17 ноябрьдә Мордовия Республикасы Дәүләт Җыены рәисе Владимир Чибиркин Краснослободск районы депутатлар советының чираттагы сессиясендә катнашты.
Сессиянең көн тәртибенә Краснослободск муниципаль районы башлыгын сайлау мәсьәләсе кертелгән иде һәм кандидатлар тәкъдим ителде. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, депутатларның ярдәмен 2019 елдан бирле күрсәтелгән вазифаны биләгән, Алексей Буйнов алды. Сессиядә спикер шулай ук хезмәт-тәшләренә – Мордовия Дәүләт Җыены һәм депутатлар Җыены депутатларына, авыл җирлекләре башлыкларына мөрәҗәгать итте. Аларны район халкыннан кергән наказларның үтәлешен ныклы контрольдә тотарга, җитештерү базасын үстерүгә ярдәм итәргә, район бюджетларының керем өлешен арттыру мәсьәләләренә игътибар бирергә чакырды. Аерым юнәлеш-гражданнарга яшәү өчен уңайлы мохит булдыру. Моның өчен, Владимир Чибиркин сүзләренчә, торак пунктларны төзекләндерүне актив дәвам итәргә кирәк.
Шул ук көнне Мордовия Республикасы Дәүләт Җыены рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге секретаре Владимир Чибиркин, Краснослободск районындагы эш сәфәре кысаларында, Русское Маскино авылында да булды; анда яңа Мәдәният йорты ачылды. Ул РФ Президенты В.Путин инициативасы белән «Мәдәният» милли проектының «Мәдәни мохит» төбәк проекты ярдәмендә төзелгән.
Мәдәният йорты кирәкле җиһазлар белән дә тәэмин ителгән. «Бердәм Россия» партиясе проекты буенча «Кече Ватан мәдәнияте» («Җирле Мәдәният йорты» юнәлеше) компьютерлар һәм оргтехника, сәхнә җиһазлары, проект җиһазлары, тегү остаханәсе һәм спорт классы җиһазлары, сәхнә костюмнары һәм башкалар сатып алынган.
Мордовия Дәүләт Җыены спикеры яңа объектның функциональ мәйданчык-ларын карады һәм фойеда оештырылган җирле рәссам картиналары күргәзмәсе белән танышты, мәдәният учреждениесе коллективы белән аралашты.
“Авылда иң югары таләпләргә җавап бирүче Рухият үзәге булды. Балалар да, өлкәннәр дә биредә үзләре өчен кызыклы шөгыль таба алачак. Иҗат, сәламәтләндерү зонасы, искиткеч музей комплексы бар. Яшьләрне туган авылларына беркетү өчен шартлар тудыру, үз-үзләрен күрсәтү, эш һәм ял итү өчен мөмкинлекләр тудыру аеруча мөһим, - диде Мордовия Дәүләт Җыены рәисе.- Рус Маскиносы авылы, вакытлар узу белән, безнең республикада эшләнә торган туристик маршрутка керер дип өметләнәм. Ә биредә яңадан торгызыла торган халык кәсепләре кызыклы, үзенчәлекле сувенир продукция булдырырга мөмкинлек бирәчәк.”
Владимир Чибиркин шулай ук үзенең эшлекле визитында күп балалы гаиләләр белән очрашты. Төбәк парламенты спикеры бу авылда яшәүче Мамаевлар һәм Лазаревлар гаиләсендә булды. Аларның беренчесендә малай һәм ике кыз, икен-чесендә дүрт ул үсә.
Мордовия Дәүләт Җыены рәисенә алар көндәлек тормыш-көнкүрешләре турында сөйләделәр, дәүләтнең күп балалы гаиләләргә булган игътибарын билгеләп үттеләр. Аерым алганда, Лазаревлар ипотека программасы һәм ана капиталы акчаларын җәлеп итеп, уңайлы йорт төзегәннәр һәм хәзер балаларын уңайлы шартларда тәрбиялиләр. “Илдә һәм безнең республикада гамәлгә ашырыла торган социаль программалар безгә торак шартларын яхшыртырга ярдәм итте. Ярдәмегез һәм хыялыбызны тормышка ашыру мөмкинлеге өчен рәхмәт”, - диде Екатерина Лазарева.
Мордовия Дәүләт Җыены рәисе әни-ләргә чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырды.

Наилә НАСЫРОВА