Краснослободск районы Усть-Рахмановка авылы район үзәгеннән ерак урнашкан – глубинкада; ишектән чыккачтын табигать сезне үз кочагына ала торган матур урында.
Авылның барлыкка килү тарихын искә алыйк. Шулай, Рахмановка елгасы буенда урнашкан авылга унҗиденче гасырда темник татарлары нигез салган. 15 йортлы мөселман мәчетле казна җирлегеннән күп су агып киткән инде. Узган гасырлар эчендә урман ягындагы авылның чәчәк аткан еллары да булган: 329 өйдә 1950 кеше яшәгән. Районның борынгы күп кенә авыллары кебек үк, Усть-Рахмановка да бик күп үзгәреш җилләрен кичерде. Ә хәзер нәрсә барын били шул: унлап яшәү йорты бар, тик барысында да кышларга калмыйлар авыл халкы. Биредә яшәүче төп халыкны бармак белән санарлык. Җәен, әлбәттә, авыл халык белән шактый тула; яздан бакча сезонын ачучылар байтак. Бу авылда картаеп җиргә үскән йортлар да бар. Агач йортларның тузган түбәләрен, буш күзле тәрәзәләрен чүп үләннәре аша күрү чиксез авыр хисләр тудыра; хуҗасыз йортлар үзләренең гасырын яши бирәләр. Әмма чисталык, тәртип, төзеклек һәм авыл матурлыгына игътибарны җәлеп итеп утырган матур йортлар да бар. Бу хуҗалыклар үзләренең төзеклеге, яшәү шартлары, шау чәчәккә төренгән клумбалары, бакчаларының пөхтәлеге белән шәһәрнең кайбер йорт төзелеше белән бәхәсләшә алыр иде. Мондый өйләр башкалар ориентирлаша торган маяклар кебек утыралар.
Усть-Рахмановка авылы Нагорный исемле бер урамнан тора. Биредә тормыш табигать кочагында үтә һәм ул бөтенләй башкача, үз кагыйдәләре буенча төзелә. Авыл халкында уртаклык хисе тирән сакланган, чөнки биредә һәрвакыт бердәм булып, ярдәмләшеп яшиләр. Төп кыйммәт, әлбәттә, кеше-ләр; алар аз булсалар да һәрберсе турында күп нәрсә сөйләргә була. Әйтик, дачник Нәбиулла Абдрахман улы Тугушев һәрвакыт «Беларусь» тракторы белән ярдәмгә килергә әзер. Ул башкарып чыга алмаган очракларда, гусеницалы тракторында Илдар Таһир улы Алтышов ярдәмгә килә. Авылда бар нәрсә уч төбендә төсле: калкулыкта Акчуриннар йорты, аның капкасы каршында кечкенә генә кәнәфи - утыргыч бар. Ул кечкенә авыл җыеннарының күптәнге урыны; тирә-күрше белән аралашырга яки мөһим мәсьәләләр буенча фикер алышырга кирәкле утыргыч. Анда утырып хуҗабикә Лидия Михайловна белән район гәзите корреспонденты Татьяна Фокина сөйләшкән. Ә гаиләнең ир-ат яртысы күрше районга ашлык алырга киткән.
«Гомумән алганда, без яхшы гына яшибез, - ди пенсионер ханым. - Хуҗалык тотабыз, дөрес, сыерны сатарга туры килде. Безгә, пенсионерларга, аны асрау авыр булды. Ә менә аттан баш тартмыйбыз. Бу безнең күрше авылга икмәк, азык-төлек алырга бару транспорты. Һәм башка максатларда да ат бик тә кирәк. Тавыкларны ишегалдында тотабыз, кечкенә умарталыгыбыз бар. Безнең көнкүреш җайлаштырылган. Авылда табигый газ, электр ут, ә кое суын вакуум насосы белән өйгә тарттырабыз. Керне - кер юу машинасы юа. Азык - төлекне суыткыч, туңдыру камерасында саклыйбыз. Авыл халкы өчен санузеллар да яңалык түгел. Тик без ваннадан гына баш тартабыз. Күңелебезгә мунчалар хуш килә, ә бакчачыларның җәйге душлары да бар». Әйтеп китәргә кирәк, Лидия Михайловна берничә дистә ел элек Ковылкино районының Котракс бистәсеннән Сәмиулла Абдулла улына кияүгә чыгып, ике улын табып, бу якны яраткан. Егерме җиде ел җирле кибеттә (ябылганчы) сатучы булып эшләгән. Ул сәүдә иткән кызыл кирпечтән төзелгән бина авыл үзәгендә утыра һәм аның өеннән дә әйбәт күренә. Йозакта медпункт, клуб кебек үк, мәктәп тә.   
