Ельник районы озак торучылары белән билгеле. Шулай, 12 октябрьдә Ельник кешесе Анастасия Максимовна Лазаревага 104 яшь тулды.
Статидарә белгечләре декабрьдә тагы бер кешегә 100 яшь тулуы турында да яза. Гомуммән, Ельник районында 90-яшьлек 21 хөрмәтле юбиляр. Алар горурланып гасырга якынлашкан озынгомерлеләр турында яза: 97 - өчәү һәм шул кадәр ук 96ны тутыручылар, 95 - икәү, 94 һәм 93 яшьлекләр - тугызар, 92 - 19 һәм 91 яшьләрен тутырганнар уналты карт һәм карчык яши. Татар милләтле 90-яшьлек юбилярларыбыз республикабыз буенча байтак. Аларны еш кына котлаулардан белеп киләсез. Менә әле генә олылыр бәйрәмендә Кадошкино районы Латышовка авылында гомер итүче ике сеңел Абдулла кызлары Адилә Баторшина (40 ел АО «КЭТЗ» эшләгән) белән Абдулла кызы Рәхимә Байчуринаны (35 ел Латышовка сыерларын сауган) авыл Главасы Рима Амин кызы Арюкова туган көннәре белән кайнар котлады.