Укытучы – иң авыр, иң катлаулы, иң кирәкле, шул ук вакытта иң гүзәл, иң гуманлы һөнәрләрнең берсе. Бу һөнәрне сайлаган кеше гаҗәеп дәрәҗәдә тәрбияле, гыйлемле булырга тиеш. Нәкъ шундый укытучылар Кадошкино районы Большие Поляны авылындагы Капкаевлар династия-се, дәвамчылары белән бергә. Аларның нәселендәге педагогик стаж барлыгы 800 елны тәшкил итә. Килешәсездер, сирәк һәм күңелле факт. Сүзем алар турында. Большая Поляна авылында оешкан советлар мәктәбенең беренче укытучыларыннан Умәр Хикмәтулла улы Капкаев (1870-1937) була. Авылы халкы аны белем алырга дип Уфа шәһәрендәге мәдрәсәгә юллый. Белем алып кайткач, авылдагы алты мәчетнең берсендә мулла була һәм мәдрәсәсе дә эшләгән. Революциягә кадәр һәм аннан соң мәктәптә география фәнен алып барган; халык ышанычын аклаган.
1937нче елда Умәр Хикмәтулла улы Капкаевны репрессиялиләр. Бераздан аны аклыйлар - реабилитациялиләр.
Капкаевлар гаиләсендә биш бала - Мө-хәммәтша, Вәли, Фәридә, Мөнирә, Рашид- укытучы профессиясен сайлыйлар. Кызлары Эмегөлсем, укытучы Х.Я.Маракаевка кияүгә чыга; ул озак еллар мәктәп директоры булып эшли.
Умәр Хикмәтуллович Капкаевның улы Мөхәммәтша Умәрович (1903-1959) Пенза шәһәрендәге педагогик техникумны тә-мамлап (образование неоконченное высшее), туган Большие Поляны мәктәбендә биология фәне буенча авылдашлары балаларына белем бирә; 1943 елда мәктәп директоры итеп билгелиләр һәм 1955 елга кадәр шул вазыйфада була. Авыл халкы аның акылы, белеме һәм абруе өчен хөрмәт итә торган булалар. Ул 1941 елның августында Бөек Ватан сугышына китә. Сугыштан ул «За боевые заслуги» медале һәм күкрәгендәге ярасы белән кайта. Яңадан директорлык эшен дәвам иттерә.  Тырыш хезмәте «Знак Почета» ордены белән билгеләнгән.
Аның дүрт баласыннан өчесе - укытучы. Берсе - Сәгидә Мөхәммәтҗан кызы Капкаева (1926-2003) Мордовия укытучылары институтының естественно-географичес-кий факультетын тәмамлый. Туган авылы мәктәбендә укучыларга 33 ел география предметы буенча белем бирә; педагогик хезмәт ветераны. Аның улы -  Шамиль Закир улы Капкаев (1954-1978) Н.П.Огарев исемендәге МГУның химия факультетын тәмамлый. Шул ук районның Паево авылы урта мәктәбендә бер ел химия укыта. Ә Мөхәммәтша абыйның кече кызы Сания гомере буе Кадошкино районы туган авылы Большие Поляны урта мәктәбендә математика укытты. Ул физика белән математика буенча белемне башта А.И.Полежаев исемендәге Мордовия укытучылар институтында ала, аннары -  В.Г.Белинский исемендәге Пенза педагогия институтында математика белгечлеге дипломын яклый. Сания Мөхәммәтша кызы Капкаева 40 ел балаларга предметы буенча белем һәм тәр-бия бирә. Үзенең педагогик эшчәнлеге һәм зур эш стажы өчен “МАССРның атказанган халык мәгарифе хезмәткәре” исеменә лаек. Хәзер иң өлкән педагогка 93 яшь. Әмма Сания Мөхәммәтша кызы элеккечә үк математика буенча программага кертелгән яңалыклар белән кызыксына. Үз оныклары белән ЕГЭга әзерлек белән шөгыльләнә... әлбәттә, ветеранны Россиянең бүгенгесе һәм киләчәге, аның оныклары Һәм оныкчык-лары кызыксындыра.
Сания Мөхәммәтша кызының барлык укучылары да аның Совет фильмнарында күрсәтелгәнчә, классик укытучы, диләр. Мин дә шулай дим, чөнки аның предметын яратмыйча булдыра алмый идек. Сания Мөхәммәтша кызы предметын яхшы белүче, дәрес бирү методикасын нык үзләштергән  сүз остасы да булды. Зәвыклы киенгәне дә исемдә.
