Бөтен ил буенча үткән айда 146 хайванның котыру очрагы теркәлгән. Котырган төлкеләр ешрак - 63 очрак. Этләр арасында котыру авыруының 38 очрагы ачыкланган, мәчеләр арасында - 24 очрак. Шулай ук енотсыман этләр, эре һәм вак мөгезле терлекләр, бурсык һәм хорек котырган авыруы йоктырганнар. Иң күп очраклар Чиләбе, Белгород, Мәскәү, Рязань, Самара, Воронеж, Пенза өлкәләрендә, шулай ук Удмурт Республикасында ачыкланган. Регион халкын төлкеләр популя-циясенең шактый артуы сагайта. Эпизоотологлар төлкеләргә обстрел булмау да моңа сәбәп, ди. Йорт хайваннарына котыру авыруы йоктырган төлкеләр һөҗүм итсә, күпкә куркынычрак. Барлыгы регионыбыз буенча 9 терлекнең котыру авыруы йоктырган очрагы теркәгән. Мордовиянең кайбер районнарында карантин да ачканнар иде, дип хәбәр итә Россельхознадзор һәм ветеринария хезмәт ияләре. Әйтеп киткән хезмәткәрләр регионыбызда котыру авыруын булдырмау буенча чаралар да оештырганнар. Мәсәлән, «Ельниково РСББЖ» ветеринария хезмәте уңай эпизоотик хәлгә зур өлеш кертә, шул исәптән, терлекләрнең котыруы буенча да. Район ветеринария белгечләре бу үлем куркынычы булган вирус авыруын профилактикалау буенча бик зур эш башкардылар. Котыру авыруыннан 8 мең баш мөгезле эре терлеккә, 1300 баш терлеккә прививка ясаганнар. Кыргый хайваннар өчен вируска каршы вакцинаны үз эченә алган 2 мең приманка җәелгән. Эш өзлексез алып барыла, чөнки күрше Краснослобод районында йорт хайваннарында котыру очрагы теркәлгән.
- Без даими рәвештә гражданнарга котыру авыруыннан саклану юлларын исләренә төшерәбез. Бу куркыныч афәтне ерып чыгу өчен мөмкин булганның барысын да эшлибез, ә кайвакыт мөмкин булмаганны да эшләргә туры килә. Район халкын кыргый табигать белән аралашуда саграк булырга кисәтәбез, - ди врач-эпизоотолог Иван Васильевич Бушукин. - Бер салкынлык мисалын китерәм. Краснослободск зооветтехникумы студенты, үз куллары белән тотарга теләп, норка-чәшке аулый. Чәшке аучыны тешләгән. Ул котыру авыруын йоктыра, чөнки тиздән яшь кешенең характерлы билгеләре барлыкка килә: паникага төшү формасында судан курку, баш мие шешү һәм ... яшь тормыш өзелә. Бу зур фаҗига, аны булдырмый калырга мөмкин иде.
Башта Ельник ветеринария хезмәте перифериядә котыру авыруыннан вакцинация эшләде, аннары район үзәгендә яшәүчеләр өчен йорт хайваннарының котыру авыруыннан вакцинацияләү буенча зур күләмле эш башкардылар. Чара нәтиҗәсендә Ельник бистәсендә генә дә 169 эт һәм 228 песигә прививка ясалган.
«Вакцинацияне без ял көннәрендә уздырдык, бу хакта район газетасында хәбәр иттек, - ди районның баш ветеринария табибы вазыйфаларын башкаручы А.И.Лазарев. - Шуңа күрә йорт хайваннары хуҗаларының күбесе ветеринария табибы килүен көтте. Әмма, кемдер өйдә юк, кемдер урамда йөргәннән соң хайванны тота алмаганнар да булды. Шуңа да прививкалар ясатмаган йорт хайваннарын безгә участокка алып килделәр. Халыкның котыру авыруы нинди куркыныч тудыруын аңлавы куанычлы. Өстәвенә, хайваннарның котыру авыруыннан иммунитетын саклау чарасы бушлай уздырыла. Бу - дәүләт эше, ул хайваннар иминлегенә генә түгел, ә кеше иминлегенә дә кагыла».
Зооветеринария белгечләре авыру төлкеләрнең йорт хайваннарына һөҗүм итү очраклары турында ветслужбага хәбәр итү, кешегә һөҗүм иткән вакытта кичекмәстән медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итү кирәклеге турында тагын бер кат искәртә.

Наилә Насырова