Әби-бабаларыбыз үзләрен кирәкле, яраткан итеп хис итсеннәр
Регионыбызның һәр почмагында яшәгән олыларыбызны хөрмәтләү ай буе дәвам итә.
Шулай, 15 октябрь көнне Ләмберәнең «Алмаз» мәдәният йортында Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм программасы үтте. Кунакларны - хезмәт ветераннарын, укытучыларны, медик ларны һәм аграрийларны ишек төбендә истәлекле бүләкләр белән «Беренчеләр хәрәкәте» («Движения Первых») активистлары һәм волонтерлар каршы алды.
Кунакларга сәламләү сүзе белән район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Румия Хаким кызы Салимова мөрәҗәгать итте. Тантаналы өлештә Исякаев Камиль Аббяс улына, Ерзин Камиль Али улына һәм Кряков Рафаиль Җәфәр улына «Ветераннар оешмасына 40 ел» мактау билгеләре тапшырылды. Арбузова Марина Иосифовна, Алемаева Светлана Вячеславовна һәм Тараскина Надежда Николаевна Мордовия Ветераннар советының мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Махсус хәрби операциядә кат-нашучыларның ата-аналары ад-ресына аерым рәхмәт сүзләре яңгырады.
Кунакларга Ләмберәнең 3 нче балалар бакчасында тәрбия-ләнүчеләр, «Матуркай» татар төркеме, Сергей Фудин, Шамиль Салимов, Иркәм Заликова һәм Ольга Челмакина иҗади бүләкләр тапшырды. Бәйрәм җылы аралашу һәм спорт-күңел ачу программасы форматында дәвам итте.
Өлкәннәр айлыгына багышланган чираттагы чара Ләмберә районы Черемиш авылында зурлап узды. Аны авыл клубы директоры Сәида Исмаил кызы Карабанова белән китапханә директоры Лариса Бари кызы Аитова бергә үткәрү инициаторлары булдылар.
Авыл мәдәният йортына өлкән буын вәкилләре җыелып үзара аралашып кына калмыйча, үз тормышлары турында да сөйләгәннәр: бигрәк мәктәп елларын искә алганнар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Черемиш ветераннары СВОга актив ярдәм итәләр һәм фронт өчен маскировка челтәрләре үрә-ләр.
Әби-бабалары-быз үзләрен кирәкле, яраткан итеп хис итсеннәр өчен хөрмәтләгәннәр, чәй өстәле артында матур сүзләр, теләкләр ишеттергәннәр, яшь буын вәкилләре ветераннарга үзлә-ренең иҗади бүләкләрен юллаганнар.
Рузаевка районы Татар Пешлә клубының «Игелек юлы» волонтерлык хәрәкәте вәкилләре БИТ-21 модель китапханәсе библио-волонтерлары белән «Игелек һәм хөрмәт көне белән» исемле уртак урам акциясе үткәрделәр. Әби-бабаларыбызның үзләрен кирәкле һәм яраткан итеп хис итүләрен теләүче балалар өлкәннәрне шәхсән котлау һәм аларга истәлекле открыткалар тапшыру өчен урамнарга чыктылар. Ә Халык -ара өлкәннәр көнендә, 16 октябрьдә, Татар Пешлә БИТ-21 модель китапханәсе хезмәткәрләре үткәргән «Йөрәк җылысы» кичәсендә, кадерле якташ өлкән буын вәкилләре өчен программа әзерләгәннәр. Кичәдә кунаклар уртаклашкан кыйм-мәтле тормыш тәҗрибәләре, зирәклекләре һәм игелекләре өчен китапханәчеләрдән чын күңелдән котлаулар һәм тирән рәхмәт сүзләре кабул иттеләр. Бер чынаяк хуш исле чәй өстәле артында җылы истәлекләр өчен дә, фикердәшләр арасында күңелле ял итү өчен дә вакыт булган. Чарага әзерләгән китап күргәзмәсендә һәркем үзенә ошаган теманы таба алды. Очрашу җылы гына түгел, күңелле дә булсын өчен, китапханәчеләр мавыктыргыч викторина әзерләгәннәр. Ә 24 нче октябрь көнне, авыл клубында Татар Пешлә әби-бабалары үзләрен кирәкле, яраткан итеп хис итсеннәр дип, зур көнцерт үтте.
Кадерле ветераннарыбызга сүнмәс энергияләре, зирәклек-ләре һәм оптимизмнары өчен рәхмәт белдерәбез!
Өлкәннәребезне хөрмәтләү дә-вам итә.
Наилә НАСЫРОВА
















