23 октябрь көнне Ләмберәнең беренче урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының «Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә уку грамоталылыгын формалаштыру» темасына район семинары узды. Семинар кысаларында Ләмберә беренче урта мәктәбенең татар теле укытучысы Алмаз Кериш кызы Янгляева 7А сыйныфында «Кыска фольклор жанрлары» темасын яктырткан милли фольк - лорны өйрәнү буенча татар теле дәресе үткәрде.
Черемиш төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фазия Фәрит кызы Боярова «Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә функцио наль грамоталылыкны арттыру» темасына мастер-класс күрсәтте. 
Пензятка урта мәктәбенең татар теле һәм татар әдәбияты укытучысы Рауза Мукаддәс кызы Юмае- ва «Татар теле дәресләрендә коммуникатив технологияләрне куллану» темасына чыгыш ясап, үзенең эш тәҗрибәсе белән уртак лашты. 
Аксеново урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Альфия Шәйхетдин кызы Абдюшева да эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. 
Кривозерье урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Луиза Низаметдин кызы Смакаева «Татар теле дәресләрендә функциональ грамоталылыкны арттыру алымна ры буларак уен технологияләре» дигән чыгышы бик кызыклы һәм фәйдалы булды. 
Методик берләшмәнең эш юнә-лешләре һәм нәтиҗәләре турындагы нотык белән Ләмберә муниципаль районының «Муниципаль мәгариф учреждениеләрен мәгълүмати-методик тәэмин итү үзәге» тәҗрибәле методисты Линара Аллям кызы Муртазина чыгыш ясады. 
Түгәрәк  өстәл артында район укытучылары татар телен укытуның бүгенге мәсьәләләре һәм перспективалары турында фикер алыштылар. Семинарда катнашучылар белән «Үзеңә юл» темасына мәктәп педагог-психологы Эльвира Равил кызы Янгляева эмоциональ йөкләнешкә психологик тренинг үткәрде. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Елена Алексеевна Лобачева район укытучылары белән «ДАН» («СЛАВА») тарихи хәтер музеена мавыктыргыч экскурсия үткәрде. 
Семинар кунаклары оештыручыларга, педагогларга һәм катнашучыларга рәхмәт белдерделәр, мәктәпнең методик берләшмәсе эшенә югары бәя бирделәр; аның нәтиҗәлелеген, актуальлеген һәм гамәли юнәлешлелеген билгеләп үттеләр. 
Шундый семинарлар мәгариф системасында татар теленең үсүе, ныгытуы өчен мөһим һәм укытучыларга актив рәвештә тәҗрибә уртаклашырга ярдәм итә.

Наилә Насырова әзерләде