Мәктәп һәрберебез тормышында зур урын алып тора һәм аның диварларында күп вакытыбызны үткәрәбез. Мәктәптә белем алабыз, зур гаилә булып дус-тату яшәргә, Ватанны яратырга өйрәнәбез, ачышлар ясыйбыз, ниндидер нечкәлекләр-гә төшенәбез. Тормышка өйрәтә ул. Сүзем Дубенка районы Ломат авылы, халкы, тарихы, мәктәбе турында. Дубенка районы Ломат авылы мәктәбе илебезгә күп кенә лаеклы гражданнарны әзерләде. Үзенең тарихында докторларны, инженерларны, укытучыларны, эшчеләрне олы юлга чыгарды; Ломат авылын күп илләргә ишеттерделәр, авылыбыз горурлыгы булдылар. Беләбез, һәрбер мәктәпнең үз тарихы, геройлары бар; горурланырлык кешеләре, эшләре бар. Барысын да киләчәк буынга саклар өчен, белем йортларында авыл тарихын, кешеләрен чагылдырган музейлар, хезмәт һәм батырлык даны бүлмәләре, авылның матди һәм милли мәдәниятен саклый торган экпонатлар сакланган урыннар эшли. Минем дә туган авылым мәктәбемдә музей ачу турындагы күптәнге хыялым күңелгә тынгы бирмәде. Ә тормышка 1987 елда, М.Е.Евсевьев исе-мендәге педагогия институты тәмамлап, Ломат төп белем бирүче мәктәбемә эшкә килгәч ашты. Башта татар һәм рус телләрен укыттым. Әйтеп китәргә кирәк, укучыларыбыз татар телебез һәм әдәбиятыятыбыз предметлары буенча олимпиадаларда катнашып, регионда призлы урыннар яуладылар. Укучыларым белән туган якның халкы, мәдәнияты, тарихы буенча эзләнү-тикшерү эшләре системалы рәвештә алып бардым. Шуңа да мин генә түгел, укучыларым да мәктәбебездә музей ачарга теләделәр. Һәм бу табигый те-ләк булды. Шулай безнең туплаган экспонатларыбыз татар теле һәм әдәбияты кабинетында урнашып шактый урын алып тора барды. Бу эшне хуплап, Ломат мәктәбебез директоры В.П.Бояркин музей ачар өчен аерым кабинет бирде; без аңа чиксез рәхмәтле!
Музейдагы мате-риаллар тулыландырылып торылды. Көннән-көн укучы-ларның гына түгел, авылыбыз халкының да кызыксынуы артты бу музейга: килеп карый торган иделәр. Ә олыларыбыз музейга яңадан-яңа милли мәдәният үрнәкләре, шәхси һәм тарихи әйберләрне тапшырдылар, истәлекләре белән уртаклаштылар. Музейда ачык дәресләр, семинарлар үтә торган иде, башка регионнардан килгән кунакларыбыз күреп китә торды; тәҗрибәбез белән уртаклаштык. Музеебыз белән горурланып экскурсияләр үткәрдек. Шулай, 2004нче елны, Казан мәгариф министрлыгы белән Мордовия мәгариф министрлыгының хез-мәттәшлек өлкәсендәге килешү нигезендә, кунаклар килгән иде. Музеебызда да булдылар. Алар безгә матур әдәбият, безгә бик тә кирәк татар теле һәм әдәбияты дәреслекләре бүләк итеп киттеләр.
Күңелле хәбәрләр белән күңелсезләре янәшә йөри, диләр бездә. Шулай булды да. 2012нче елны безнең районда, беренчеләр рәтендә, мәктәбебез ябылды. Музеебыз да эшләүдән туктады. Әмма мин яраткан эшемне туктатмадым; үземнең якташларым, хезмәт һәм сугыш батырларын барлап, алар турында материаллар тупладым; якташларым белән горурланып, Мордовия правительствосы газетасы “Юлдаш”та төрле статьялар чыгарып килдем.  
...Хыялым тынгы бирмәде. Агымдагы елның май аенда районыбызны җитәкләгән В.Н.Нефедовка, музей эшен дәвам итәргә рөхсәт сорап, мөрәҗәгать иткән идем. Бу эш күп матди чыгымнар сорамый: музейга бүлмә элекке мәктәбебез бинасында бар, җитмәсә бүген анда Ломат авылыбыз администрациясе белән китапханә, клубыбыз урнашкан. Экспонатларым сакланды. Шулай музей яңадан җанланды. Халык белән эш дәвам итте. Кунаклар да карап киткәли башлады. Күптән түгел, 2021нче елның 8 октябрендә Мордовия Республикасы мәдәният, милли сәясәт һәм архив эшләр министрлыгыннан китапханәләр, музейлар эше бүлеге җитәкчесе С.А.Шарапова музеебызда булды. Музеебыз аңа ошаганлыгы Мордовия Республикасы мәдәният, милли сәясәт һәм архив эшләр министрлыгы белән миңа җибәрелгән актив тормыш позициясе, Ломат авылы тарихын саклауда зур эшләр алып барган өчен Рәхмәтендә (Благодарность) күренде. Шул ук вакытта, Мордовия Республикасы мәдәният, милли сәясәт һәм архив эшләр министрлыгы Дубенка районыбыз җитәкчесе исеменә   Ломат авылы халкы, тарихы, милли мә-дәнияты музей бүлмәсен авылыбыз Мә-дәният йорты структурасына кертү турында Ходатайствосын да җибәргән.
Моны ишеткән якташларыбыз үзләренең милли-мәдәни, тарихи өлкәгә кергән материалларын музейга үзләре китереп бирә башладылар: мин аларга бик шат һәм чиксез рәхмәтле. Болай булгач, Дубенка районындагы бердән-бер татар авылыбызның чын байлыгы –  Ломат халкы һәм аның тарихы, мәдәнияты киләчәк буынга җитәчәк; Ломат авылы тарихын саклыйбыз.
Мин теләгемне түләүсез тормышка ашырам; күңелем кушуы буенча эшлим. Чиксез рәхмәтемне миңа ярдәм итүчеләргә, фикердәшләремә белдерәм! Сезсез булдыра да алмас идем.
Әйтеп китәргә кирәк, Ломат авылы халкы, милли мәдәнияты, тарихы музее белән Ломатның яше-карты кызыксына, биредә булган музей материалларын килеп карыйлар, дәлилләр - фотоларда.

Мәзидә МУРАКАЕВА