Темников шәһәрендә гомер итүче Наталья белән Рәшит Поздняковлар - күпбалалы гаилә. Аларның җиде баласы, алтысы - асрама. Темниковта беренчеләр буларак, унбер ел элек, Поздняковлар бар мәхәббәтләрен балаларга бирергә уйлыйлар. Асрамага алганнары арасында якты дөньяга тугачтан, тудыру йортында калдырылганнар, әти-әниләрен балаларын тәрбияләүдән мәхрүм ителгәннәр. Наталья белән Рәшит шундый алты балага әти-әни булганнар.
- Безнең балаларыбыз Саранск шәһәре «Надежда» приютыннан, - ди Наталья Викторовна. - Тормыш иптәшем белән беренче балабыз Сережа (шул вакыт өч яшь иде) өчен приютка баргач, күргән барча баланы үземә тәрбиягә алырга теләгән идем. Приют балаларының күзләрендә күпме сагыш күрдем, күпме әни-әтиле булу теләге янды күзләрендә! Йөрәк түзми... Сережаны гаиләгә алып килгәч, ул тиз арада кызыбыз Диана белән дуслашты. Шунда «Надежда»да калган тагы ике сеңел кызлар турында хыяллана башладык. Шулай инде килеп чыкты, сеңелле-энеле ике баланы  - өч яшьлек Сашаны һәм 1яшь 4 ай тулган Виканы тәрбиягә алып кайттык. Вика, кечкенә булганга, туган гаиләсе турында берни хәтерләми иде, ә Саша әбисен сагынды. Әти-әниләрен балаларны тәрбияләргә хокукларыннан азат ителгәч, Саша белән Виканы әбисе тәрбияләгән. Башта җылылык, ярату да изрәтә алмады малайның күңелен. Авыр иде, холкын күрсәтте. Соңга таба бар да җайлашты. Вакыт үтте, әкренләп гаиләгә ияләште ул. Үстеләр. Саша, Сережа һәм Вика ярдәмчеләребез булдылар: өйне җыештырышалар, әтиләре белән кышлыкка мунчага утын әзерлиләр, дип сөйләде күпбалалы ана.
Поздняковлар өендә һәрвакыт тәртип! Ике җыештырылган балалар бүлмәсе. Ике яруслы бер кароват. Шулай гаилә дус яши башлагач, Наталья Викторовна белән Рәшит Шәмил улы, март аенда, гаиләләренә өч сеңелне дә сыендырганнар: тугыз яшьлек Алинаны, алты яшьлек Анжеланы һәм дүрт яшьлек Динараны. Бу гаиләдә генә алар ана-ата җылылыгын, гаилә бәхетен татыйлар.
- Олыбыз, Алина, әнисен сагына, Анжела сеңелләре һәм энеләре белән рәхәтләнеп уйный, ә кечебез Динараны туганнары сөйләргә һәм санарга өйрәттеләр. Тагы - сугышырга яратуыннан биздерделәр, - дип көлеп сөйли Наталья ханым.
Бу гаиләдә балаларга тиешле тәрбия бирү өчен барлык шартлар тудырылган. Поздняковлар балаларын яраталар, хезмәткә өйрәтәләр, булган сәләтләрен үстерәләр. Барысы да төрле түгәрәкләргә йөриләр. Шулай, Диана Темников шәһәре Мәдәният мәктәбендә балчыктан төрле-төрле әйберләр эшләргә өйрәнә. Булдыра. Сережа – баян классына йөри, ул бу инструментта матур уйный. Шулай ук ул, Алина белән бергә, спорт секциясенә дә йөрергә өлгерә. Вика үзен вокалда сыный, сәхнәдә еш була. Барысына да өлгерергә әниләре булыша. Рәшит әтиләре өйдә булмаганда, Наталья үзе «Газель»гә утырып балаларны секцияләренә йөртә.
Гаиләдә татулык хуҗа: балалар бер-берсенә ярдәм итәләр. Олысы кечесенә мәктәптә өйдә башкырырга дип бирелгән эшләрен башкарырга булышалар. Ял көннәре дә шау-гөр килеп кызыклы үтә аларның, төрле үсеш алган уеннардан уйнарга да вакыт табалар. Гаилә балаларның шат тавышы белән ямьле, дибез. Бу гаиләдә нәкъ шулай.
Зур гаилә зур тырышлык та сорый. Күпбалалы статусын алгач, Поздняковлар профессия юнәлешләрен дә алыштыралар. Сату эшендә балалар өчен әйберләр белән кызыксына Наталья ханым. Ул аларны сата. Рәшит әтиләре дә эшмәкәр. Тагы ул атлар үрчетә, балалары бу эштә аңа булыша. Алар бик тә матур һәм акыллы малкайларны яраталар. Атларга атланып йөриләр. Алина белән Саша аларның рәсемнәрен дә ясыйлар. Каникулларында Алина, Анжела һәм Динара Караевода яшәгән әбиләре белән бабалары янына кунакка йөриләр. Биредә гармония урнашкан. Эшеңдә син бик зур җитәкче булып, хезмәткәрләреңне үзеңә ихтирам белән дә, куркытып та буйсындыра аласың, ә менә гаиләдә фәкать ярату, хөрмәт белән генә гармония урнаштырып була.
Гаилә - һәркем өчен иң кадерлесе, әти-әниеңнең җылы кочагы, кеше буларак тәрбия алу урыны. Монда сине ничек бар шулай яраталар, кабул итәләр. Иң беренче булып яхшылык һәм явызлык, тәрбиялелек, рухи һәм әхлакый кыйммәтләр турындагы төшенчәләрне дә нәкъ менә гаиләдә аласың. Гаилә - нинди генә очракта да һәр кешенең таяныр ноктасы. Поздняковлар тату гаиләсендә тәрбияләнгән балалар да тату гаилә корырлар дигән ышаныч бар.

Наилә Насырова