«Безнең барыбыз өчен дә иң мөһим проблемаларның берсе –  трассадан авылыбызга кадәр асфальт юл юклыгы, - ди Лидия Михайловна. - Җәйге корылыкта юл аша үтеп була, көз-кышларын яхшы үтә торган техникада гына йөрергә була. Ә ул бөтен кешедә дә юк. Юлсыз яшәргә бигрәк кышын авыр. Хәер, соңгы елларда безнең юлларны вакыт-вакыт чистарталар. Һәм без моны оештыручыларга рәхмәтле».
Әңгәмәдәшебез Камиль Хисаметдин улы Акмаев та сүзгә кушыла: «Кайчагында безнең юлга кар шундый күп иттереп тутыра, бу проблеманы авыл хакимияте белән тиз генә хәл итеп булмый, - дип өсти. - Җирле бюджетта бу максатларга акча юк, бигрәк тә техника табуы читен. Кемнедер ялларга кирәк. Гаделлек өчен шуны да әйтә алам, Колопинка авыл җирлегенең элекке башлыгы (без шул авыл җирлеге карамагында) өлешчә юл проблемасын хәл итүгә иреште: юлның чокырлы бер участогында су агу өчен торба салдыртты, вак таш түшәгәннәр. Моның өчен дә зур рәхмәт аңа».
Усть-Рахмановкалылар өчен юл - тышкы дөньяны тоташтыручы җеп. Кибетләрдән, якын-тирә авыллар базарларыннан яшәү өчен кирәкле әйберләр алып кайтыр өчен кирәк. Түтәлләрдә дә, абзарларда барысын да үз кулларың белән үстереп булмый. Белгәнебезчә, авыл халкы - яхшы хезмәтчәннәр; бәрәңге, яшелчәләрне, җиләк – җимешләрне үстерүен-үстерә-ләр. Аларның кайберләре теплицалар да төзегән. Хәтта җәйгә килүчеләр дә йомырка сала торган тавыклар үстерергә өлгерә.  Юл - туганнарының, балаларының һәм оныкларының еш килү, вакытында ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү, куркынычсызлык хезмәтләре күрсәтү өчен бик кирәк. Рәхмәт сүзләре белән Колопино амбулаториясенең гомуми практика табибы А.В. Осин турында әйттеләр авыл кешеләре; Алексей әфәнде көне-төне буе усть-рахманлыларга медицина ярдәме күрсәтә.
Пенсия алу да авыл халкы өчен катлаулы проблемага әйләнгән. Почтальонны күптән күргәннәре юк. Пенсия алучылар бер-ике генә булса да, алар арасында инвалидлар, тугызынчы дис-тәдәгеләре дә бар. Күрше авылның почта бүлекчәсенә кадәр юл йөз чакрымга якын, азмобиль кешеләргә бу юл - булдыра алмаслык ара. Тагын бер борчыган заманча мәсьәләне отставкадагы эчке эшләр министрлыгы (МВД) подполковнигы Искәндәр Ибраһим улы Грачев җиткерде. Авылда барысы да кәрәзле телефоннардан файдалана, әмма урамның түбән өлешендә элемтә булмый. Аның әйтүенчә, биредә яшәүчеләрнең скайп буенча якыннары белән аралашырга теләкләре зур.  
