Авылларда җитәкчеләр халыкка якынрак булалар. Шулай һәрбер райондагы татар авыллары администра-цияләре, җитәкчесенең кайсы мил-ләттән булуларына карамастан, уртак эшне – кешеләрнең яшәү рәвешен яхшырту өстендә эшлиләр. Мәсәлән, Кочкурово районы Качелай авыл җирлеге (поселение) җитәкчесе Василий Иванович Вишняков эше турында болай дип сөйләде:
– Качелай авылы җирлегенә Качелай, Татар Ымызы (Татарский Умыс) һәм Качелай разъездында яшәүчеләр керә. Барлыгы - 583 кеше. Биредә фельдшер-акушер пунктлары, авыл клублары һәм китапханәләре, почта бүлеге һәм ике шәхси кибет эшли. Тагы администрациябез бинасында этнографик почмак оештырылган. Халкыбызның төп шогыле – авыл хуҗалыгы. Эре мал-туар үрчетүчеләребез белән бергә, тавык-кош кына асраучыларыбыз да бар. Кайберәүләр умартачылык белән шогыльләнә. А.А.Адушкинның крестьян-фермер хуҗалыгы эшли.
Авылның иң актуаль күрсәткеч-ләренең берсе буларак бала һәм яшьләрнең барлыгы тора. 24 укучыбыз Сабаево урта мәктәбендә белем ала, шул исәптән алтысы Татар Ымызыннан. Балаларыбыз тырышлар һәм барлык чарада активлар.
Әйтеп китәргә кирәк, Татар Ымызында тирә-якны җыештыру, төзекләндерү (благоустройство) буенча проблемалар юк дияргә була, чөнки авыл халкы кирәк дип тапкан эшләрне үз акчаларына да башкаралар. Администрациядән генә көтеп тормыйлар. Мәсәлән, халыкның җыелган акчасына үткән ел балалар мәйданчыгы эшләделәр,  быел – чишмәләренә алты почмаклы яңа бура куйдылар, түбәсен дә калай белән яптылар. Әле газон утыртасыбыз һәм чишмәгә төшү сукмагын эшлисебез калды. Зиратны яңа койма белән уратып алдык, хәзер шунда илтә торган юл реконструкцияләнә. Умыс елгасы дамбасын су юдырткан иде, щебенкалы-бетонлы кушылмалары белән ныгыту эшләре йомгакланып килә. Перспективада – футбол кыры белән янәшәдә комлы пляжлы 600 квадрат метрлы ясалма күл ясыйсыбыз бар һәм балалар мәйданчыгын да шунда күчерербез.
Татар Ымызының тырыш халкы кече Ватанын яратып яши. Авыл кешеләре өй тирәсен генә түгел, ә тирә-ягын ямләндереп яшәргә тели. Шулай, Татар Ымызы авылы башына татарча, русча, әрзәчә язулы мрамордан плитә дә куярга телиләр.