Өлкәннәргә дан-хөрмәт
Халыкара өлкәннәр ае дәвам итә. Тормышыбызны ямьләп, акыллы киңәшләрен биреп яшәүче, сабыр, зирәк, изге җанлы олы яшьтәге ак яулыклы әбиләребезне, апаларыбызны, матур түбәтәйле бабайларыбыз-абыйларыбызны бәйрәмнәре белән ихлас йөрәктән тәбрик итәбез һәм озын-озак бәхетле гомерләр, күтәренке кәеф, балалар-оныклар куанычы теләп калабыз. Сезнең барыгызга да гомерегезнең һәр көнен сәламәтлек, җан тынычлыгы һәм якыннарыгызның күңел җылысын тоеп үткәрергә язсын!
Мордовия Республикасында, 2025 елның 1 октябренә китерелгән саннар буенча, 790 197 кеше яши, шул исәптән 30 яшьтән 60 яшькә кадәрге өлкәннәр - 339 982 кеше, 60 яшьтән өлкәнрәкләр - 172 263 кеше, ә республиканың озак гомерле
кешеләре - 60 яшьтән өлкәнрәкләр - 172 263 кеше. Мордовиядә 80 яшьтән өлкәнрәкләр - 11 063 кеше. Барлыгы Мордовиядә 212 меңнән артык пенсионер яши.
Социаль фондның Мордовия буенча бүлеге Халыкара өлкәннәр көненә катнашы булганнарны чын күңелдән бәйрәм белән котлый һәм көмеш яшьтәге гражданнарга фонд линиясе буенча төрле ярдәм чаралары каралуын искәртә. Мәсәлән, 80 яшькә җиткән картлык буенча иминият (страховой) пенсиясен алучыларга СФР бүлеге пенсиягә билгеләнгән түләүләрне икеләтә арттыра. 2025 елда картлык буенча иминият пенсиясе алучы республика гражданнары өчен теркәлгән түләү күләме 8 907 сум 70 тиен тәшкил итә, ә 80 яшьтән өлкәнрәкләр өчен - 17 815 сум 40 тиен. Югары теркәлгән түләүгә бары тик картлык буенча иминият пенсиясен алучылар гына хокуклы. Түләү
автомат рәвештә яңадан исәпләнә, өлкәннәргә бернинди гариза бирергә кирәкми. Теркәлгән түләү алучыга 80 яшькә җиткәннән соң киләсе айга ук юбилей көненнән өстәмә түләү белән исәпләнәчәк.Бүгенге көндә Мордовиядә 22 312 пенсионер пенсиягә югары теркәлгән түләү ала, шуларның 17 944се - хатын-кызлар, 4 368се - ир-атлар.
Республикада яшәүче 3 012 кеше инде 90 еллыгын билгеләп үтте (ягъни Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы классификациясе буенча озак яшәүчеләр булып санала), ә аларның 57се гасыр чиген узган. Төбәкнең иң өлкән яшьтәге хатын-кызы Большие Березники районында яши: берничә көн элек аңа 103 яшь тулган. Иң өлкән ир-ат - Саранск шәһәре кешесе. Ноябрьдә ул шулай ук үзенең 103 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк. Озак яшәүчеләргә иң бай Мордовия башкаласы булып чыкты: Саранскта 90 яшьтән өлкәнрәк 1 031 пенсионер яши.
Шулай ук 2025 елдан башлап Мордовия буенча СФР бүлеге 80 яшькә җиткән республика халкына пенсиягә өстәмә буларак өстәмә түләү (2025 елда - аена 1 314 сум) рәсмиләштерә. Элек бу түләүне эшләмәүчеләр өлкән яшьтәге гражданнарны карау сәбәпле рәсмиләштергәннәр.
Чәчләренә чал кергән олыларыбызны, ай буе төрле-төрле юллар белән күңелләрен берәр мизгелгә булса да күтәрергә теләп, хөкүмәт белән бергә Мордовия күләмендә хөрмәтлибез. Гадәттәгечә, Өлкәннәр айлыгында Темников районы Митрял авыл китапханәчесе Ялышева Венера Рәшит кызы белән авыл клубы мөдире Утешева Зәйнәб Шәмил кызы картларга (1нче биттә уртада утыручы Алия Амин кызы Урусова) һәм уллары СВОда булган ата-аналарга баллы бүләкләр тапшырдылар. Ә 10 октябрь көнне Митрялы мәдәният йортында олыларны җыеп концерт оештырды
лар. Темников ДКсыннан “Веселушки” һәм “Агидел” ансамбльләре бик матур концерт бүләк иттеләр. “Агидел” ансамблендә Гөлфия Акбулатова, Венера Дашкина, Любовь Шайкина татар җырларын халыкның күңеленә үтәрлек иттереп башкардылар. Алар ай-лык хөрмәтенә Урей, Рус Караево, Андреевка, Жегалово һәм башка авылларда да чыгыш ясадылар инде. Чиратта татар авылларында чыгышлары дәвам итәчәк.
Митрялы авылында үткән чараның спонсорлары һәм оештыручыларын әйтми булмас, алар – Андреевка авыл администрациясе (Митрялы шунда керә) җитәкчесе Василий Дмитриевич Питякшев, ветера
ннар Советы җитәкчесе Садия Загидулла кызы Шехмаметьева, Венера Рәшит кызы Ялышева, Зәйнәб Шәмил кызы Утешева.
Концерттан соң авыл олылары тәмлушкалар белән чәйле өстәл артырда рәхәтләнеп яшьлекләрен искә ал-дылар, җырлар җырладылар: көндәлек эшләрен онытып тагы берничә елга яшәрделәр.
Шул ук числода Ләмберә районы Аксен авыл клубы,Фатар Тавласы авылы клубы, Ләмберәнең «Алмаз» мәдәниһәм спорт үзәге автоклубы белән берлектә Т.Тавласында олылар хөрмәтенә зур концерт оештырдылар.
Концертны авыл клубы җитәкчесе Зухра Равил кызы Абузярова алып барды. Аксен авыл клубы җитәкчесе Альфия Касим кызы Башированың яшь артистлары татар җырларын һәм дәртле такмакларын яңгыраттылар. Тавланың «Шатлык» балалар ансамбле вәкилләре җырлар да җырлады, шигырьләр дә сөйләде. СалимСалиев «Эх, сез матур кызлар» җыры белән күңелләрне җилкендерде. Иң кечкенә чыгыш ясаучы Алия Магласий шигырь яттан сөйләде. Ә Татар Тавла төп мәктәбе укучылары, үз
куллары белән ясаган открыткала-рын, утызлап килгән олыларга тапшырдылар. Бүләкләр барысына да бик ошады.
Ләмберә авылы Социаль фонды клиент хезмәте базасында өлкән буын аралашу үзәгендә җылылык һәм күңеллелек атмосферасы хөкем сөрде: җырлар, шигырьләр, күңел теләкләре - болар барысы да өлкән буынга ихлас мәхәббәт һәм хөрмәт белән Ләмберә 1нче мәктәбе укучыларыннан иде. Безнең әби-бабайларның бәхетле йөзләрен күрү - бәһасез. Очрашу чәй эчеп беткәч, иркен әңгәмә башланды. Яшьлек үзенең энергиясе белән, ә өлкән буын – зирәклеге һәм тәҗрибәсе белән уртаклашты. Мондый очрашулар - заманның чын бәйләнеше, безнең бер зур бербөтен булуыбызны искә төшерү.
Шул рәвешле Олылар айлыгы дәвам итә.
Наилә НАСЫРОВА
















