Авыллар… Татар авыллары… Аларда үткән тарихыбызның бер өлеше, халыкның моңы, кайгы-шатлыгы, куанычлары һәм сагышлары. Аларның кайберләре бик борынгы, икенчеләре шактый соң барлыкка килгән. Һәрберсенең үз үсеш тарихы, үз даирәсе, үз мохите, үзенең данлыклы кешеләре бар…
Милләтне авыл саклар, диләр. Шулай, җәй көне Авыл бәйрәмен Ләмберә районы кечкенә Хаджи авылы үткәрде. Биредә клуб булмаганга, чараны авылның унҗиденче йорты капка алдында уздырдылар. Шәхси эшмәкәр Шамиль Алләм улы Курмакаев сату җәелдерде, ә Алия Нурый кызы Аитова җитәкләгән Кривозерье урта мәктәбе түгәрәге укучылары кул эшләре күргәзмәсе оештырды. Тәмле-тәмле татар халык ашларыннан авыз итми калып булмады. Бәйрәмнең спонсорларын да әйтми булдыра алмыйм, алар - Баязит Зиннур улы белән Шамиль Аллям улы Курмакаевлар, Розалия Харис кызы Губейдуллова, Раис Фатых улы Булатов, Камилә Айса кызы Карабанова. Авыл халкы аларга һәм оештыручыларга рәхмәтле.
Матур-матур кунакка йөргән кием-нәрен киенгән халык, алдан ук урындыкларын чирәм буйлап урнаштырып, җыелып утырыштылар һәм бәйрәм башланганчы аралашып та алдылар. Ниһаять, көткән минутлар җитте. Ләмберә районы Администрациясендә мәдәният, спорт һәм туризм бүлеге мөдире Ш.А.Курмакаев тантаналы рәвештә Авыл бәйрәмен ачып җибәрде һәм  Хаджи халкын ихластан котлады. Шамиль Али улы авыл өстендә хөрмәт яулаган, гомерләре буе тырыш хезмәт күрсәткән Мордовиянең атказанган укытучысы Роза Мингаҗетдин кызы Рамазановага, хезмәт ветераннары Роза Абдрахман кызы Чуракова белән Сания Летфулла кызы Мангутовага Ләмберә районы Администрациясе Хөрмәт грамотасы тапшырды. Аннары Хаджи авылы кергән Кырви авыл Администрациясе җитәкчесе урынбасары Зульфия Ислам кызы Байбулатова якташларын котлап,  Хөрмәт грамоталарын Сяит Невмятулла улы Чураков, Линиза  Наиль кызы Карабанова һәм Галия Наиль кызы Тимкаевага тантаналы рәвештә бирде. «Хыял» ансамбле, котлау сәләме буларак, яраткан татар җырларыбызны яңгыратты.
Һәрбер авылда үз батырлары булган төсле, Хаджида да алар бар. Ул - Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераннары, «Сугыш балалары», башка локаль сугыш батырлары - өч буын вәкилләре: Наиль Айса улы Карабанов белән Ринат Фатих улы Мангутов, Няим Гаяр улы Чураков белән Газинур Гаяр улы Мусалиев. Гомерләрен, әтиләре үрнәгендә, хәрби хезмәткә багышлаганнарны да онытмадылар: Рамиль Карабанов, Альберт Янгляев һәм Руслан Карабановны котладылар.
Бәйрәмдә авылларының атаклы кешеләрен искә алу бик тә урынлы булды. Хаджи авылында туып-үскән Сырмолотовлар һәм Тимкаевлар гаиләләре, Россиянең атказанган тренеры, СССР спорт мастеры Н.Б.Чураков, грек-рим көрәше буенча Ленинградның абсолют чемпионы Р.Ф.Тимкаев турында горурланып сөйләделәр. Һәм һәрхәлдә, авылда хөрмәт яулаган олылары турында да сүз барды: 31 августта 91 яшен тутырган Мөршидә Фейсхан кызы Мусалеева, 26 октябрьдә шулай ук 91 яшь тулачак Сания Каюм кызы Рамазанова иде. Тырыш хезмәтләре өчен рәхмәтле җылы сүзләр яңгырады. Барчасына багышлап, Альфия Максимова башкаруында, күңелләрнең тирән почмагына урнашырлык татар җыры яңгырады.
