Рузаевка районы Мордовская Пишля авылы халкының мәдәниятен, гореф-гадәтләрен элек-электән саклыйлар, хөрмәт итәләр һәм үстерәләр. Биредә туку серләрен саклаучы Федор Иванович Юдин яши. Ул, тормыш иптәше белән бергә, 2000нче елларда бу авылда йорт сатып алым яши башлый. Федор Иванович Чамзинка районында биш балалы гаиләдә туа һәм үсә. Федор иң өлкәне булганга, ата-аналарына хуҗалык буенча ярдәм итәргә аңа туры килгән. Шул вакыт ул станокта тукырга да үзенең әбисе Устинья Павловнадан өйрәнгән. Дүрт яшьлек малай әбисе янәшәсендә басып торганда аның ничек тукуын караган. Шул вакыт һәр йортта да станок булмаган, оста куллы йортта гына булган. Аның әтисе һәм бабасы балта осталары булганнар; үз куллары белән кул астындагы материаллардан җиһазлар ясаганнар. Шулай ук туку станогын да.
Борынгы заманнардан бирле Русьтә традицион өй тукуы булды һәм ул крестьяннар тормышында мөһим роль уйнады. Йорттагы һәр хатын-кыз кеч-кенәдән кием-салым, билбау, тасмалар, сөлгеләр, ашъяулыклар, чаршаулар, тәрәзә пәрдәләре, идәнгә тукыма җәйгечләр һәм башка әйберләр тукый белә иде. Осталар үз куллары белән файдалы гына түгел, матур әйберләрне дә тудырырга тырышканнар.
- Һәр мордва йортында диярлек, көзге һәм кышкы кичләрдә, хатын-кызлар тукый иделәр, - дип сөйли Федор Иванович. - Беренче вакытта безнең гаилә әби-бабайлар йортында яшәде. Һәр кышны алар станок куйдылар. Минем өчен ул бик зур тоелды. Әти белән бабай барысын да үз куллары белән ясадылар, ә мин аларга булыштым. Бер көн эчендә тәҗрибәле остаз өч-дүрт метрга кадәр тукыма суга ала иде шул станокта.
Элек һәр йортта буялмаган идәндә үзебез тукыган матур ковриклар - «ватоллар» ябылды. Аларны туку алай ук авыр түгел, ә менә полотно станокка җиткәнче зур юл үтә иде. Киндерне үзебез үстердек. Көздән аны җыеп талкыда сугарга кирәк иде, аннары - тарарга, кабартырга, соңыннан гына соры төсле каты киндер җеп чыга. Аны тукыганнар. Ул вакытта агарту юк иде: тукыманы суыкка чыгарып карга күмәләр, аннары елгадагы бәкедә (прорубь) аны юалар, вальк белән - уңайлы ручка белән кечкенә генә агач көрәк белән ваткалыйлар. Менә мин моны яхшы хәтерлим, - дип уртаклаша Ф.И.Юдин.
Күптән түгел Федор Иванович җирле клубта йөз еллык иске туку станогын ремонтларга ярдәм иткән. Озак вакытлар ул музейда сүтелгән кыяфәттә торган. Мастер-балта остасы үзенең профессиональ карашы белән «агачларның өеменә» карап, нинди частьләр җитмәвен, ә нинди өлешләрне алыштырырга кирәклеген билгеләде. Һәм берничә көннән борынгы станок эшли башлаган. Федор Иванович Юдин балта остасы, столяр, механик, игенче генә түгел, бик кунакчыл кеше һәм аш-су остасы да. Аның тәмле пироглары бөтен тирә-юньдә билгеле.
Шуны әйтергә телим: яшьләргә үз ата-бабаларының халык һөнәрләре турында сөйли алырлык авылларда кешеләр көннән-көн азая бара. Шуңа күрә безнең буын әби - бабайларыбызның үткәндәге осталыкларын хәтерли һәм яхшы белә торган кешеләр белән аралашып өлгерергә иде.

Н.ХӘЛИЛ