Мордовия башлыгы Артём Алексеевич Здунов РМ Дәүләт Җыелышына еллык Юлламасын җиткерде. Депутатларга, оешма җитәкчеләренә, мәдәният һәм мәгариф вәкилләреңә, җәмәгатьчеләргә, эшмәкәрләргә Көн-батыш илләренең санкция басымы шартларында төбәк үсеше өстенлек-ләрен дә аталды. Төбәк икътисадына һәм сәнәгатенә аерым игътибар бирелде.
Юллама Республика мәдәният сараенда игълан ителде һәм Главабыз Артём Алексеевич Здунов Юлламасының өлешләп туган эрзя телендә сөйләде. Үз республикабызда ничек яшибез һәм эшлибез, безнең алда нинди бурычлар тора, тормышны яхшырту өчен нәрсә эшләргә кирәклеге турында сөйләде җитәкче һәм киләчәктә башкаларын да билгеләде.
Артём Алексеевич Здунов һәлак булган сугышчылар истәлегенә бер минутлык тынлык игълан итте. Мобилизация турындагы хәбәрне лаеклы кабул итүчеләргә аерым рәхмәт белдерде. Республика киләчәктә дә солдатларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итәргә әзер.

«Россия Президенты йөкләмәсе буенча Мордовиядә икътисадны тотрык-лыландыру буенча кризиска каршы штаб эшли, төбәктә дәүләт ярдәменең йөздән артык чарасы гамәлгә ашырыла. Игътибар үзәгендә - импортны алыштыру, үзебезнең продукцияне алга этәрү мөһим. Бер ел чамасы элек Мордовиянең социаль-икътисади үсеш программасы кабул ителде. Исегезгә төшерәбез, башта программаны га-мәлгә ашыруга федераль бюджеттан 5 млрд.сум каралган иде. Федераль органнар белән адреслы эш башкарылды һәм Россия Хөкүмәте ярдәме белән агымдагы елда аны финанслау күләме 7 млрд. ка кадәр арттырылды. Шуның аркасында Саранскта һәм Рузаевкада җылылык челтәрләре төзеләчәк, пассажирлар транспорты паркы яңартылачак.
Программаның төп чаралары рес-публикада «Лисма» заводы тер-риториясендә беренче индустриаль парк төзүгә, инновацион һәм социаль инфраструктураны үстерүгә, бизнес тарафыннан гамәлгә ашырыла торган проектларга финанс ярдәме күрсәтүгә, чистарту корылмаларын һәм су бүлү челтәрләрен төзүгә һәм реконструкцияләүгә юнәлдерелгән. Моннан тыш, ел азагына безнең халык һәм предприятие җитәкчеләре сораган Саранскны әйләнеп узу юлы төгәлләнәчәк», - диде Артём Здунов.
Илебезнең оборона сәләтен яклауга җитди акчалар тотыла. Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына оборона сәнәгате нә эшләүче предприятиеләрнең тотрыклылыгын контрольгә алу йөкләнде. Район администрацияләренә халыкка гражданнар оборонасы турында мәгълүмат бирүне контрольдә тотарга кирәк, дип ишеттерде җитәкче.
Бүген регионнар белән хезмәт-тәшлеккә аерым игътибар бирелде. Мордовия продуктлары дөньяның 21 иленә җибәрелә. Безнең катанка Испания, Голландия һәм башка евространнарны алыштырды. Бизнес-миссияләрне оештыру практикасы дәвам итәчәк - Президент йөкләмәсен үтәү мөһим.
Интеллектуаль милек өлкәсен үс-терү буенча эш дәвам итә. Ел ахырына кадәр биохимикада 2 яңа цех һәм 300 яңа эш урыны ачылачак. Бизнеска ярдәм итү алымнары яңадан каралды. Регион Россия Федерациясе Президентының тулы цикллы оптик җепсел җитештерүне булдыру йөкләмәсен үтәү каралды.
Приоритетта - халыкның керем-нәре арту. Хезмәт хакы үсеше 20 проценттан артып китте, әмма тулаем алганда, төбәктә хезмәт хак-лары түбән булып кала. Хезмәт базарында күрелгән чаралар 2,5 мең хезмәткәрне эш белән тәэмин итәргә мөмкинлек биргән. Ләкин тагын 89 меңгә якын эш бар! Февральдән башлап Мордовиядә Донбасс, Луганск, Мариупольдән 444 кеше килде - алар Мордовиянең 12 районында урнашкан. 194 кеше эшкә урнаша, әлегә 82се юк. Регион хөкүмәте, предприятие җитәкчеләре алдында аларны эшкә урнаштыруда ярдәм итү бурычы тора.