Болай булгач, авылның иң нәние дә онытылмады. Җылы котлаулар 2013нче елның 12 октябрендә Альфия белән Равиль Янгляевларның гаиләсендә туган Таһир исемле улларын тәбрикләделәр. Бергә ярты гасырдан артык гомер итүчеләргә, 55 ел Сәит Невмәтулла улы белән Зәйтүнә Асыйм кызы Чураковларга һәм иң яшь пар - Радик белән Юлия Ишкиняевлар гаиләләренә җылы сүзләр әйтеп, матур-матур теләкләр теләнде бу чарада.
Ә авыл хуҗалыгында тырышларга, кырларда иген үстерүчеләр, фермада сыер савучылар исеменә иң җылы сүзләр әйтелде. Чирек гасыр сыер сау-ган Румия Абдулла кызы Карабанова, лаеклы ялга кадәр тырышып эшләгән хезмәт ветераны Равилә Хөсәен кызы Курмаева бәйрәмдә кадерлеләр рәтендә булдылар. Бүген дә «Курмакаев» фермер хуҗалыгында хезмәт итүче Баязит белән Рәсим Зиннур уллары Курмакаевлар бүләкләнүчеләр арасында иделәр. Авылдашлары аларны хөрмәт итә. Алты бала асраган Зыя Низаметдин улы белән Алия Исмаил кызы Карабановларны да бүләкләделәр бу көнне.
Бәйрәмнең «йөземе» дә булды. Ул - Уфадан әбисенә кунакка кайткан икенче сыйныф укучысы Алмаз Зайнетдиновның курайда моңлы итеп уйнавы. Тагы яттан сәнгатьле иттереп совет солдатының немец кызын коткаруы турында һәм батырга куелган Трептов парктагы һәйкәл турында сөйләде.
Авыл бәйрәменә әзерлек эшләре арасында конкурслар үткәрү дә каралган иде. Шулай, авылның иң матур һәм җыештырылган өе иттереп Роза Касим кызы Карабанова йорты аталды. Ә иң оста ипи пешерүче Рәисә Хәмзә кызы Тимкаева булды, иң оста яшелчә үстерүче Алия Нәкыйп кызы Курмакаева иде, ә иң матур чәчәкләр Галия Касим кызы Базееваның бакчасында үсә. «Иң кунакчыл йорт» дип Зыя Низаметдин улы Карабанов гаиләсе аталды. Алар өй алдында гөрләп Авыл бәйрәме үтте.
Хаджи кешеләре һәм күнаклар, оештырылган Бәйрәмдә рәхәтләнеп күңел ачу белән бергә, бик тә кызыклы ярышлар белән уеннарда катнаштылар. Олыларның көрәшләре белән бергә, кечкенәләрнең капчык эчендә йөгерүләре мавыктыргыч булды. Тагы гирьләр күтәрү, армреслинг... Иң көчле булып Хаджи кешесе Рафаиль Свидяков аталды. Ул 16 кг гирьне 100 тапкыр күтәрде. Икенче урында аның улы Ильдар. Ул 75 тапкыр, ә 40 тапкыр күтәреп өченчелекне яулаган Бурят Шахидов иде. Армреслингта да әтиле-уллы җиңүчеләр иделәр, әмма Ильдар бу очракта – беренче, әтисе – икенче, ә Руслан Зайнетдинов өченчелекне яулады.
Бәйрәм җырсыз булмый. Концертны матурлап Артём Костюк, Альфия Баширова, Иркәм Заликова, Наталия Жигунова, «Русская душа»  ансамбле һәм башкалар чыгыш ясадылар. Халык аларны алкышларга күмде. Кыскасы, Хади авылы кешеләре эшли дә, күңел дә ача беләләр. Шулай булгач, кечкенә генә авыллар да яши әле.

Наилә Насырова әзерләде