Балаларга, бигрәк авылдагыларга, олы бүләкләр алырга еш туры килми. Амир Байчуринга Мордовия Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министырлыгы Рәхмәт хаты - Благодарность тапшыра.
Амир Кадошкино районы Латышовка гомуми урта белем бирү мәктәбенең сигезенче класс укучысы. Каникулларында һәрвакыт авыл фермеры Рушан Зариф улы Поташов (КФХ) хуҗалыгында эшли. Ул токта азык киптерергә булыша. Ашлык әзерләү – җаваплы эш. Җиңелләрдән түгел. Яшь кенә булса да, авырлыктан курыкмый ул, өендә дә бар эштә беренчеләр рәтендә башкара. Амир, әтисе Эдуард Равил улына, техниканы төзәтергә, ә әнисе Надия Мансур кызына, өй һәм йорт эшләрен эшләргә булыша. Төрле нәрсәләр белән кызыксынучан бу бала, любознательный. Авылда яшәгән Байчуриннарның хуҗалыклары зур. Ә Амир булган барлык эшне башкара белә: кошларга җим сибә, кәҗәләрен ашата... Җитмәсә, әнисенең Мәдәният йорты хезмәтендә дә ярдәмгә килә; Амир авыл клубында үткәрелгән мәдәни чараларның күбесендә катнаша. Ә укуга килгәндә, ул үткән уку елын бер дүртле билгесе белән тәмамлый, калганнары гел бишлеләр. Мәктәп активисты да ул. Экология юнә-лешендәге тикшерү-эзләнү проект эше белән Амир Байчурин районда ел саен үтә торган фәнни-техник конкурста да катнаша. Менә шундый һәръяктан уңган бала ул.