Ләмберә районы Аксён авылы Мәдәният сарае хезмәткәрләренең эшен күзәтеп барабыз. Алар үзләре турында онытырга бирми: төрле-төрле мәдәни чараларда катнашып уңышларга ирешәләр.

Шулай, алар “Сәнгать төне. Мордовия күп-милләтле” дигән республикабыз акциясендә  “Татар милли ашларыбыз” темасына презентация әзерләп, Рәхмәт хатлары белән “Аксён авыл клубы” директоры Әлфия Касыйм кызы Бәширова, “Аксён авыл клубы” берләшмәсе җитәкчесе Регина Равиль кызы Алукаева бүләкләнделәр. “Татарларның милли киемнәре”, “Курай - татар халкының милли музыкаль уен коралы”, “Татар авыл йорты интерьеры”, “Татар мәдәниятында гармун” дигән күптөрле проектлары турында социаль челтәр битләрендә укып белергә була.
...Тарихыбызга сакчыл караш, милли байлыгыбызны саклау кешене рухи яктан тагын да ныграк итә. Шуңа күрә дә ата-бабаларыбызның хезмәтенә, аларның традицияләренә, гореф-гадәтләренә хөр-мәтне һәм хәтерне сакларга кирәк, ди Аксён авылы клубы хезмәткәрләре.