Мордовиядәге Мокша елгабызның тирә-ягындагы ямьле табигатькә һәрвакыт сокланабыз. Ельник районы буеннан-буе аккан Мокша тирәсендә яшәгән татар авылларыбыз халкына бераз көнләшеп тә алырга була: бигърәк үзенә тартып тора торган табигать. Кырларына уҗым чәчкәннәр, шыткан, ә җәйләүләрендә мал-туар көтүе бүген дә рәхәтләнә – үлән җитәрлек. Күгешнең (Акчеево) киң җәйләүләрендә фермер Шехмаметьевлар да көтүләрен көтәләр. Бүген кечкенәдән крестьян эшен белеп үскән кешеләр генә фермерлык белән шогыльләнәләр, туган җирне яратып эшли белгәннәр генә. Шехмаметьевлар династиясе үзләренең тырышлыклары, эшчәнлекләре белән берничә буынга сузылган кешеләре белән билгеле. Алим Али улы белән Наилә Нәсрулла кызы Шехмаметьевлар, үзләрен белә башлаганнан бирле, мал-туар асрау белән мавыкканнар. Әти-әниләре, матди байлык тудырган йорт хайваннарына хөрмәт белән карарга, аларны тәрбияләп үстерергә өйрәткәннәр. Алим Али улы белән Наилә Нәсрулла кызы гаилә булып яши башлагач, гаилә арткач, хуҗалыкларын да арттырып җибәрәләр. Профессиясе буенча Алим Али улы - механик, ә Наилә Нәсрулла кызы Ельникның «Сельхозтехника»сында шәфкать туташы – медсестра булып озак еллар хезмәт итә, ә пенсия алдыннан – диспетчер булып эшли. Заманаларның яраксыз җилләре искәндә, төрле үзгәрешләр чагында, эшләрен югалткач, озак еллар ит сату белән шогыльләнә Шехмаметьевлар. Шулай тырышып көн итәләр алар. Балаларын да хезмәтне яратырга өйрәтәләр. Рамиль уллары да кечкенәдән ук авыл хуҗалыгы өлкәсендә генә хезмәт итәргә хыялланган. Ул бит сөт белән итнең кайдан барлыкка килүен бишектән төшкәч ук белә башлый. Ун яшь тулуга, Рамиль, әтисе Алим абый белән, йортларында үрчетелгән хайваннарына кышлыкка печән чабарга йөргән. Мал-туарны үстерергә, карарга булышкан; асларын чистарткан, ашарга биргән, җәйге каникулларында матур Мокша киңлекләрендә, әтисе белән бергә, көтүләрен көткән. Туган ягына мәхәббәт тә шулай уяна. Мәктәпне тәмамлагач,  Н.П.Огарев исемендәге университетның «Зоотехния» факультетында белем ала Рамиль. Вузны тәмамлап, туган ягына кайтканда, авылы хуҗалыгы юкка чыккан заманаларга туры килә. Рамиль Алим улы шул вакыт әти-әнисенең хуҗалыктагы мал-туарын карарга, җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукцияләрен реализацияләргә булыша башлый. Яшь белгечнең белеме дә хуҗалыкта бик тә кирәге чыгып тора. Эшләре җайланып китә. Шул вакыт хуҗалыкларын да арттырып җибәрергә уйлый гаилә башлыгы – ярдәмчеләре булдыклы, ник арттырмаска. Асраган маллары ишәя, җитештерелгән сөт, май, каймак, эремчекләренең югары сыйфатлы булу нәтиҗәсендә, Ельник районы халкы яратып сатып ала. Шулай матур гына тормыш итә Шехмаметьевлар.
