Равилә Абдулла кызы Богдалова өчен тынлыкны боза торган бердәнбер тавыш - поезд сигналы. Бу тавыш барыбызга да диярлек комачауларга мөмкин, ә ул шат. “Аның тынлыгы”ннан читтә тормыш тавышлары бар, дип искә төшереп, ниндидер тавыш аңына үтеп керә.
Тормышлары абсолют тынлыкта уза торган кешеләр дә бар. Күз алдына да китереп булмый, тик планетаның һәр тугызынчы кешесе, статистика буенча, ишетмәүдән җәфа чигә. Моның сәбәпләре төрле, әмма нәтиҗәсе бер. Һәм алар арасында кешеләр – туганнан ишетмиләр. Алар тынлыкны сайламаган, язмыш шулай боерган. Безнең планетада миллиардлаган кеше яши. Дөньяда, статистика буенча, 2500 тел исәпләнә. Аралашу формасы гадәти – сөйләшү. Һәм шуның кадәр телләр арасында аралашуның башка формасы бар - караш һәм ишарәләр теле. Бөтендөнья начар ишетүчеләр Федерациясе узган гасыр уртасында ук әлеге категориядәге кешеләр өчен ишарәләр системасын эшләгән. Бүген дә ишетмәгән кешеләргә ул ярдәмче. Жестлар теле дә вербаль телләрдән бер дә калышмый. Яңа тел аркасында чукрак кешеләр аралашырга, “сөйләшергә” өйрәнде; сөйләргә, җырларга, шигырьләр укырга. Ничек кенә сәер булмасын, сүзлекләре дә барлыкка килде. Башта 300 ишарә булган жестлар теле барлыкка килә. Беренче ун елда 1500 кадәр тулыландырылган һәм үсүен дәвам итә. Тел үсә, чөнки ишетмәүче кешеләр шундый ук гражданнар булу хокукын раслый. Асылда, мөмкинлекләре чикләнмәгән булса да, язмыш кушуы буенча аларга абсолют тынлыкта яшәргә туры килә. Шундыйларның берсе Равилә Абдулла кызы Богдалова. Ул Кадошкино районы Латышовка авылында гади гаиләдә туа. Балалык чоры турында искә төшерергә яратмый ул. Аны аңларга була, чөнки бала болай да зур мәшәкатьләр тудыра, ә инвалид-бала зур гаилә өчен тагы күбрәккә авырракка туры килә. Әле җитмәсә, сугыштан соңгы авыр чакларда, һәр икмәк кисәге авыр хезмәт белән табыла торган вакытларда. Күз алдына китерегез: сабый бала. Аңа болай да дөньяны аңлату өчен күп көч сорала, ә Равиләгә бернәрсә аңлатып булмый, диярлек. Ишетмәү Равиләнең тормыш таләпләрен аңлавыннан мәхрүм итә. Ул барыннан да элек дөрес эшләмәүдән курыккан. Шундый мәшәкатьле вакыт кем аңа аңлатсын? Аның мондый хәлен авылларыннан, гаиләсеннән китүе коткарган. Нәкъ менә китү.
Хәер, үткәннәрен йөрәк әрнеткеч сагыш белән искә ала язма героебыз, чөнки җиде яшьлек бала өчен туганнары, туган йорты белән саубуллашу бик авыр була. Равилә Абдулла кызын Рузаевка районындагы махсус мәктәпкә укырга җибәрәләр. Бу мәктәп турында ул аерым җылылык белән искә ала, чөнки аның стеналарында дүрт ел тулы тәэсирләр белән уздырган бит. Шунда тормышны танып, җәмгыятьтә яшәргә өйрәнә. Килешәсездер, бу шактый катлаулы, гади булмаган фән алдында ялгыз бала. Иң мөһиме - ул өйрәнә, үзен ишетмәүче дип санамаган, сөйләшергә өйрәнгән. Укуы авыр барган, әмма бер адым артыннан икенчесе... Тырыш кыз мимика һәм ишарәләр фәнен яулый. Куллар белән сөйләшергә, хәрефләрне әйтергә, аннары гади сүзләр дә ясарга өйрәнә. Тик “г”, “я” һәм “ш” хәрефләрен әйтергә өйрәнмәгәнлегеннән генә зарлана; бу сөйләшү функциясенә йогынты ясаган, әмма грамота белән рус телен дә үзләштерә. Татар сүзләрен дә бераз белә. Ул йөгерек укырга өйрәнә. Китап артында утыру аның өчен яраткан шөгыле. Ул шулай үзе өчен гаҗәеп дөнья, маҗаралар һәм фантастикалар дөньясын ача. Чөнки китап белән “аралашырга” җиңел, ул синең белән “сөйләшә”, ә син аны “тыңлыйсың”. Тирә-юнь, дөнья юкка чыга, ә тынлык тормыш авазлары белән тула...
