2020 елның 1 октябреннән III Халык-ара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенә старт бирелде. Чараның 1 туры Мордовия республикасы татарларының «Якташлар» милли-мәдәни автономия идарәсе председателе, «Педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри осталыгын күтәрү үзәге - «Педагог 13.ру»» учреж-дениесенең фәнни-методик эш буенча проректоры Надия Низаметдин кызы Азисова җитәкчелегендә үтте. Барлыгы утыздан артык эш кабул ителде. Бәйгене оештыруда Мордовия респуб-ликасының мәгариф министрлыгы, Мордовиянең матбугат һәм мәгълүмат министрлыгы, бигрәк «Юлдаш» исемле Мордовия республикасы иҗтимагый-мәдәни газетасы, “Ислам мәдәният үзәге” һәм башкалар да кушылгач, барлык татар районнардан диярлек балалар, өлкәннәр катнашты. Эшләр төрле-төрле социаль челтәре төркемнәрендә бастырылды.
Әлеге бәйгедә катнашкан балаларга, өлкәннәргә, аларны әзерләгән әти-әни-ләргә, тәрбиячеләргә, укытучларга, жюри членнарына зур рәхмәт әйтәсе килә. Алдагы елларда да «Җәлил укулары»нда тагын да күбрәк катнашучылар булыр дигән теләкләребез тормышка ашсын!  Номинацияләр бик күп булды.
Жюри әгъзалары, бәйгедә җиңүчеләр дип, түбәндәгеләрне билгеләде:
«Муса Җәлил татар телендә» номинациясе
9 яшьтән 13 яшькә кадәр
I урын – Кадикина Камилла, Ләмберә районы Пензятка авылы, “Тик булса иде ирек”.
II урын – Кулахметова Эльвина, Ләмберә районы Черемиш авылы, “Төрмәдә төш”.
III урын – Максутова Җәмилә, Ләмберә районы Суркино авылы, “Вәхшәт”.
14 яшьтән 17 яшькә кадәр
I урын – Кузикова Самира, Рузаевка районы Татар Пешлә авылы, “Кызыл ромашка”.
II урын – Тумпарова Регина, Кадошкино районы Большие Поляны авылы, “Кызыл ромашка”.
II урын – Муратова Аэлита, Рузаевка районы Татар Пешлә авылы, “Вәхшәт”.
III урын – Коньков Булатбай, Ләмберә районы Черемиш авылы, “Ишек төбендә”.
18 яшьтән 25 яшькә кадәр
I урын – Касимова Сабина, Рузаевка районы Татар Пешлә авылы, “Вәхшәт”.
26 яшьтән һәм өлкәнрәк
I урын - Казакова Гүзәл, Ләмберә районы Ләмберә авылы, “Бүреләр”.
II урын – Абдуллова Равилә, Ләмберә районы Кривозерье авылы, “Вәхшәт”.
«Муса Җәлил рус телендә» номинациясе
9 яшьтән 13 яшькә кадәр
I урын – Янгляев Алим, Ләмберә районы Суркино авылы, “На память другу”.
II урын – Ягодина Виктория, Ләмберә районы Пензятка авылы, “Их расстреляли на рассвете”.
II урын – Слепов Саша, Ләмберә районы, «Совхоз Коммунар» поселогы, “Без ноги”.
III урын - Манеева Амина, Ләмберә районы Кривозерье авылы, “Чулочки”.
III урын – Кильдеева Дарина, Кадошкино районы Большие Поляны авылы, “Последняя песня”.
14 яшьтән 17 яшькә кадәр
I урын - Тулумбаева Сабина, Рузаевка районы Татар Пешлә авылы, “Чулочки”.
26 яшьтән һәм өлкәнрәк
I урын – Ашрятова Юлия, Ләмберә районы Пензятка авылы, “Варварство”.

“Җәлилчеләр” номинациясе
14 яшьтән 17 яшькә кадәр
I урын – Бикбаева Мәрьям, Ромоданово районы, Белозерье авылы, “Ветераны Белозерья ”.
26 яшьтән һәм өлкәнрәк
I урын – Тувина Елена, Ләмберә районы Саловка авылы, “Посвящение бабушке”.
III Халыкара “Җәлил укулары” әдәби бәйгесе Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасы Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары белән берлектә оештырыла. Мордовиялеләргә бу турда да катнашып, уңышларга ирешүләрен телибез.

Н.ХӘЛИЛ