4 миллион сумга алданган
Россия Эчке эшләр министрлыгының Саранск шәһәре буенча идарәсенең 1 нче полиция бүлегенә мошенниклык турында гариза белән Озерный бистәсендә яшәүче 66 яшьлек Мордовия республикасының бер торак-коммуналь хуҗалыгы идарәсе (ЖКХ) хезмәткәре мөрәҗәгать иткән.
Ир-ат үз керемен арттырырга теләп, аферистлар корбаны булуын һәм 4 миллион сумга якынлашкан акчаларын югалтуын сөйләгән.1959 елгы гариза бирүче сүзләренчә, 2024 ел ахырында аңа югары керемле инвестицияләү турында кызыктыргыч тәкъдим килгән. Билгесез консультант аны зур булмаган суммалар - 50-100 мең сум кертеп, ай саен биржада уйнап зур керем алырга мөмкин дип ышандырган. Вәгъдәләргә ышанып, ир-ат үзенә бирелгән счетларга актив рәвештә акча күчерә башлаган. Башта ул үз тупланмаларын кулланган, әмма потенциаль табыш белән мавыгып, акчаны танышларыннан һәм туганнарыннан бурычка ала башлаган. Соңыннан кредит карталарыннан акчалар да эшкә җигелгән. Барлыгы 2024 елның декабреннән 2025 елның июленә кадәрге чорда ул гомуми суммасы якынча 4 миллион сумга 10 күчерү башкарган.
Гариза бирүчегә ашыгыч рәвештә акча кирәк булгач алданганы ачык-лана һәм ул үзенең «эшләп тапкан» акчаларын чыгарырга тырыша. Әмма шул вакыт «консультантлар» белән барлык элемтәләр өзелгән: телефоннар җавап бирмәгән, сайтлар эшләми башлаган. Капитал салуны кире кайтару мөмкин түгел булып чыга.
Өмете өзелгән һәм бурычлары белән калган ир-ат полициягә гариза язган.
Хәзерге вакытта килеп чыккан факт буенча тикшерү үткәрелә, «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгату турындагы мәсьәлә хәл ителә.
Мордовия Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы кисәтә: уяу булыгыз! Интернетта билгесез затлардан җиңел һәм тиз баю тәкъдимнәренә бирешмәгез.
Исегездә тотыгыз: әгәр сезгә минималь кертемнәр белән һәм куркынычсыз югары керем гарантияләсәләр - бу мошенникларның классик схемасы. Беркайчан да чит кешеләргә акча күчермәгез һәм банк карталарыгызның реквизитларын хәбәр итмәгез. Инвестицияләр керткәнче, рәсми финанс киңәш-челәре белән киңәшләшегез.
Кирәк булганда 112 номерына шалтыратыгыз.