«Мелиоводхоз» оешмасының Ләмбе-рә филиалында пенсиягә чыкканчы тырышып хезмәт иткән акыллы һәм игелекле Камиль Хисаметдин улы Акмаев утыргычтагы әңгәмәдән соң, авыл буйлап, бүгенге тормыш турында сөйләп, төбәкнең тарихи үткәненә әйләнеп кайтып, авыл белән таныштырды. Элеккеге клуб мөдире, авыл Советы депутаты, авыл халкы турында кайгырткан Захар Хисаметдин улы Алтышов йорты янында туктап, авылдашлары күңелендә якты истәлек булып калган аның тормыш иптәше, кайгыртучан һәм игелекле хатыны турында да искә алдык. Бүген Алтышовлар йорты буш тора. Ә астарак, усть-рахманчыларның  инде бүген бакыйлыкка күчкән беренче укытучылары Галина Ивановна Капкаеваның куак арасыннан өе күренеп тора. Ул бирегә яшь кыз булып килгән, 45 ел эшләгән. Мәчеттә балаларны укыта башлаган, ә аннары үз кулы белән мәктәп салдырган кеше. Тагы 1944 елда Берлинда фашистлар тарафыннан Муса Җәлил белән бергә җәзалап үтерелгән якташ шагыйрь һәм журналист Әхмәт Симаевның исемен халык горурланып искә ала. Кызганычка каршы, бүген авылда аның турында бернинди дә истәлекле урын исән калмаган. Шулай ук Бөек Җиңүгә зур өлеш керткән өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән И.И.Грачевны, III һәм II дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнгән Х.Х. Акмаевны, ике Кызыл Йолдыз ордены, I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән О.А.Тугушевны хөрмәт белән искә алды Камиль Хисаметдин улы. Алар - җиңүчеләрнең даны белән горурланучы әңгәмәдәшләрнең каһарман әтиләре, шушы ерак авыл кешеләре.
Истәлекләрне яңартып авыл белән танышуны дәвам итәбез. Тирә-якта бушлык, ә табигать бушлыкка түзми. Моны күрергә авыр. Җиңелчә җилдә баганаларындагы күчәр тирәсендә кулдан ясалган флюгерлар - башлары киселгән пластик шешәләр әйләнә. «Бу кулдан ясалган әйберләр кротларны куркыту өчен, - дип эшне белеп аңлата Камиль Хисаметдин улы Акмаев. - Кимерүчеләр безнең чишмәне дә боздылар дип уйлыйбыз. Күптән түгел уртак тырышлык белән борынгы чишмә өстендә яңа агач бура урнаштырдык. Әмма күпмедер вакыттан соң, судан күңелсез ис килә башлады. Суга анализ ясатырга кирәк, тик бу мәшәкатьле эш, диләр.
Һичшиксез, төбәк экологиясе үзгәр-де. Заманында биредә колхоз бар иде. Күп еллар авыл тирәсендә басулар эшкәртелми; алар каеннар, башка кыргый үсемлекләр өчен уңайлы туфракка әверелде. Элек кешеләр җирне урман янында яулаган, хәзер урман авылга килә. Барысы да яхшы булыр иде, тик коры үләнгә ут кабу куркынычы яный. Авыл халкы үзләре йорт тирәләрендәге территорияләрне чаба, әмма буш яткан барлык участокларны үзләре генә башкарып чыга алмый. Кайчандыр кулдан казылган буа да ләм белән каплана...»
Проблемаларга карамастан, Усть-Рахмановкада кунакчыл, юмарт, эчкерсез, тырыш кешеләр яшәгәнче авыл да яшәр. Кечкенә Ватаныбызның ерак авылы күкрәк тутырып чиста саф һаваны сулаган балалары, оныклары булганга да яшәячәк. Менә олыгайган К.Х.Акмаевның оныгы Радик та бабакае белән чәчәкләр үстерергә яраткан әбисе Халидә Әхмәт кызының хәлен белергә, шулай ук үзенең техникасы белән шөгыльләнергә килгән. Аның гаражы янында чын мәгънәсендә ретро-машиналар күргәзмәсе. Бу йортта утлар сүнмәгән әле.

Наилә Насырова