Раваилә Абдулла кызы Богдалова тормышының тагы бер этабы Краснослободск шәһәрендәге шундый ук мәктәптә үтә. Ул бу диварларда төп белем ала. Ә аннан соң Чиләбе шәһәре СПТУда тегүче һөнәрен үзләштерә. Равилә еш кына үзләштергән һөнәре буенча әйберләрне ямый, тегә, кисә... бәйли. Һәрвакытта да акчасы булган аның һәм юклык күрмичә яшәгән. Бүген ул кулына энә алмый, чөнки күзе күрми башлаган, хәтта операцияләнергә дә туры килгән.
Аның бөтен хез-мәт биографиясе Кадошкино электротехника заводында үтә. Равилә Абдулловнаның юлында яхшы ке-шеләр, остазлар очравы белән дә бәхетле. Тормыш аның ихтыяр көче, бик ышанычлы холыклы булуы аркасында тормышка аша. Ул предприятиенең төзелеш участогында берничә катнаш һөнәр үзләштерә, алар аны һәм гаиләсен “туендырып” кына калмыйча, зур хезмәт коллективы әгъзасы була. Өстәвенә, җәмәгатьче дә. Р.А.Богдалова чаңгыда шуу һәм йөгерү буенча участок данын яклый. Хәтта шашка һәм шахмат турнирларында катнашкан өчен Мордовия бүләкләре дә бар. Һәм, сүз уңаенда, гаиләсе турында.
Равилә Абдулла кызының эше, яшәү җире, дуслары бар. Тик еллар уза һәм асылда ялгыз калачагын белә язма героебыз. Кем өчен яшәргә? Равилә улы өчен яши башлый. Ул аңа җиңел бирелмәгән. Кечкенә бала кайгыртучанлык һәм мәхәббәт таләп итә. Беренче вакытта ул, Русланын алып Саранскига китә; сеңлесе Фирүзә ярдәм итә. Ә сабые бераз үскәч, Кадошкинога күчеп киләләр. Әни кешегә һәм улына авыр була. Әмма узган еллар аларны яшәргә, бер-берсен аңларга өйрәтә. Шул ук вакытта, Руслан чукраклар азбукасын да үзләштергән, шуңа күрә алар рәхәтләнеп аралашалар. Олы яшьтә дә әнисенең хезмәт һәм спорт өчен Мактау грамоталары улын да алга этәрә: Руслан футбол ярышларында җиңүе белән әнисе уңышына үз өлешен кертә.
Равилә Абдулловна игелекле һәм бик аралашучан. Якты күңелле кеше. Язмыш аны ишетүдән мәхрүм итә, инвалид калдыра, әмма яхшылыкка каршы йөз кат игелеклелек белән җавап бирергә өйрәтә. Кешене каршыларга, алар белән аралашырга һәрвакыт шат ул. Һичшиксез, блокноты янында. Сорауларга җавапны аңлаешлы, эре, грамоталы итеп яза, сүзне ишетергә омтыла. Аның тумыштан дөньясы - абсолют тынлык, әмма ул тулы хокуклы ямьле гомер итә.

Наилә НАСЫРОВА