Ел саен октябрь ае азагында үзләренең профессиональ бәйрәмен машина йөртүчеләр билгеләп үтә. Ул - День работника автомобильного и городского пассажирского транспорта дип атала.
Мордовия Главасы Владимир Волков һәрбер профессия кешесен хөрмәтләп, профессиональ бәйрәмнәр белән котлап килә. Шулай,  автотранспорт идарәсе ветераннарын һәм республикабызның пассажирлар транспорты шоферлар коллективларын бәйрәмнәре белән Главабыз исеменнән Мордовия Правительствосы Рәисе Владимир Сушков Саранскта үткән тантанада котлады һәм бүләкләр дә тапшырды.   - Сегодня в этом зале собрались представители одной из самых уважаемых и почетных профессий, именно вы являетесь важнейшим связующим звеном между всеми отраслями экономики республики и страны, - ди Владимир Сушков. - Доставляемые вами тысячи тонн различных грузов, сырьё для производственных предприятий, строительные материалы, промышленные и продовольственные товары и многое другое – все это необходимо для ежедневной работы торговой отрасли, промышленной и социальной сферы. Именно от вашей эффективной работы зависит трудовой ритм страны, нашей республики, социальное самочувствие жителей, стабильность всего общества. Хочу пожелать крепкого здоровья, успехов в работе, большого личного счастья, добра и благополучия вам и вашим близким!  
Шулай ук Рузаевка районында бу бәйрәм зурлап үткән. Анда да алдынгы машина йөртүчеләрне һәм автопредприятия ветераннарын котладылар. Бәйрәмнең төп өлешендә Рузаевка районы Главасы Вячеслав Кормилицын, Мордовия төзелеш, транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Валерий Кандрин бу өлкә хезмәте уңышлары һәм тырыш хезмәткәрләре турында нотык сөйләделәр. Алар бу өлкә алдынгы хезмәткәрләрен котлап, бүләкләр дә тапшырдылар. Рузаевка муниципаль районы Хөрмәт грамоталары һәм бүләкләр белән  ООО «Автомобилист», ИП Родькин, ИП Филяев пассажир автобуслары йөртүчеләрен белән кондукторларын, шулай ук «Городское хозяйство» белән «Специальный центр обслуживания» шоферларын бүләкләделәр. Истәлекле бүләкләр берничә дистә еллар 1850 номерлы автоколонна ветераннарына - К.И.Арюковка, Л.Д.Горьковага, А.А.Даниловка, Х.З.Нагаевага тапшырдылар.
Ике ел инде Рузаевка ООО «Автомобилист» автобусларын терминаллар белән җиһазлый. Шулай, биш маршрут җиһазланып беткән инде. Алар арасында 104 номерлы «Рузаевка-Урледим» татар авылына йөргән автобус та бар. Бу эшләрне барысын да ООО «Автомобилист» хезмәткәрләре үти.
Шофер – шактый кызыклы һөнәр. Зур осталык белән игътибарны, машинаны, юл кагыйдәләрен белүне дә сорый. Эшләгән коллективның да бердәм булуы кирәк. Шунда уңышлар була. Тәҗрибәле татар милләтле Радик Мяльдзин коллективта хөрмәт яулаган хезмәткәр һәм бәйрәм уңаеннан да ул бүләкләнә. Республика Мордовия Госсобраниясе Хөрмәт грамотасы белән Юрий Резепов (ООО «Автомобилист» шоферы) бүләкләнә. Озак еллар үзенең хезмәтенә тугъры Антон Сорокин, Владимир Ельмеев, Федор Касимов, Евгений Сураев белән бергә, хөрмәтле машина йөртүче Ринат Капкаев та бәйрәмдә бүләкләнде.
Югары сервис булдырган Химмаш микрорайонында, рейска чыгарга чиратларын көтеп, маршрут микроавтобуслары җыела. Шунда кырык елдан артык Равиль Ларин водитель булып эшләгән, ә ООО «Автомобилист»та бер елга якын эшли.
– Биредә яңа машиналар, пассажирларга барлык шартлар тудырылган. Эшем миңа ошый. Хезмәттәшләрем белән һәрвакыт дус-тату эшлибез. Машина ватылса, бергәләп көйлибез, башка авырлыклар килеп чыкса да, бер-беребезгә гел ярдәм күрсәтергә тырышабыз. Арабызда көнләшү, сүзгә килешү юк, шуңа да мин хезмәттәшләремә рәхмәтлемен. Рульдә куллар - алда киң юллар! - ди Равиль Ларин.
Бәйрәмне ямьләндереп, Ухтомский исемендәге Мәдәният Үзәге солистлары белән «Орион» Мәдәният Йорты артистлары, зур концерт куйды.

Наилә Насырова