Аның ике кызы да укытучы. Олысы - Рима Ариф кызы Уторова (Капкаева, 1954) Казан педагогия институтының математика факультетын тәмамлый һәм Паево мәктәбен-дә бер ел эшләп өлгерә. Кияүгә чыгып, Челябинск шәһәренә күчеп яшиләр. Аның 2 баласы да укытучы: Лилия Равиль кызы Уторова (1977) М.Е.Евсевьев исемендәге педагогия институты тәмамлап, Челябинск шәһәрендәге №100 мәктәптә директор урынбасары булып хезмәт итә. Улы - Олег Равильевич (1981), Челябинск педагогия университетының тарих һәм хокук факультетында юриспруденция белгечлеге буенча белем ала. Педагогия фәннәре кандидаты.
С.М.Капкаеваның кече кызы - Мангутова (Капкаева) Наилә Ариф кызы (1956), Н.П.Огарев исемендәге МГУның тарих факультетын тәмамлый. 35 ел туган авылы мәктәбендә тарих һәм җәмгыять предметларын укыта. Ул - хезмәт ветераны, Почетный работник общего образования РФ. Аның тормыш иптәше Наиль Шәүкәт улы Мангутов (1956) М.Е.Евсевьев исемендәге педагогия институтында физкультура укытучылары әзерләгән бүлекне тәмамлап, өч дистә еллар туган авылы мәктәбендә эшли. Ул – хезмәт ветераны, Отличник физической культуры РФ иде.
Үз эшенә, балалар һәм мәктәпкә гашыйк гаиләнең һөнәри агачы нинди ботаклы булып үсеп чыкканын гына уйлап карагыз... Аның бер тармагы - Наилә Арифовна белән Наиль Шавкетовичның кызлары - Светлана. Ул М.Е.Евьсевьев исемендәге педагогия институты тәмамлап, инде ике дистәдән артык ел укытучы, ә 2014нче елдан - мәктәп директоры булып эшли. Хезмәт сөючән, үҗәт һәм матур кыз, әти-әнисенең хыялын чын ясый; ата-бабаларыбызның генетик чакыруы, үз йөрәге кушуы буенча, таланты буенча башкалар өчен маяк була.
“Оештыру сәләте миңа әтидән бирелде, - ди директор үзе турында. - Ул физкультура укытучысы булып эшләде, спорт белән җитди шөгыльләнде һәм балаларны, шул исәптән безне, үз балаларын да кызыксындырды. Үҗәтлек, түземлек, ныклык - физик яктан гына түгел, рухи ныклык булырга, максатка барырга, нәтиҗәгә эшләргә өйрәтте”. Ә коллективы турында болай ди: “Кечкенә авыл мәктәбенең алган чикләре һәм яуланган үрләре аз түгел. Укучыларыбызның остазлары белән бергә ирешкән уңышлары бу. Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Д.Н.Ахметов район башлыгы Грантына ия булды. Республика башлыгының «Фәнни-техник иҗат» номинациясендә җиңүче дип Р.Долотказин танылды. Безнең мәктәп укучысы Роберт Кильдеев Смоленскта узган Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиа-дасында Мордовия данын яклады. Күп еллар рәттән безнең укучылар татар телен һәм әдәбиятын белү буенча район, республика һәм регионара конкурсларында призлы урыннар яулыйлар. Финалистлар Казанда чыгыш ясый һәм мактаулы дипломнар алып килә”.
Сөйләшүне дәвам итеп, Светлана Наиль кызы һәрвакыт педколлектив балалар белән янәшә булырга, чараларда катнашырга яки ярдәм төркеме булырга тырышабыз, ди. Ул - спорт ярышларында даими катнашучы, ГТОның алтын билгесе иясе.
Светлана Наиль кызының шәхси тормышына тукталыйк. Тормыш иптәше Рафик Шәмил улы - эшмәкәр. Авылдашларына берничә эш урыны булдырган. Билгеле булганча, үзәктән ерак авылларда эш табу бик авыр, моның өчен якташлары аңа рәхмәтле. Кызлары Дарина, 7нче сыйныф укучысы. Әлегә ул булачак һөнәрен сайламаган, тик тиздән бу хакта уйланырга һәм билгеләргә туры киләчәк. Гаиләренең аерым горурлыгы - уллары Роберт. Алтын медаль белән Кадошкино урта мәктәбен тәмамлый, Н.П. Огарев исемендәге МГУ студенты, юрист. Ул кечкенәдән ук футбол белән мавыга. Команда капитаны (Идел буе федераль округының чемпион кубогын кабул иткән).
- Безгә, яшьләргә, улыбызны тәрбияләүдә әбием, Капкаева Сания Мөхәммәтша кызы булышты, - ди рәхмәт сүзләре белән Светлана Наиловна. - Бу аның зур казанышы; без Роберт белән горурлана алабыз.
Әле 800 еллык педагоглар династиясе турындагы сүз шуның белән генә бетмәде.
Ихластан бу укытучыларның һөнәри ос-талыгының мәңге чәчәк атуын телибез.

Наилә НАСЫРОВА