11 октябрьдә Матбугат йортында «Район судларында присяжный заседатель - хөкемче институтын куллану» («Применение института присяжных заседателей в районных судах»)  темасын ачыклаган түгәрәк өстәл үтте. Журналистлар белән Мордовия Югары һәм район судлары хөкемдарлары, муниципаль администрация җитәкчеләре, прокуратура халкы, адвокатура һәм фән кешеләре катнашты.
Киләсе елга Россиядә присяжный судлар яңача хезмәт итәр. Ә 2018нче елның июненнән региональ присяжный заседательләр саны 12дән 8 кадәр кыскартылыр, шул ук вакытта присяжныйлар институты районнарда барлыкка килер. Яңалыклар бу системаның эшен камилләштерүгә багышланган; закондагы төгәлсезлекләрне төзәтү максаты белән эшләнә. Югары суд присяжныйлары командасын оештыруда кыенлыклар бар, ә районнарга килгәндә - эш тыгызлана. Күп кенә кешеләр бу җаваплы вазыйфаны үтәргә әзер түгелләр, ди түгәрәк өстәлне алып барган Сергей Валентинович Штанов, Мордовия Республикасы Югары Суд председателе. Аның урынбасары Сюбаев Ильдар Ислям улы, присяжный заседательләрнең списогын булдырганда килеп чыккан авырлыклар һәм аларны сайлау кагыйдәләренә тукталды. Анда 25 яшьтән кече булмаган, әлегә кадәр җавапка тартылмаган, психик яктан нык һәм башка уңай сыйфатлы кеше сайланырга тиеш, ди. Районнарда шундыйларны табу проблемага әйләнә, икән.
Калган катнашучылар район судларында присяжный заседатель - хөкемче институтын булдыру нечкәлекләре турында бәян иттеләр.