Мордовия икътисадының дүрттән бер өлешен агросәнәгать комплексы тәшкил итә. Продукция «Алтын көз» күргәзмәсе экспертлары тарафыннан югары бәяләнә. Авыл хуҗалыгы ярминкәләре бәяләре Идел буе федераль округында иң түбән. Фермерлар өчен иң мөһим мәсьәләләрнең берсе - җитештерелгән продукцияне сату. Кооперацияне үстерү буенча халык белән мәгълүмати эш алып бару, аңа кооператив институтны, депутатларны тоташтыру мөһим.
Агросәнәгать комплексы үсеше авыл халкының тормыш сыйфаты белән тыгыз бәйләнгән. Сүз түләүсез юридик ярдәм турында да барды, аеруча ерак җирләрдә яшәүчеләргә.
Узган ел сәламәтлек саклауны модернизацияләү программасы башланды. Яңа җиһазлар ярдәмендә онкология авыруларын ачыклауны арттыра алдык. Беренчел бурычларның берсе- авылда медицина үсеше. Мордовия бюджетының 15 % сәламәтлек саклау өлкәсенә җибәрелә. Шул ук вакытта ел саен ташламалы категория гражданнар өчен медикаментлар җитмәүгә карата шикаятьләр килә. «Фармация» җәмгыятчелеге эшен тикшерергә кирәк.
«Мордовия Арена» стадионын экс-плуатацияләүнең нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләсе кискен кала. Спорт объекты башында заманча җитәкче булырга тиеш. Спорт министрлыгы моңа аеруча игътибар итәргә тиеш.
Төзелеш секторы Мордовия икътисадына зур өлеш кертә. Киләсе елда 400 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылырга, кешеләрне авария хәлендәге торактан күчерергә тиешләр.
Мордва телләрен үстерү програм-масының әһәмияте турында сөйлә-гәндә, Артём Здунов үзеннән башлый. Бүген үсеп килүче буын турындагы мәсьәлә аеруча мөһим. Иң мөһим темаларның берсе - яшьләрнең кыйммәти юнәлешләрен формалаштыру.
Агымдагы елда төбәк һәм җирле әһәмияттәге 223 километр юл норматив хәлгә китерелгән. Мордовия догазификация дәрәҗәсе буенча Россиянең иң яхшы 5 төбәгенә керә. Агымдагы елда 3,5 меңнән артык йорт газ белән тәэмин итүгә тоташа алачак. Газлаштыру дәрәҗәсе югары булуга карамастан, газ бүлү челтәрләре әлегә кадәр җитмәгән торак пунктлар бар: эшне катгый рәвештә расланган планга туры китереп башкарырга кирәк.
Мордовия башлыгы аэропорт эше-нә һәм ЖКХ өлкәсенә, шәһәрне төзек-ләндерүгә аерым тукталды. Төп яңалыкларның берсе - дәүләт бурычын тагын да киметергә өлгерде!
Хәбәр 1 сәгать 28 минут дәвам итте. Бүген Юлламаны җентекләп өйрәнү бара һәм барлыкка килгән күпсанлы фикерләр туплана. Кайберләре түбәндә.
ООО «ЭМ-КАТ»ның генераль директоры, Россия Федерациясенең атказанган машина төзүчесе, Камиль Шавкет улы Мангутов: «Юлламада мөһим тема - махсус хәрби операция һәм Донбасс халкына, мобилизацияләнгән кешеләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүгә зур урын бирелде.
Мордовия башлыгы Артём Алексеевич Здунов үзенең Юлламасында барлык төп юнәлешләр буенча конкрет бурычларны билгеләде. Инвестицион сәясәткә, икътисадны үстерүгә, төбәктә тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән системалы карарларга басым ясалды.
