Ак чәчәкләр дигәч тә, күз алдына сәламәтлек сагында торучы ак халатлы һөнәр ияләре килеп баса. Якташ язучыбыз Габдрахман Әпсәләмов әлеге исемдәге әсәре белән медицина хезмәткәрләрен мәңгеләштерде дип тә әйтергә була. Кеше гомере, саулыгы өчен көрәшүче, үз һөнәренә тугрылыклы затларга бу исем бик тә килешә. Язмам хезмәтенә чын күңелдән бирелгән «ак чәчәкнең» берсе - өлкән шәфкать туташы Тәнзилә Шәмил кызы Миннегулова турында.
Якты йөрәкле кеше ул. Шуңа да, сайлаган һөнәре шәфкать туташыдыр аның. Бүген дә баланы тәрбияләгәндә һөнәр сайлауга зур урын бирелә. Борынгылар да, “Һөнәр кием түгел, ошамаса салып атып булмый” – диеп әйткәннәр. Ә бит чынлап та, кешенең ярты гомере эштә үтә; яраткан эшеңдә гомерең шатлыклы, данлыклы була. Язмам герое Тәнзилә Шәмил кызы да гомерен якты үтәргә хыялланып, урта белем алгач, Саранск шәһәре медицина училищесына укырга керә. Бу урында әйтеп китми булдыра алмыйм; ул Республика балалар шифаханәсендә санитарка булып эшләгән дә, кичке сменада медучилищеда укыган да. Бик тырышкан ул. 1976-1979нчы елларда медицина сестрасы – шәфкать туташы профессиясе буенча ныклы белем алган белгеч буларак, эшли торган Республика балалар шифаханәсендә яңа дәрәҗәдә хезмәтен дәвам итә. Табиблык бит дөньяда иң кирәкле, дәрәҗәле, шул ук вакытта иң җаваплы, тынгысыз һөнәр иясе. Чөнки аның кулында – кеше гомере. Ак халатка һәм дәрәҗәсенә кызыгып кына бу һөнәрне сайларга теләүчеләр бик нык ялгышалар, әлбәттә. Бүген андыйлар байтак. Халык ихтирамын һәм ышанычын яулау өчен Тәнзилә ханыма белемен, һөнәри осталыгын, еш кына ял вакытын да авыру балаларны аякка бастыруга багышларга туры килгән. Ашыгыч ярдәм кирәк булганда, төн уртасында да, бәйрәмнәрдә дә авыру балалар янына була ул; кая уколын сала, кая яхшы сүзе белән дәвалый. Профессия буенча үсеш юлында күп баскычларны атлый Тәнзилә туташ. Лор бүлегенең пост медсестрасы, процедура медсестрасы, смотровойда, операционныйда, педиатриядә өлкән шәфкать туташы буларак югары квалификацияле эшче итеп үзен күрсәтә. Чын “Ак канатлы фәрештә” исеменә лаек булыр өчен, медицина өлкәсендә кулланыла торган терминнарны, яңалыкларны да яхшы үзләштерү генә түгел, ә нәкъ менә табигать биргән мөмкинчелекләреңне дә тиешле куллана белергә кирәктер; ул һәрвакыт белемен камилләштергән, күп укыган, профессионал курслар үткән. Тырыш, булдыклы Тәнзилә Шәмил кызы хезмәттәшләре, авыру балаларның әти-әниләре арасында хөрмәт яулаган. Миңа калса, чын шәфкать туташы ул; тумыштан килгән сәләт иясе Т.Ш.Миннегулова. Шул сәләт иясе кырык елга якын Республика балалар больницасында шәфкать туташы-медсестра булып эшли. Кешеләргә күрсәткән ярдәме турында әйтеп кенә бетереп булмый. Хезмәттәшләре белән аралашканда: “Минем татарларга хөрмәтем зур. Бездә хезмәт куючы татар милләтеннән булган табиблар, шәфкать туташлары башкалардан тырышлыклары, тыйнаклыклары белән аерылып торалар. Биредә эшләве җиңелләрдән түгел. Авыру балаларның саулыгы какшаганнарны дәвалыйбыз бит. Без аларны терелтү өчен кулдан килгәнне эшләргә тырышабыз”, - диде әңгәмәдә Тәнзилә Шәмилевна Миннегулова турында больницаның баш шәфкать туташы Екатерина Васильевна Челнакова. Ә Республикабыз балалар хастәханәнең җитәкчесе Олег Михайлович Солдатов бүген дәвалау инструментларын стерильләштерү бүлеген алып барган Тәнзилә Шәмил кызы турында: “...тумыштан табиб, ягъни аның җаны, күңеле матур”, - диде.
Хезмәтендә абруй казанган ханым - өйдә дә уңган хуҗабикә; өендә аның һәрвакыт тәртип. Тәнзилә Шәмил кызы, тормыш иптәше Ильяс Гаяз улы белән бергә, Алсу кызларын яратып-сөеп үстергәннәр, ныклы белем биргәннәр. Кызлары Алсу белән кияүләре Динар бүген Саров шәһәрендә хезмәт итәләр. Алсу югары белемле технолог, читтән торып икенче профессия - юристлыкны үзләштерә; МГУда юридический факультетта укый. Ә Тәнзилә Шәмил кызы биш яшьлек оныгы Самирны тәрбияләргә булышырга да вакыт таба. Кышка яшелчәләрдән тәмле-тәмле заготовкалар ясый, камыр ашларын да уңдыра; Мордовия татарлары яратып ашаган алка, пишка-пәрәмәчләрен әйтәсе дә юк. Менә шундый ак халатлы шәфкать иясе Тәнзилә ханым.

Наилә Насырова