Көзге ярмарка сентябрь башында үтте инде. Бездә алар еш була. Халык аннан арзан бәягә ашамлыклар алганга, анда халык яратып йөри. 28нче октябрьдә Саранск шәһәренең һәрбер районында, Өлкәннәр аена да туры китерелгән авыл хуҗалыгы ярминкәсе булып үтте. Ярмарка киштәләрендә нигездә күбрәк җәй көнендә үстерелгән байлыклар урын алган иде.
Сатуда 190 сум/кг -  сыер ите (дуңгызныкы - 165), кош ите – тавык - 85 сум/кг, күркә - 170), сарык ите 300 сумнан килограммы, каты сортлы сыр- 290 сум/кг, мәсәлән, «Пармезан» или «Чеддер» бәярәк булса да халык яратып күп иттереп алдылар. Ә йомырка турында әйтәсе дә юк, утыз сумнан дистәсен халык рәхәтләнеп алды, чираты да юк диярлек. Рафинировать ителгән көнбагыш мае 55 сумнан литры һәм шикәр комы 29 сум килограммы. Шулай ук он, көрпә, яшелчә, балык, консервлар, эчемлекләр, кондитер һәм макарон продукциясе һәм башка төр ашамлыклар сатылды. «Татлытамаклар» өчен куертылган сөт, бал да сатып алырга була иде. Эшкәртү предприятияләре продукциясеннән башка, сатып алучыларны шулай ук авыл җирлекләреннән алып килеп корган палаткалар да җәлеп итте.
Ярминкәдә урманнарда һәм посадкалардан җыелган гөмбәләрне дә сатып алырга була иде. Яшелчәләргә килгәндә, кәбестә - 8 сум/кг, бәрәңге - 12 сум/кг, чөгендер - 13 сум/кг, суган һәм кишер - 15әр сум/кг... Ләмберә, Старошайгово, Рузаевка районнарыннан килгән эшмәкәрләр җи-меш агачлары, куаклар, чәчәк үсентеләре белән дә сату иттеләр.
Арзангарак сатып аласы, кыйммәтрәк сатасы - ярминкәдә  бу аксиома әһә-миятле түгел иде. Күрәмсең, яр-минкә - ул базар түгел, сатулашу урынсыз, дип уйлаганнардыр сатучылар һәм шуңа да алар бәяләрне алдан ук килешеп куйганнар, алай гына да түгел, үзләренең сатып алучыларын, кадерле кунаклар кебек, сыйладылар да.
- Ромодан районы сатучыларыннан мин шикәр комы сатып алдым. Ә яшелчәләрнең югары сыйфатлыларын «Тепличный»дан (берничә машинада) сатарга алып чыкканнар; кишерләре белән суганнарын алдым. Кешеләр килеп чиратта тормый гына кирәк ашамлыкларын алып китә бардылар, шул ягы сатып алучылар өчен бик тә уңай булды, - дип сөйләде Рахилә Әминулла кызы Исмаилова. - Күңелгә хуш килгәннәренең тагы бер ягы – волонтерлар олыларга алган әйберләрен «Газель»ләргә кадәр күтәреп алып барырга ярдәм иттеләр, ә «Газель»ләр түләүсез шәһәрнең һәрбер районына кадәр илтеп тә куя бардылар, - диде ул.                                            
- Әйе, ярмарка бик күңелле, яхшы узды, ул шулай булырга тиеш тә, - дип сүзгә кушылды пенсия яшендәге күрше хатыны Александра Егор кызы Евсеева. -  Бернәрсә дә сатып алмасаң да, чыгып җырлар, такмаклар тыңлыйсың, танышлар белән очрашып сөйләшәсең. Ярмаркачылар өчен чәй-кофе, шашлык белән сыйланып алырга да мөмкинчелекләр тудырылган иде. Шулай Саранскта тагы бер ярморка үтте.

Н.Хәлил