Халисә Сафиулла кызы Кугушева - Темник районы Аксел урта мәктәбе директоры. Аның турында һаман мактау сүзләре ишетергә туры килә. Татарлар - нәселенә кара, аннары кем икәне билгеле булыр, диләр. Шулай дөрестер инде; аның әти-әнисе дә авылларында хөрмәтле кешеләр. Алар белән Халисә Сафиулловна таныштырып:
- Әти-әнием Сафиулла Алим улы белән Адилә Хәнәфи кызы Акбулатовлар инде сиксән яшьлек чикне уздылар. Аларның җилкәләрендә - озак тырыш хезмәт эшчәнлеге һәм 54 ел бергә гомер итү дәвере. Әтием зур гаиләдә туа, анда 8 бала тәрбияләнеп үсә. Башлангыч сыйныфларда гына укырга туры килә аңа. Инженер гына түгел, төп белеме дә булмый торып, авылда йортлар, фермалар төзи ул, төзелеш бригадасы бригадиры була. Моннан тыш, арбалар ясаучыларның хезмәт династиясен дәвам итеп, күп еллар колхоз ихтыяҗлары өчен чана һәм арбалар ясаган. Шулай ук теләк белдергән авылдашларына да. Бүгенге көнгә кадәр әтиемнең үз куллары белән төзелгән якын-тирә авыллардагы һәм Акселдагы шәхси йортлар, шул исәптән 45 ел элек үз йортыбыз да орнаментларының матурлыгы, линияләрнең төгәллеге, пропорцияләрнең дөреслеге белән игътибарны җәлеп итә. Ә иң мөһиме, барлык проектларны да ул үзе уйлап тапкан.
Тагы мин балачактан ук әтинең безне мәктәптә яхшы укырга чакыруын хәтерлим. Бернигә дә карамастан, ул гел намус белән эшләде; үз эше өчен аңа беркайчан да оят булмады. Шуңа ул һәрбер кешенең күзенә туры карап тыныч йоклый. Әнисе турында да җылы сүзләр ишеттерде әңгәмәдәшем. Адилә Хәнәфи кызы Акбулатованың да язмышы җиңелләрдән булмаган. Ул 1939нчы елда туган. Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган әтиен бөтенләй хәтерләми. Ике олы абыйсы белән ул әтисез үсә. Гомуми белем алып, ул гомере буе гади сатучы булып эшли. Сатып алучыларга намуслы хезмәте белән авылдашларының хөрмәтен яулаган. Моның турында шул факт та сөйли: ул товарны чиратсыз җитәкчегә түгел, ә карт әбигә яки инвалидка сата торган булган. Бер сәгать тәнәфес вакытында Адилә апа Акбулатова  тик торырга яратмаган; балаларын карарга яки хуҗалык буенча нәрсә дә булса эшләргә өлгергән. Әмма сатып алучылар аны беркайчан да кибетнең ябык ишек төбен таптап вакытларын әрәм итмәгәннәр, кайчан ачар дип көтеп тормаганнар. Пунктуальлек - ул да аның характерындагы сыйфатларның берсе.
Сүзен дәвам итеп, Халисә Сафиулла кызы: «Әти-әнием, педагогик белеме булмаган килеш, безне - балаларын һәм оныкларын, хезмәт сөючәнлек, намуслылык, пөхтәлек, кешеләргә карата яхшы мөнәсәбәтебез белән җәмгыятькә файда китерергә тиешлегебезгә ышандыра алдылар».
Сафиулла Алим улы белән Адилә Хәнәфи кызы Акбулатовлар бүгенге көнгә кадәр йорт яны участогын эшкәртәләр, мал-туарларын карап үстерәләр. Боларның барысын да үзләре башкарып чыгарга тырышалар. Хезмәтсез тормышларының мәгънәсе юк дип тоела аларга. Гомерләре буе бернинди эштән дә курыкмаганнар һәм хәзер дә эшсез утырмыйлар, беркайчан да башка кешеләргә көнләшмиләр, үз тормышларын намус белән яшиләр. Һәм шуңа алар озак яшәүчеләр рәтенә бастылар да инде, дип уйлыйм.
«Өлкәннәр айлыгында барлык балалар һәм оныклар исеменнән кадерле әти-әниләребезгә сәламәтлек, күңел көрлеге һәм актив озын гомер телим. Һәр көн гаилә учагыбыз тулып торсын!» - дигән теләктә Халисә ханым Кугушева.

Н.Хәлил