...Укып сине ишетәм хәбәрләрне
Уңыш теләп торам көчле халкыма.
Сезнең белән мин дә бергә диеп,
Шатлыгымнан йөрәк талпына.

Шулай безнең “Юлдаш» газетасын яратып 5 куплетлы шигырь (югарыда өзек) яза Мәскәүдә яшәүче Шәяхмәт Мөхәммәтша улы Жиганшин. Ул 1946нчы елда Горький өлкәсе Кызыл Октябрь районы Шоба (Шубино) илендә туа.

Шоба мәктәбендә белем алганнан соң, Арзамас техникумында авыл хуҗалыгын механизацияләү һәм электрофикацияләү бүлеген тәмамлый, Советлар Армиясе сафында ракетчик булып хезмәт итә, батарея комсомол секретаре дә була. Аннары, 1969-2009нчы елларда Мәскәү автомобильләр җыю заводында (OAO «Москвич». Автомобильный завод АЗЛК) слесарь-сборщик, инженер, баш механик, цех җитәкчесе, генераль директорның урынбасары булып хезмәт итә.Тырыш хезмәтенә күптөрле бүләкләре дәлил.. Шәяхмәт Мөхәммәтша улы тормыш иптәше Зәкия Равиль кызы Салехметова (тумышы белән Торбеево районы Татар Йөнәсе авылыннан) белән гаилә корып тату гомер итәләр. Зәкия Равиль кызы Мордовия педагогия институтын тәмамлап, гомере буе укытучылык итә; туган Татар Йөнәсе авылы мәктәбендә дә, Мәскәүдә дә. Жиханшиннар ике кыз бала, Альфия белән Гөлсемне тәрбияләп үстерәләр; бүген - югары белемле белгечләр. Аларның балалары - Роберт белән Алина, әби-бабайларын шатландырып үсәләр. Шәяхмәт Мөхәммәтша улы белән Зәкия Равиль кызының балалары бүген Мәскәүдә пенсионер әти-әниләренә ярдәм итеп яшиләр.
Уңган кеше барлык яктан уңган, диләр, бу чынлап та шулай. Шәяхмәт Мөхәммәтша улын алтын куллы дип тә әйтергә була: лаеклы ялга чыккач, үз проекты буенча, гаражлы, мунчалы дача сала. Бакчаларында нәрсә генә үстермиләр алар, керсәң - сокланырлык! Барлык эш-гамәлләре белән бергә, күңел өчен, шигырьләр дә яза Ш. М.Жиганшин. 20дән артык шигырь язган инде. Шәяхмәт Мөхәммәтша улы Торбеево районы Татар Йөнә авылына кунакка кайткач дуслашып китә дә инде Мордовия республикасында нәшер ителә торган «Юлдаш» газетасы белән. Хисләре күңеленең иң тирән почмакларыннан ургылып шигъри юлларында чыга. «Укып сине ишетәм хәбәрләрне.Уңыш теләп торам көчле халкыма.Сезнең белән мин дә бергә диеп, шатлыгымнан йөрәк талпына»,- дип тә куя «Юлдаш» газетасына багышлап язган шигырь юлларында. Киң күңелле кеше ул. Татар Йөнәсе кызын гына түгел, Мордовияне, халкын да ярата Шәяхмәт әфәнде. Шул яраткан халкына ана телендә, булдыралган дәрәҗәдә, шигырьләр яза. Якташ язучыбыз Хади Такташка да поэма багышлый. Аннан өзек:
...Карыйм шул син йөргән урамнарга
Чыгарсың дип кинәт юлыма.
Исәнме син мишәр Шәяхмәт диеп,
Сузарсың диеп кулың кулыма.
Никтер сине күргем кели
Тавышыңны иштеп карап күзеңә.
Мин дә сиңа сәлам бирер идем
Кочып, ирегеп, сөеп, ярап үзеңә.

Н.Хәлил