабул ителгәннән соң бер ел дәвамында гамәлдә (действительно). Ягъни, әгәр хәрби хезмәткә чакырылган гражданин нинди дә булса сәбәпләр аркасында аны агымдагы чакырылышта узу өчен җибәрелмәгән булса, ул аны узу өчен киләсе чакырылыш кампаниясен уздыру чорында җибәрелә»,- дип ачыклык кертте РМ хәрби комиссары вазыйфаларын вакытлыча башкаручы. 
Беренче октябрьдән хәрби комиссариатта чакырылыш кампаниясен үткәрү мәсьәләләре буенча халыкка мәгълүмат бирү өчен «Кайнар линия» эше оештырылган (телефон: (8342) 38-55-14). Анда белгечләр гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру белән бәйле мәсьәләләр буенча аңлатмалар бирәчәкләр. Шулай ук e-mordovia сайтында «Хәрби комиссариатлар» бүлеге эшли; анда чакырылыш мәсьәләләре буенча актуаль белешмә мәгълүмат урнаштырылган һәм даими яңартыла. 
- Билгеләп үтәм: чакырылыш буенча хәрби хезмәтнең билгеләнгән срокларын үтәгән барлык хәрби хезмәткәрләр үз вакытында демобилизацияләнәчәк һәм яшәү урыннарына җибәреләчәк, - дип ышандырды Сергей Леухин.

 

Наилә НАСЫРОВА