Әйтеп китәргә кирәк, Ельник районындагы һәрбер авылда төрле милләт халкы гомер-гомергә бергә дус яши. Шехмаметьевлар да шулай гомер итә: татарлар һәм руслар, мукшылар белән бергә эшлиләр, ял итәләр, балаларын бергә белем алырга йөртәләр. Милли мәдәниятның да җәүһәрләрен бер-берсендә булдыралар. Катнаш никахлар булуга да тыныч карыйлар. Рамиль Алим улының әти-әнисе шундыйлардан. Уллары Первомайск шәһәре кызы Оксананы яратып өлгерә, араларында чын мәхәббәт уты кабына. Өйләнешәләр, әти-әниләренең хәер-фатихалары бе-лән. Гаиләләрендә ике малайлары туа. Яшь хуҗабикә: «Когда я выходила замуж за Рамиля, не думала, что так легко войду в эту семью, что его родители станут для меня близкими и родными людьми. Своих маму и папу я потеряла рано. От свекра и свекрови всегда исходили доброта, поддержка, сочувствие и понимание. У Рамиля была прекрасная бабушка, мама Алима Алиевича - София Ханяфиевна, которую мы до сих пор оплакиваем. Добрейшей была души человек. Как она обожала своих правнуков! Лучшей няньки для мальчишек просто нельзя было найти. В 2004 году у нас родился Салават. Как только малыш встал на ножки, бабушка Соня стала водить его за ручку. В 2007-м на свет появился Азаматик, и София Ханяфиевна снова была счастлива нянчить малыша. За мальчиками глаз да глаз, и бабушка следила за ними внимательно, вкладывая во внуков все свое сердце. Сейчас опорой в воспитании детей является мама - Наиля Нясрулловна. На ней все домашнее хозяйство, когда мы с мужем выезжаем на реализацию продуктов. Я бесконечно благодарна и ей, и отцу. Не представляю, что бы делали без их помощи. Многому научилась в этой семье. Городская жительница, переехав после свадьбы в Акчеево, представления не имела, что такое корова и с какой стороны к ней подходить. Доить меня научила бабушка София Ханяфиевна. Сейчас нам в помощь - доильный аппарат. Но довольно часто приходится доить вручную. Иногда оставляем телят на подсосе, чтобы раздаивали отелившуюся корову. Здесь в Акчеево я приобрела большие навыки по содержанию скота. Но не думаю, что это могло бы произойти, не будь у меня внутренней готовности и желания заниматься всем этим. Животноводство - наша работа, наш хлеб. Не самый легкий, но честный, от которого получаешь удовольствие, когда видишь благодарность в глазах людей».
Балалар – бәхетебез, дип юкка гына әйтмиләр. Әмма аларны аякка бастыру өчен бик күп тырышлык сорала. Рамиль дә, Оксана да эштән куркып калучылардан түгел булып тәрбияләнгәннәр. Кул көчләре белән гаиләдә якты, якшы булсын өчен, көне-төне тырышалар. Фермер буларак теркәләләр. Фермерларның барлыгы утыз мөгезле хайваны, аларның унсигезе – сөтле сыерлар. Рамиль Алим улы белән Оксана Анатольевна, гаиләдә киңәшләшеп, ата-бабалары гадәте буенча, сөт ашамлыклары продукциясен җитештерү белән шогыльләнергә сүз куешалар. Бу теләкләрен әти-әниләре дә хуплый. Башлаган эшләре уңышлы була. Шехмаметьевлар, елдан-ел мал-ларының токымын яхшырта, әмма продукциясенең күләмен арттыру артыннан кумый. Фермерчылар арасындагы конкуренцияне чыдаталар; акчалары хуҗалык эшләренә җитә.  Рамиль Алим улы белән Оксана Анатольевна, сөт продуктларының күбесен Первомайск шәһәрендәге повильоннарында саталар. Сорап алалар аларның ашамлыкларын; үз клиентлары байтак. Дүшәнбе көнне Ельник халкын да үзләренең ашамлыклары - натурпродуктлары белән куандыралар.
Фермерлар йорт-җирләрен дә ремонтлап өлгерәләр, мини-молокоцехларын да өйгә ук җайлаштыралар. Комфорт шартлар тудыру белән хезмәт җиңеләя, шуның белән беррәттән, Күгеш авылын ямьләндерә дә бу зәвык белән эшләнелгән корылмалары. Яшьләр бар эшне яшьләрчә башкара инде, ә бит бу пар авылларында иң яшь гаиләсе. Максатларына ирешергә яраткан Шехмаметьевлар гаиләсе шул рәвешле авылларын юкка чыгудан саклап калалар, ә илебезне – импорт ашамлыклары бәйлелегеннән арындыралар.
Буыннан-буынга күчеп килгән хез-мәткә мәхәббәтне Салават белән Азаматларында да тәрбиялиләр Рамиль белән Оксана. Алар йорт эшләрендә әти-әниләренә ярдәмчеләр булып үсәләр. Әти-әниләре, хезмәт белән бергә, балаларының буш вакытларын кызыклы һәм файдалы итәргә тырышалар. Белгәнебезчә, авылда андый мөмкинчелекләр чикле. «Без, тормыш иптәшем белән бергә, авылда балаларга развлеченияләр аз булганга, аларны шәһәрләргә, мәсәлән Первомайск физкультура-тезекләндерү Үзә-генә, балаларыбыз коенырга яраткан бассейнга алып барабыз. Кайбервакытта, Саранск башкалабыз паркында ял итәбез. Һәрхәлдә, үзләренең урамы һәм авылыннан башка тагы күп җирләрне күрсәтәсе килә. Дөресрәге, Салават белән Азамат Мокша елгасында үсәләр. Бернинди бассейн белән тиңләп булмый бу елганы! Җылы көннәр генә булсын. Мин быел, яңгырлы җәй булса да, Мокшабызда иллегә якын тапкыр су коендым, ди Азаматым. Әмма җәй тиз генә үтте дә китте. Бүген алар парта артына утырдылар. Киләчәктә балаларыбыз да авылыбызда калып яшәрләр һәм халкыбызны ашатырлар дип ышанасы килә».

Н.Хәлил