Мөслимә Якуп кызы Кильдеевага 90 яшь тулды. Ул гомерен туган Большая Поляна авылында үткәрә.
Мөслимә Якуп кызы, олы яшенә карамастан, төшенкелеккә бирелә торган кеше түгел; шат күңелле ул, киләчәккә оптимизм белән карый. Бүген күп кенә аналар ялгызлыктан интегә, әмма Мөслимә апа түгел – ул ялгыз түгел; ярдәмчел кызлары һәрвакыт аның янында.
- Гомеремнең шулай үткәненә бер дә үкенмин, - ди Мөслимә апа. – Тормыш итү - кырны атлап күчү түгел, диләр халкыбыз. Һәрвакыт янымда яхшы кешеләр булды. Шуңа да авыр еллардагы күргәннәремне, ярдәмчел кешеләр белән бергә булганга, чыдатып булды. Бер гаилә төсле яшәгән авылдашларым белән бар авырлыкларны җиңдек. Бүгенге нинди матур көннәргә кадәр җиттем. Шундый олы юбилейны күрермен дип тә уйламаган идем, ә күрергә насыйп булды. Шулай шул, тормышта бер дә төшенкелеккә бирелергә кирәкми; яшәеш күпне ала һәм күпне бирә дә. Биргәнгә риза булып барырга кирәк.
Мөслимә Якуп кызының тормыш юлына күз салыйк. Ул туган авылы колхозына 14 яшьлек яшүсмер буларак эшкә бара. Бөек Ватан сугышы башлангач, тылда хезмәтнең иң авыры яшьләр һәм картлар кулына кала. Әтисе Якуп абый сугышка киткәч, Уторовлар гаиләсендә биш балалы Анага дөнья итәргә туры килә. Шундый шартларда аларны туендырырга, өс-башларын карарга да кирәк бит. Әле җитмәсә, олы улларын да фронка алалар. Әнисенең бер таянычы – Мөслимә Якуповна гына кала. Ул әнисенә һәм кечкенә сеңелләре, энеләренә дә таяныч була шул елларда. Сугышны беркемгә дә күрергә язмаган булсын. Авырлыклар белән булса да бөек Җиңү, сугыштан соңгы якты тормыш төзүләр әле тарихта калды...
Кырык елдан артык Мөслимә Якуп кызы Кильдеева туган Большие Поляны авылы колхозында мал-туар асрый. Кем бу эш белән таныш, ул мал-туар үстерүнең авырлыгын белә. Мөслимә апаның тырышлыгы, яшьлеге аркасында барысына да өлгерә: эшендә - хөрмәттә, өйләре, йорт-җирләрендә, бакчаларында да тәртип. Мөслимә Якуп кызы Уторованы авылдашы Мөбин Исмаил улы Кильдеев күзләп йөргән, ошаткан. Ничек инде шундый уңганнарны яратмассың; озакламый алар гаилә корып яши башлыйлар.  Матур, эшкә уңган әниләренә тиң кызлары да үсә Мөслимә апаның. Әти-әниләре белемле дә итә аларны, кулларында профессияләре бар:  Розасы – шәфкать туташы-медсестра, Сарасы – авыл хуҗалыгында хезмәттә, Риммасы – балалар бакчасында тәрбияче. Бүген үз тормышлары белән яши алар.
Гаилә башы Мөбин Исмаил улы да гомере буе туган авылы колхозында тырышып хезмәт итә. Авылның ГЭСында беренче электрик булып хезмәт биографиясен башлап җибәрә, аннары пилорамда, тегермәндә эшли. Район һәм авыл халкы тагы аны оста балыкчы дип искә алалар. Исса елгасы шул вакытлар балыкның төрлесенә бай иде. Мөбин абый, буш вакытларын, балыкка йөргән; артып киткәнен саткан да. Мөслимә апа аерым горурлык белән тормыш иптәше Мөбине белән алтмыш ел бергә гомер итүе турында сөйли. Чынлап та зур дата! Мөбин абыйның бакыйлыкка күчкәненә сигез ел инде. Әмма ялгызлык авырлыгын күрми Мөслимә апа; кызлары - күз нурлары, һәрвакыт янәшәсендә. Бу үзе зур бәхет.
Юбилеена килгән кунакларга, Россия Президенты В.В. Путинга Мөслимә Якуп кызы Кильдеева изге теләкләре өчен рәхмәтле. Һәм ул, ихлас күңелдән, барыбызга аяз күк йөзе, тормыш юлыбызда яхшы кешеләр генә очрасын, дигән теләкләр тели.

Н.Хәлил