4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Халыклар бердәмлеге көне илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам иттерүнең бер күркәм билгесе. Дәүләт күләмендәге бу бәйрәм 1612 елгы тарихи вакыйгаларга барып тоташа. Халык-ара бердәмлек көне буларак, 2005 елдан билгеләп үтелә. Мордовия - күп милләтле һәм күп динле төбәк. Анда күп еллар дәвамында 119 милләт вәкиле дус һәм тату яши. Рус, мордва, татарлар... Без төрле, әмма без бердәм! Чынлап та, Мордовиядә төрле милләт кешеләре мең елдан артык дус, тату, бердәм булып яшәгән һәм яши. Бүген билгеләп үткән Халыклар бердәмлеге көне тирән рухи мәгънәгә ия. Ул безне бердәм булырга, ата-бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә. Тарихта эз калдырган бу көннәрдә безнең ата-бабаларыбыз – төрле милләт, дин һәм төрле катлам вәкилләре – бер булып, уртак Ватаныбызны илбасарлардан азат иткән.
Төрле милләт кешеләренең иң югары максатларга ирешү өчен берләшүе, Ватанга карата чиксез мәхәббәте һәм ватанпәрвәрлеге илебезгә тарих сынауларын җиңеп чыгарга ярдәм иткән һәм итә.