Мордовия Республикасы Дәүләт Собраниясе рәисе Владимир Чибиркин демография һәм миграция сәясәте буенча киңәйтелгән Координацион Совет утырышы үткәрде.
Киңәшмә темасы - «Яшьләрне Мордовия югары уку йортлары белән кызыксындыру буенча Россия Федерациясе субъектларында профориентация эше нәтиҗәләре». Җыелышны алып баручы Госсобрания рәисе Владимир Чибиркин: «Мордовия имеет заслуженный авторитет в финно-угорском мире, активно сотрудничает с диаспорами. В течение 2016 года проводилась большая работа с выпускниками школ из российских регионов. Как результат - постоянно растущее число абитуриентов, прибывших из-за пределов нашего региона. В этом году в вузы принято на первый курс 1048 студентов из 51 региона (в 2015 их было 1039 из 49 субъектов РФ)», - дип хәбәрләде ул.
Мордовия мәгариф министры Евгений Маркачев Мордовиядә Сәләтле балалар лицее, аның педагогик составы һәм сәләтлеләр белән эш, аларның уңышлары (Россия һәм чит ил олимпиадаларында 26 җиңүче, 25 призер) турында саннар белән дәлилләп сөйләде. Чит регионнардан (Армения, Узбекистан, Казахстан, Киргизия, Таджикистан...) килгән укучылар белән аерым эшлиләр. Быел күрше регионнардан - Ульян, Түбәншәһәр, Пенза өлкәләре, Татарстан, Чувашстан, Узбекистан һәм башка республикалардан урта профессионал белем бирү йортларына 200 чыгырылыш укучылары Ардатово, Рузаевка, Ковылкино, Торбеево, Ичалки колледжларына кабул ителгән, диде.
Н.П. Огарев исемендәге МГУ проректоры Елена Маслова Россия субъектларыннан, якын һәм ерак чит иллләрдән 2016 елны беренче курска 696 кеше (2015 - 681), М.Е.Евсевьев исемендәге Мордовия педагогия институты ректоры Василий Кадакин пединститутка 275 кеше (2015 - 277), Саранск кооператив институт ректоры Борис Кевбрин  58 кеше (2015 - 43) кабул итүләре турында әйттеләр. Елена Маслова быел кабул ителгән 401 чит ил студенты белән миграцион белем һәм тәрбия бирү Программалары, вуздагы профориентация эш нәтиҗәләре, уку йортын тәмамлаган белгечләренең эшкә урнашуы турында да мисаллар белән дәлилләп сөйләде.
Ватандашларыбыз белән багланышлар тоту безнең чит өлкәләрдәге эшчәнлегебезнең мөһим өлешенә әверелде. Яшьләр Мордовия вузларында укытыла һәм шул ук квалификацияле эшче көчләрне активрак Мордовиягә җәлеп ителә. Максатны тормышка ашыру өчен региональ хакимият органнары механизмнарыннан файдаланыла.
Мордовия белән оештырылган барлык эштә актив Ульян, Түбәншәһәр, Пенза өлкәсе һәм Чувашстанлылар. Утырыш форматында бу регион вәкилләре чыгышларында мордва халкының тарихы һәм мәдәнияты турында тулы белем бирүче Мордовиялеләр үткәргән һәрбер чара уңай нәтиҗәләр китерә дип билгеләделәр. Россия Федерациясендә һәм чит илләрдә яшәүче мордва халкының милли-мәдәни үзенчәлекләрен саклау өлкәсендә күп кенә кызыклы тәҗрибә тупланды. Бу юнәлештә Мордовия милли сәясәт министрлыгы, Мордовия мәгариф министрлыгы, Фин-угр халкы мәдәнияты Идел буе Үзәге, Фин-угр халкы мәдәнияты Ассоциациясе оешмалары зур эш алып бара. Республикабыз имиджы чит илләрдән вузларыбызга, өч яклы килешү нигезендә, кабул ителгән студентлар артуына ярдәм итә.
Утырыш нәтиҗәләре буенча, Координацион Совет әгъзалары Россия Федерациясендә профориентацион эшне киләчәктә дә дәвам итәргә һәм кирәк чакта тагы да активлаштырырга, республикабызда калырга теләүче белгечләрне, яшь гаиләләрне дәүләти яклау чараларын булдырырга дигән карарларны кабул иттеләр.
Утырыш «Мин Мордовияне сайлыйм» конкурсында катнашканнарны бүләкләү белән тәмамланды.

Наилә Насырова