Яшь, эшлекле, гади. Эльмира Кутуева-Еряшева шушы күркәм сыйфатлары белән хезмәт коллективында да, дуслары арасында да зур абруй яулаган. Мордовиядәге азык-төлек иминлеге, агымдагы елда регионыбыздагы эпизоотия ситуация турында, ветеринария даруларын дөрес куллануны тикшерү һәм дәүләт карантинының фитосанитар нәтиҗәләре, бөртекле ашлыкның һәм орлыкларның сыйфатын, аны эшкәртү саклыгын тикшерү, авыл хуҗалыгы карамагындагы дәүләти җирләрне күзәтү эшләрен Мордовия Республикасы һәм Пенза өлкәсе Россельхознадзор Идарәсе башкара. Бу өлкәдә уңышлы эшләп килгән яшь ветеринария белгечлеге алган хезмәткәрләр байтак. Шуларның берсе – Ельник районы Усад авылында 1991нче елны колхоз председателе булып хезмәт иткән Кярим Кямил улы белән бухгалтер Роза Халим кызының гаиләсендә туып, Ельник урта мәктәбе, аннары Н.П.Огарев исемендәге МГУның аграр институты ветеринария бүлеген кызыл дипломга тәмамлаган Эльмира Кярим кызы Кутуева-Еряшева белән аралашырга туры килде. Киләчәккә планнары белән кызыксындым.Әйтеп китәргә кирәк, ул беренче сыйныфтан ук киләчәктә кем булуын белгән. Эльмира бик тә хайваннар ярата һәм кечкенәдән ук үзләренең сыерларын, тавыкларын, этләрен ашатырга булышкан, кирәк вакытта дәвалау чараларында да катнашкан. Ветеринар профессиясе турында кызыксынган һәм күп укыган. Алтын медаль белән мәктәпне тәмамлап, Мордовия университетында ветеринар-терапевт белгечлеге буенча тирән белем алган, җәмгыять эшендә актив катнашкан, яңалыклар белән кызыксынган Эльмира Кярим кызы Россельхознадзор Идарәсенең дәүләт ветеринар бүлегендә хөкүмәт инспекторы дәрәҗәсендә хөрмәтле Чумарин Ринат Камиль улы җитәкчелеге астында хезмәт итә.
- Бүген Мордовия Республикасы һәм Пенза өлкәсе Россельхознадзор Идарәсе 5 юнәлеш буенча эшли. Мордовиядә - 90, Пензада - 70 белгеч, 20 - кече персонал, транспорт паркы хезмәткәрләре алга куелган бурычларын тормышка ашыра. 2015нче елның 5нче апрелендә Мордовия Республикасы һәм Пенза өлкәсе Россельхознадзор Идарәсенең барлыкка килүенә 10 ел тулды. Ә Россиядәге бу хезмәткә - 11. Илнең фитосанитар куркынычсызлы гын тәэмин итүгә юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча федераль хезмәт һәм аның территориаль органнарына йөкләнгән. Шуңа без төрле тикшерүләр үткәрәбез. Безнең бүлек ашамлыкларның сыйфатвын кибетләрдә, ашханәләрендә, күбрәк балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә, продукцияне җитештерү урыннарында өйрәнеп, анализлар алып башка өлкәләргә дә тикшерергә җибәрәбез. Нәтиҗәләре безгә килгәч, Идарәбез постановление чыгара һәм предписанияләр яза. Аннары нәтиҗәсен тормышка ашыру буенча кабат контроль тикшерү үткәрәбез. Предписанияләребезне үтәмәгән очракта, андый очраклар бик сирәк була, эш нәтиҗәләрен судка да бирәбез, ди белгеч Эльмира Кярим кызы Еряшева.- Шулай, 2016 елның 9 ае эчендә 188 тикшерү үткәрдек, аларның: 24 план буенча, 86 плансыз һәм 78 рейдлысы. Контроль-надзор мероприятияләре буенча 56 предписание, 101 административ протокол төзелде. Куелган штрафлар суммасы - 412,6 мең сум.
Ул тикшерү нәтиҗәләреннән берничә мисал китерде. Дәүләт инспекторлары Ромодан районы МБОУ «Пушкинская основная общеобразовательная школа»да терлекчелек продукциясен саклау һәм эшкәртү буенча ветеринар-санитар таләпләрне бозу очрагын ачыклаганнар. Шулай, накладнойлар буенча ашханәнең әзерләү бүлегендә 7,31 кг бройлер кош ите ветеринар документсыз: ветеринар-санитар экспертизасыз һәм инфекцион авырусыз җирдәнме алынганлыгы билгесез булган кош итенә тап булганнар. Бу очрак укучылар саулыгына зыян китерергә һәм инфекция таратырга уңай шартлар тудырган. Тикшерү нәтиҗәсе буенча мәктәп җитәкчесенә (дело об административном правонарушении, предусмотренном частью 1 статьи 10.8 КоАП РФ) таләпләрне бозган өчен предписание буенча 3000 сумга штраф билгеләнгән. Үткән тугыз ай эчендә контроль терлекчелек товарларның 3,605 тонна продукциясен кире кайтарганнар һәм 86,3 килограммны сатудан алдырганнар; тәртип урнаштырганнар.
- Бизнесны да тикшерү астында тотарга кирәк, ди Э.К.Еряшева. - Әле генә Ләмберә районы Атемарда африкалы дуңгызы чумасы вирусын республикабызга кертмәү һәм таратуны кисәтү максаты белән дәүләт ветеринар надзор бүлеге хезмәткәррләре белән планнан тыш тикшерү үткәрдек, ди. Шәхси эшмәкәр Л.С. Люкшинаның Атемарда кибетләре бар. Анда вакыты чыккан хайваннар продукциясен саклау һәм сату очрагына тап булдык. Продукция өстендә ясалу вакыты һәм каян чыкканлыгы булмаганга, холодильниклар һәм кибет почрак булганга  ИП Л.С. Люкшинага протокол төзеп 20 мең сум штрафка предписание билгеләнде, ди. Яхшы эшләр турында да әйтеп китәргә телим. Россельхознадзор сайтында үткән елдан алып «Чынлыклылар списогы - Список честных» дигән рубрикада чынлыклы (нефальсифицированный) сөт ашамлыкларын җитештерү предприятияләре турында мәгълумат туплыйбыз. Бүгенгә АО «Агрофирма «Октябрьская» (РМ, Лямбирский район, с.Большая Елховка)  җитештерү предприятиясендә алдан тикшерү турында әйтмичә тозсыз акмай (массовая доля жира 72,5%)  тикшерелде. Нәтиҗәсе түбәндәге: «Чынлыклылар списогы»на беренче буларак Мордовиядә АО «Агрофирма «Октябрьская» керде. Шундый тикшерү нәтиҗәләре безне шатландыра. Ил нигезе тырыш хезмәттә дип юкка гына әйтмиләр. Тырышып эшли ул;  профессиональ югары бәя бирә җитәкчеләре һәм хезмәттәшләре. Коллективы хөрмәт итә аны.
Эльмира Кярим кызы турында берничә сүз. Ул рус авылында туса да, ана телендә иркен аралаша. Ельник рус мәктәбендә укый. Шуңа карамастан, татар мәдәнияты белән кызыксына. Әти-әнисе төсле милли бәйрәмнәребезне зурлый. Пәрәмәчне, кыймакны тәмле пешерә. Менә шундый булдыклы ул. Бүген киләчәк буын вәкиленнән илебез тагы да зур уңышлар көтә.

 

Наилә Насырова