Гадәт буенча, элек-электән мәктәп укучылары тирә-күршедә яшәгән олыларга ярдәм күрсәтәләр. Шуңа төрле акцияләр, агымнар уйлап табалар. Безнең чакларда «Тимурчылар» агымы дип атала иде. Волонтерлар ел буе ярдәмнәре белән олыларның күңелләрен күтәрәләр.
Торбеево укучылары «Җылы тәрәзә-ләр» акциясе кысаларында сугыш һәм хезмәт ветераннарына, инвалидларга һәм карт кешеләргә, бер сүз белән әйткәндә, ярдәмгә мохтаҗларга, кулларыннан килгәнчә булышалар. Торбеево олылары малайларны һәм кызларны, кадерле кунаклары төсле, көтеп алалар. Алар йорт җирләрендә тәртип урнаштыралар, идәннәрен юалар, тә-рәзәләрен кышка тиешле материал белән сылап җылыталар. Бар эшкә дә җитешәләр бу балалар. Шулай, бу көннәрдә генә хезмәт ветераннарының - 96 яшьлек Татьяна апа Кашкарованың һәм 83 яшьлек Наталья апа Глухованың тәрәзәләрен кәгазь белән сылап чыкканнар, ә Рәйсә апа Мансурованың өен җыештырганнар, идәннәрен дә юып алганнар.
Кадошкино районы Большие Поляныда «Ихлас күңелдән» дигән волонтерлар акциясе кысаларында олы яшьтәге авыл халкына укучылар шулай ук ярдәм күрсәтә. Бу программа кысаларында утызлап Бөек Ватан сугышы, тыл һәм хезмәт ветеранына ярдәм күрсәткәннәр инде. Бер акция белән генә чикләнми алар; ел буе шулай ярдәм итәләр. Волонтерлар белән картлар өчен «Хезмәт десанты», «Уңышлы бакча», «Чиста өй» дигән акцияләр оештырыла һәм үткәрелә.  Зур уңыш алган акцияләр арасында «Ветераннарыбыз янәшәбездә яши» һәм «Күңел җылысы» дигәннәре популяр. Бу чаралар үткәргән вакытта Большеполяны төп мәктәбе укучылары олыларны, төрле бәйрәмнәр белән котлап, үз куллары белән эшләнгән бүләкләрен дә өләшәләр. Бу бер көнлек ярдәм түгел, авылда акциясез дә әби-бабайларга хуҗалыкларында ярдәм итәләр: су алып керәләр, йорт тирәсен җыештыралар, җәйләрен бакчаларында яшелчәләр үстерергә ярдәм итәләр, ә көзләрен – уңышларын җыешалар; пресса яңалыклары белән таныштыралар.
Шундый очрашулар эзсез үтми; олылар тормыш тәҗрибәләре белән уртаклашалар, биографияләре белән таныштыралар, милли мәдәният, традицияләр турында сөйлиләр һәм һәрвакыт рәхмәтлеләр.

Наилә Насырова