Җәй көнне кышны, ә салкыннарда җәйнең матурлыгы, көннең җылылыгы тагы да купшы тоела. Шуңа кояштай нурлы кешеләр, алар нәкъ шундыйлар, ирле-хатынлы Камиль Али улы белән Равилә Айса кызы Ерзиннар турында сүзебез.
Очрашуыбыз бик тә кызыклы булды. Көз. Саранск шәһәре төньяк-көнбатыш базары. Бик тә үзенчәлекле малина куакларына игътибар иттем. Якын килеп исәнләшкәч, безнең милләт кешесе икәнлеген һәм сөйләше буенча Ләмберә районыннан дип үземә билгеләдем. Аралашканда бу куаклар турында ихластан яратып сөйләүче бакчачы икәнлегенә инандым. Ул: “Мин халыкта да шундый тәмле һәм уңыш бирә торган малина булсын дип телим: шуңа мин биредә”, - ди хәвәскәр (любитель) бакчачы. Ә мин сезнең турында район газетагыздан укып белгән идем инде. Чынлап та, Вконтакте алар турында Екатерина Ногаева: “Ирле-хатынлы Ерзиннар, Камиль Али улы белән Равилә Айса кызы участогы бер ботаника бакчасы, диярсең”,- дип яза.
Равилә Айса кызы белән аралашканда, ул:
- Бакчабызда ике сортлы фундукт (бик тәмле булыдылар быел), грек чикләвеге, виноград, абрикос һәм хәтта персик та үсә.
Һәм тагы бик тә эчтәлекле, һәрбер бакча җимешен нарасыдай иркәләп сөйләве чыннан да табигатьнең матурлыгын тоя белеп яшәүче хатым икәненә ышандым. Сүземә тагы дәлил иттереп, шул ук социаль челтәрдә Олеся Князева (Колонжова) язма геройларыбыз һәм аларның бакчалары турында: “Бик кунакчыл һәм һәрвакыт позитив гаилә. Бар җирләре чәчәктә, ә хуҗалар кешеләрне һәрвакыт елмаю белән каршы алалар: аларның якты йөзләре тирә-якны ямьләндерә.
Кадерле укытучыларыбыз, сәла-мәтлек сезгә. Без сезне яратабыз һәм хөрмәт итәбез.”
Бары тик Равилә Айсеевна һәм Камиль Алиевич Ерзиннарның йорт яны кишәрлегенә генә керәсең, тере табигатьнең сихри патшалыгына эләгәсең төсле. Биредә барысы да ни дәрәҗәдә уйланылган һәм төзекләндерелгән. Бу бушка түгел. Равилә Айса кызы Ерзина белеме буенча биолог, кырык ел Ләмберә беренче урта мәктәбендә укыткан. Шуңа үсемлекләрне һәм аларның үзлекләрен, кайда, кайчан, нәрсә утыртырга кирәклеген дә бик тә яхшы белә. Хәер, Камиль Али улы да тәҗрибәле бакчачы; үз участогында мавыгып шөгыльләнә. Нәтиҗәләр дә күз алдында: төрле сортлы виноград, чия, слива, ежевика, ежемалина, эре җиләкле кура җиләге... Ерзиннарның чиясе, мөгаен, Ләмберәдәге иң иртә бирә торган чия; башка агачлар җимешкә бәйләгән вакытта, аларның җимеш бирә башлый инде.
Виноградтан ерак түгел, үзенең эре яфракларын җәеп, ревень үсә. Бик  файдалы үсемлек, әмма нигәдер безнең бакчаларында шактый сирәк очрый. Бәлки, моның сәбәбе үрчетүе кыенлыктадыр, бигрәк тә аны орлыклар белән утыртсаң. Ул ун ел дәвамында бер урында үсә ала, хуҗалар төрле ризыклар әзерли алалар аңардан; сабакларыннан аш пешерәләр, кайнатма ясыйлар, пирогларга бик тәмле эчлек пешерергә була.
- Рәвәш-ревеньне җыйганда бер ка-гыйдә турында истә тотарга кирәк, - ди Равилә Айсеевна. – Лимон кислотасы өстенлек иткән ревеньнең сабакла-рын июнь аенда гына җыялар, соңрак алар кузгалак-щавель кислотасы туп-лый башлый, шуның аркасында ризыкка яраксыз булалар. Әгәр вакытында, иртә язда җыясыз икән, якыннарыгызны һәм дусларыгызны төрле тәмле ризыклар белән сыйлый аласыз.
Ерзиннар участогында безнең урыннар өчен сирәк үсемлекләр дә үсә: Япониядән көнбагыш, Таиландтан ак кыяр, карбыз...
Ә инде Ерзиннарның төрле чә-чәкләренең күплегенә исең китә... санап бетерерлек түгел! Букадәр матурлыкны ярату аңа кайдан килгән сорау туа.
- Күрәсең, бабам Али Абдрашитовтан мирас итеп, миңа җиргә тартылу насыйп булгандыр, - ди Равилә Айсеевна. - Ул табигатьне бик яратты, үз участогында яратып шөгыльләнде.

Н.ХӘЛИЛ