Республика башлыгы чыгышында регионыбыз авыл хуҗалыгы, производство бүгенгесенә һәм алдагы үсешенә зур урын билгеләгән. Юлламаны хуп-лыйбыз һәм тормышка ашыру юлында без; бүген тагы бер цех төзибез, киләсе елга эшли башлаячак. Моңа Россия, Мордогвия үсеш фондлары (софинансирование) ярдәм итә. Шулай иттереп тагы 200 эш урыны ачылачак.
Тагы шуны әйтеп китәм, Мордовия башлыгы Артём Алексеевич Здунов үзенең Юлламасын, өлешчә, ике телдә алып баруы күңелгә хуш килде».
Ләмберә региональ сайлау округы буенча Мордовия госсобрание депутаты, Ләмберә районы Пензятка урта мәктәбе директоры Надия Харис кызы Заликова: «2022нче елның 16нчы ноябрендә Мордовия Госсобраниесенең 17 киңәй-телгән утырышында регионыбыз Главасы А.А.Здунов Юллама белән чыгыш ясады.
Бүгенге Юллама республикадагы хәлне бәяләүгә һәм аның үсешендәге төп проблемаларны хәл итүнең алдагы адымнарына багышлана. Кешеләрнең тормыш сыйфатын турыдан-туры йогынты ясаучы өлкәләргә аерым игътибар бирелә. Бу икътисад, финанс, социаль яклау, мәгариф һәм сәламәтлек саклау.
Главабыз Артём Алексеевич Здунов үзенең әби-бабасы сөйләшкән эрзя телендә чыгышын башлау көтелмәгән һәм бик тә шаккаттыргыч булды. Бу тарихыңны, мәдәниятыңны зурлау булуга мисал булып тора - туган телеңне кадерләү, аңа хөрмәт күрсәтү. Һәрберебез үзенең тамырларын, тарихын, мәдәниятын, туган ана телен, милли байлыкны сакларга тиеш дип саныйм: анда безнең нигез, бердәмлелек, көч!
Регионыбыз Главасы Юлламасында зур урын регионыбыз унышларына, киләчәктәге планнарга бирде. Барысын да тормышка ашырырбыз дип ышанам».
Тантаналы чарада (2нче фотода) «Якташлар» РМКАТ рәисе Р.Р.Мухаев һәм автономия әгъзалары: Р.З.Аширов, Ш.З.Бикмаев, К.Ш.Мангутов, Р.А.Фет-хуллов, Х.Ш.Якуббаев, РМ мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте мөфтие Фагим Фатих улы Шафиев, «Чулпан» Мордовия татар хатын-кызлар оешмасы рәисе Н.Н.Азисова, Россия мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы Россия мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчесе вазифаларын башкаручы Рафаэль хәзрәт Манюров катнаштылар.
Фагим Фатих улы Шафиев: «Без көчле булырга һәм, барыннан да элек, илне һәм потенциалны саклап калу өчен, бергә булырга тиеш. Һәр кеше өчен илне уңайлы һәм куркынычсыз итәргә кирәк. Бу республика мисалында да яхшы үтәлә.
Хәзерге шартларда җәмгыятьне традицион рухи-әхлакый кыйммәтләр нигезендә берләштерү зарур,- ди чыгышында РМ Главасы. Киләсе ел Мордовиядә Халык бердәмлеге билгесе астында узачак. Катнашучыларга РФ Президентының «Россиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту буенча дәүләт сәясәте нигезләрен раслау турында» гы Указын кабул итү һәм аны регионда тулысынча гамәлгә ашырырга кирәклеген искәртте. XII Бөтенроссия авыл Сабантуеның, «Яшь профессионаллар» конкурсының милли финалын уздыруга йомгак ясалды. РМ башлыгы коммерциячел булмаган оешмаларга һәм иҗтимагый берләшмәләргә ярдәм итү өчен дәүләт милли сәясәтендәге проектлар турында сөйләде, төрле номинацияләрдә «милли байлык» премиясен гамәлгә куюны тәкъдим итте. РМ башлыгы үз чыгышын Мордовия яшьләренә: уңышлы, белемле, акыллы, үз-үзен тормышка ашыру белән шөгыльләнүче яшьләргә багышлады. Алар бөтенроссия конкурсларында һәм ярышларында җиңеп, перспектив проектлар әзерлиләр. Нәкъ менә шуңа күрә яшьләрне тәрбияләү һәм үстерүнең рухи-әхлакый компоненты дин әхелләренә мөһим».

 

Наилә НАСЫРОВА