Көз җиткәч, уңышны барлый башлыйбыз. Һәм шул вакыт авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре турында тагы да җентекләбрәк язабыз. Мәсәлән, авыл кырыенда урнашкан Торбеево элеваторы турында. Зур предприятиянең бай тарихы 86 ел инде язылып килә. Бүген ул уңышлы гына ГУП РМ «Развитие села» составында эшли.
Предприятиянең материаль-техник базасы бүгенге көн базар икътиса-ды тенденциясенә туры килә һәм азыкны кабул итү, саклау һәм сату кебек күптөрле хезмәтләрне үти. Шулай ук производство һәм реализация мәсьәләләрен дә унышлы башкарып килә. Мәсәлән, сатып алучыларга арыш оны һәм ипи пешереп сата. Инфраструктурасы үз эченә сигез мең тонна сыйдырышлы элеваторны, 32 мең тонна сыйдырышлы унбиш склад, тагы әзер продукциягә ике склад, көненә уналты тонна он җибәрткән тегермән һәм шулай ук көненә 1300 килограмм ипи пешергән пекарняны үз эченә ала.
Җыеп алынган уңышны саклыйсы булган очракта элеваторны ешрак сагынабыз. Ашлыкның сыйфатын югалтмый саклау катлаулы технологик процесс. Ул күптөрле этаптан тора. Арпа, арыш, бодайны саклау аерым бер температураны таләп итә һәм белгечләрнең җентекләп күзәтүе дә кирәк. Сак урынында игътибарны ашлыкның зарарлануын булдырмауга да юнәлтелә. Мәсәлән, кырдан килгән бөртеклеләрне чүптән аерту. Аны бит тиз арада башкарасы бар; дөресрәге - ике сәгать эчендә. Аннары ашлык җылына һәм зур югалтуга илтә. Киләсе этабы -  орлыкка, фуражга һәм сату кондициясенә аеру. Бөртекнең сыйфатыннан зачет авырлыгы һәм бәясе тора. Бу сыйфатлар хуҗалыкны алып бару өчен кирәкле критерияләр. Һәм технологик картаның төп шарты да орлыкны тиешенчә киптерү. Культураларның озак саклану максатына температураны тикшерү, дезинфекцияләү, фумигацияләү, төрле төрдәге җилләтү кебек эшләр керә. Бу хезмәтне үтәү өчен бүгенге көн таләпләренә җавап кайтарган предприятия кирәк. Аның үзәге -  аккредитацияләнгән һәм алдынгы җиһазлар булдырган лаборатория. Торбеево элеваторында шундый лаборатория эшли. Бөртеклеләрне шунда тикшерәләр, төрле яклап өйрәнәләр һәм кирәкле киңәшләрне белгечләргә җиткерәләр. Аны тырыш инженер–биотехнолог Марина Секаева җитәкли. Белгечләр физико-химик, микробиологик тикшерүләр өстендә эшли, чималның һәм әзер продукциянең документларын алып бара.
Гасырга якын эшләгән бай традицияле Торбеево предприятиясенең дөрес нәтиҗәгә килү юлларын таба белүләре матур күренеш, хезмәткәрләрнең оптимизмы сокландыра, буыннар чылбыры бүген дә өзелми биредә. Сүзем гаилә династияләре турында. Торбеево элеваторында профессия мастерлыгы белән макталып килгән гаилә династияләре: Секаевлар, Сбоевлар, Кутуковлар, Рыбиннар, Майоровлар, Панякиннар, Рустаевлар. Алар хөкүмәтнең олы бүләкләренә лаеклар. Шулай, төрле бүләкләр белән, төрле милләт кешеләре белән беррәттән, яраткан эшенә тугры булган татар милләтле Роза Батерякова «Хөрмәт Билгесе» («Знак Почета») ордены белән бүләкләнгән. Роза Батерякованың да исеме Торбеево элеваторының елъязмасын - летописен булдыра.
Олылар айлыгы уңаеннан, Торбеево муниципаль районы администрациясе Хөрмәт грамотасы һәм бүләге белән, барлык авыл хуҗалыгы өлкәсендә тырышып хезмәт итүчеләр белән бергә, татар милләтле Торбеево ДРСУсында тырышып эшләгән хезмәт ветераны Ш.А. Утешев та бүләкләнде.

Наилә Насырова