Ноябрь аенда мөселманнар Мөхәм-мәтнең туган көненә багышлап Мәүлет бәйрәмен билгеләп үтәләр. Бу көнне туганнар, дуслар, авылдашлар, милләттәшләр белән җыелып вәгазьләр тыңлап, догалар укып, салаватлар әйтеп, теләкләр теләнә.
Дини оешмалар белән беррәттән, бу бәйрәмне хәзер Россия төбәкләрендәге, чит илләрдәге татар иҗтимагый оешмалары, мәдәни үзәкләре дә билгеләп үтә. Шулай, 24нче ноябрьдә Саранск-тагы «Ускудар» мәчетендә күп иттереп мөселманнар Мәүлет бәйрәменә җыелдылар.

Регионыбыз Җөмһүрияте Диния Назәрәте (Региональное ДУМ РМ) җитәкчесе Зәки Абдулкәрим улы Айзатуллин дини бәйрәмне алып барды. Чарага чакырылган кунаклар арасында Самара өлкәсе Региональ Җөмһүрияте Диния Назәрәте җитәкчесе Талип Вагиз улы Яруллин мөфти, Пенза өлкәсе баш имамы Ислям Ибрагим улы Давыдов, дини эшләр буенча Дагестан мөфтие ярдәмчесе Магомед Ибраһимхәлил улы Абдурахманов, дини эшләр буенча Дагестанның милли сәясәт Министрлыгы вәкиле Азхаб Мамай улы Мурзаев, Россия регионнарында һәм чит илләрдә җирле халык белән хезмәттәшлек итү буенча Җәмгыяви Шура әгъзасы Шәмил Магомедбәсир улы Алиев, Ульян өлкәсе Региональ Җөмһүрияте Диния Назәрәте вәкилләре, җирле дини оешмалар имамнары һәм әгъзалары, Ялга балалар өй-мәктәбендә тәрбияләнүчеләр, җәмгыять эшлеклеләре һәм башкалар булдылар. Бар галәмгә Аллаһның рәхмәте булып килгән Мөхәммәд Пәйгамбәрнең күркәм Мәүлет кичәсе Коръән аятьләрен укудан башлана. Шулай, җаваплы вазыйфа Пенза өлкәсе Исса җирлеге мәчете имамы Акмалдин хазрәт Самиевка йөкләнгән иде. Бик матур башкарудан соң, Бәйрәм белән котлап дин кардәшләребезгә изге теләкләр, илебезгә иминлек, бәрәкәт Зәки хазрәт Айзатуллин теләде. Ислам дине өлкәсендә, җәмгыятебезнең рухи үсешенә зур өлеш керткән, илебездә тынычлык һәм дуслык орлыгы өләшкән Ромодан районы Белозерье авылындагы «Үзәк» дигән дини оешма җитәкчесе Мянсур Сайяф улы Базеевка, Ләмберә районы Инят авылы имам-хатыйбы Галяв Сайяф улы Азисовка  Рәхмәт хатлары мөфти тапшырды. Аннары кунаклар, хөрмәт йөзеннән, дини вәгазь белән бергә, бер-берсенә бүләкләр тапшырдылар. Олыларның чыгышы арасында  балалар Пәйгамбәребезгә багышлап ятлап килгән шигырьләрен сөйләделәр. Рәхмәт йөзеннән аларга баллы бүләкләр белән «Аятел-Көрси» догасы панносы тапшырылды.
Рабигыль-әүвәл – Ислам  тарихында иң сөекле айларның берсе, чөнки бу ай бар Галәмгә рәхмәт буларак (григориан ел исәбе буенча 571нче елда) Пәйгамбәр килүе белән истәлекле. Бәйрәмдә Пәйгамбәребезгә багышлап нәшедләр, салаватлар һәм касыйдалар  әйттеләр.
Тагы үткән атнада Кадошкино районы Большие Поляны авылының эшмәкәре Наиль Шәүкәт улы Мангутовның кафесында күп кенә авыл халкы Мәүлет бәйрәмен зурлап үткәрделәр. Укытучылар династиясе вәкиле Надия Хөсәен кызы Кильдеева Аллаһ рәсүленең тормышын өйрәнүне, аны олылауны, Коръән аятьләрен, догаларны, вәгазьләрне укып сөйләде. Пәйгамбәребез узган юлны һәм аның сөннәт гамәлләрен белү рухыбызны тәрбияләү, ныгыту булып тора. Шуңа да хөрмәтле укытучыбыз авызыннан ишетү зур тәрбияви чара булып хәтердә сакланыр. Алланың ризалыгы өчен оештырылган чарада финанс яктан булышучылар: гаиләсе белән Наиль Шәүкәт улы Мангутов, Алия Мөхәммәтҗан кызы Хайрова кызы Наилә белән, Сания Мөхәммәтҗан кызы Капкаева, Рима Зәкәрия кызы Невлютова, Эльвира Әббәс кызы Куликова. Бәлеш-пәрәмәчләрен пешереп, аш-сулар үзләре белән дә алып килүчеләр күп булган. Бу бәйрәмгә елдан-ел күбрәк кеше нәкъ бирегә җыела.
Пәйгамбәребезнең дөньяга килүенә ихлас күңелдән шатлануны белдерә торган вакытны, Торбеево районы татарлары да Мәүлет укыталар. Мәсәлән, Татар Йөнәсе авылында халык үз йортларына авылдашларын чакырып, Шәмил Фәттах улы Маштаков мулладан башта Мәүлет укыталар, ә аннары бакыйлыктагы туганнарына дога колалар. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафаның туган көне Рабигыль-әүвәл аеның 12нче кичәсендә Дубенка районы Ломат авылында Фаизә Аллям кызы белән Ринат Аллям улы Маняковлар да өйләрендә Мәүлет укытканнар. Бу авылның төрле йортларында да халык бәйрәмне олылап кичәләр үткәрәләр. Ромодан районы Белозерье авылының «Үзәк» мәчетендә, Абдулкәрим хазрәт Айзатуллин кушуы буенча, Абдуллов Равиль Мәүлет бәйрәмен оештырган. Анда 100 кеше бәйрәм иткән.
Мордовиянең төрле почмакларында яшәгән татарларыбыз ай буе, Мәүлетне олылап, шундый чаралар үткәрәләр. Бер-беребезгә, илебезгә иминлек, бәрәкәт сорап догалар кылалар.

 

Наилә Насырова