Ел саен Халыкара Аналар көне уңаеннан республикабыз Главасы Владимир Волков Мордовия Республикасы Йортында күпбалалы аналар хөрмәтенә очрашу оештыра. Быел да, 29нчы ноябрь көнне, чара тантаналы рәвештә үтте.
Аналар адресына әйтелгән иң матур сүзләр дә һәр кеше җәмгыять һәм дәүләт тормышында аның роле турында әйтеп бетерә алмаслык. Ана булу бер дәвердә дә җиңел булмаган. Әмма бернәрсәгә дә карамыйча, сугыш эчендә, табигать катаклизмнары шартларында, хан сарайларында яки алачыкта яшәсә дә, хатын-кыз үзенең төп миссиясен үти - бала үстерә, тәрбияли, буыннар чылбырын дәвам итә. Баланы киләчәктә җәмгыятькә файда китерердәй кеше итеп үстерү- һәр ананың изге бурычы. Шулай булганда гына ул үзен чын мәгънәсендә бәхетле хис итә. «Нык гаилә - нык дәүләт» дип юкка гына әйтмәгәннәр. Мордовия Главасы Владимир Волков тантаналы рәвештә, урнашкан традиция  буенча, чакырылган күпбалалы аналарны котлап РМ Главасы Почетлы дипломы, «За заслуги в воспитании детей» дипломы һәм акчалата премияләр белән бүләкләде.
- Это одна из наиболее волнительных встреч года, - ди чыгышында Мордовия Главасы, чакырылган әниләргә төбәп. - В семье формируются нравственные устои, формируются духовные ценности, закладывается его гражданская позиция. Семья всегда была и остается главной ценностью государства.
Владимир Волков тагы республикабызда күпбалалы гаиләләрне яклаучы, аларның авторитетын күтәрү, гаилә әһәмиятен үстерү чаралары һәм Программаларының тормышка ашырылуы; әхлаки һәм матди булышлык турында сөйләде. Мәсәлән, республикабызда өченче, дүртенче һәм чиратта  туасы балаларга Аналар капиталы бирелә, ди. Шулай, аларга быел 150 мең сум - өченче, 180 мең сум - дүртенче һәм тагы туасы балага сертификат тапшырылган. Бу акчаларны яшәү шартларын яхшыртырга-квартира сатып алырга, баланың белеменә, ананың киләчәк пенсиясенә тотарга була. Мордовия Главасы исеменнән күпбалалы гаиләләрдәге 90 мең бала га Яңа ел бәйрәмнәренә бүләк тапшырылыр.
«С 2011 года родителям, воспитывающим четверых и более детей, вручается диплом Главы Республики Мордовия за заслуги в воспитании детей, - ди В.Д.Волков. - Эта награда стала символом укрепления семьи, признанием успешного выполнения родительской миссии. Сегодня еще 20 (в прошлом году - 19) многодетных семей получат Почетный диплом».
Наилә Няим кызы Курмаевага, күпбалалы әнигә, бала тәрбиясе эшенә зур өлеш керткән, иң яхшы гаилә традицияләрен тергезү, үстерү өчен II дәрәҗә Почетлы диплом һәм 25 мең сум акчалата премия белән  бүләкләнде. Ул, тормыш иптәше Марат Рәхмәтулла улы белән бергәләп, алты бала тудырып үстергәннәр. Беренче балалары - Лилияләре, психолог профессиясен үзләштергән белгеч, бүген тормыш иптәше белән бергәләп 3 бала тәрбиялиләр. Н.П.Огарев исемендәге МГУның экономика факультеты студенты Линаралары. Ул да бүген ике игезәк балалар үстерә.Эльвиралары – М.Е.Евсевьев исемендәге педагогия институты студенты. Руслан уллары Краснодар төзү колледжы студенты.Ә Юлияләре - киләчәктә зур җырчы булачак; матур җырлый һәм пионинада уйный. Ул фортопьяно буенча кызыл диплом алган. Альбиналары Саранск шәһәре мәктәбенең 5 классында укый.
Наилә Няим кызы Курмаева профессиясе буенча менеджер. Ул Сарансктагы «Юдина» исемле шәхси предпринимательдә эшли. Аның белән аралашканда:
- Мин Дәүләтебез, шәхси Мордовия Главасы Владимир Волковка, илнең авыр чакларында да күпбалалы гаиләләрне онытмыйча ярдәме өчен рәхмәтләремне белдерәм. Балаларыбызга югары белемле белгеч булырга,  якты йортта яшәргә дә Мордовиядә булдырылган Программалар ярдәм итә.
Наилә Курмаева балаларын милли гаиләнең иң яхшы традицияләрендә тәрбияли. Наиля Няим кызы Ана буларак чиксез мәхәббәт, балалары турында кайгыртучанлык, белемлелек, тыйнаклылык, хөрмәт үрнәге. Тормышның яме Аналарда бит.
Тантананы йомгаклап, Мордовия Главасы тагы бер тапкыр һәрнәрсәдә үрнәк, уңган әниләргә рәхмәтләрен белдерде.
-  Пусть Россия крепнет, прирастает нашими детьми, а дети пусть приносят только радость.
Бәйрәм бүләкләр (павлопосадский шәлләр) тапшыру, кунак өстәле белән тәмамланды.

Наилә Насырова