Курамшин Рафик Сөләйман улы белән гомер юлдашы Равилә Хасян кызының ноябрь башында туган көннәре иде.
Алар гомерләрен тырыш хезмәттә үткәрәләр, матур гаилә корып горурланырлык балалар тәрбияләп үстерәләр, әби-бабайларының сөенече, ышанычы буларак оныклар тәрбияләшәләр хөрмәтле Рафик Сөләйман улы белән Равилә Хасян кызы. Хәзер шуларның уртасында балкып торасыз. Кеше гомерен нигәдер еш кына ел фасыллары белән чагыштыралар. Яшьлек дәрте белән янып-көеп, җәйләрне уздырып иллене тутырып йөргәндә кинәт кенә өлкәнәю, гомер көзенә якынлашу кебек сүзләр белән күңелгә моңсу чал йөгертәләр. Ә ныклабрак уйлап карасаң, көз – ул салкынын да, җылысын да, муллыгын да матур төсләргә күмгән кабатланмас бер чор. Халыкта «көзләрнең җимеше татлырак» дигән әйтем дә йөри. Ә бу бит чынлап та шулай! Кеше дә яшәгән саен зирәгәя, тәҗрибә туплый. Нәкъ менә сезнең кебек төпле акыллы, олы җанлы, хөрмәткә лаек, тормышчан, һәрвакыт киңәшкә, ярдәмгә әзер ОЛЫ  кешегә әверелә. Сез дә  бүген яраткан  балаларыгызның таянычы, кадерлесе, туганнарыгызның хөрмәтлесе булып  гомер көзегезгә аяк бастыгыз. Матур да, җылы да, мул да, югалтусыз да булсын әлеге чор сезнең. Чөнки әле кышлар бар. Сезгә гомернең озынын, бәхетнең зурысын, шатлыкларның олысын телибез. Аллаһы Тәгалә сезне исәнлектән аермасын. Тормышта бер-берегезгә терәк булып, балаларыгызның, якыннарыгызның игелеген күреп, оныкчыклар-правнуклар сөеп яшәргә язсын.
Изге теләкләр кодагыегыз, балалары гаиләләре белән телиләр.