Митрялда яңартылган мемориал ачылган
Мордовиянең Темников районы Митрялы авылында Бөек Ватан сугышы геройлары хөрмәтенә яңартылган мемориал ачылды.
«Темниковские Известия» хәбәр иткәнчә, авыл үзәгендәге авыл клубы каршында төзекләндерелгән комплекс тора: таш обелиск, 568 исем язылган гранит плитәләр: 555 сугыш ветераны һәм 13 Ленинград блокадасында яшәүче, шулай ук мәңгелек ут.
Мемориалны яңарту үзара салым программасы ярдәмендә мөмкин булган. Халык, авыл җитәкчесе В.Д.Петякшев, аның ярдәмчеләре- В.Р.Ялышева, Н.С.Исеева, Э.Р.Ялы шева, Митрялы авылы Советы депутаты Х.Ш.Ялышева, Митрялы клубы директоры З.Ш.Утешева, ветераннар Советы җитәкчесе С.З.Шехмаметьева һәм активистлар: З.Ш.Ялышева, Л.И.Масеева, М.М.Тютяева, Н.А.Ялышева, М.А.Хо зина, Н.З.Утешева, Р.А.Урусов изге эштә үз өлешләрен керткәннәр.















