Әле генә Татарстанның Әлмәт театры яңа спектакльләре белән Саранскта булып киттеләр. Милли  театрыбызда татар телендә балалар өчен куелган “Шүрәле” спектакль күрсәттеләр, шул ук кичтә тамашачылар бик кызыклы концерт карадылар. Ә икенче көнне Аяз Гыйләҗевның  “Кар астында кайнар чишмә” пьессасы буенча куелган «Мәхәббәткә яше-карты буйсына» (“Любви все возрасты покорны”) дигән  спектаклны карарга Саранск шәһәре, Ромодан, Ләмберә, Рузаевка районнарында яшәүче татарлар җыелды. (Кызганычка каршы, ерак районнардан килә алмадылар). Минзәләлеләр Ләмберәдә  дә булдылар.  Әлмәт театры безгә өченче ел рәттән килә инде. Һәр ел яңадан-яңа кызыклы спектакльләр һәм концертлар алып килә. Мордовия татарларына чын бәйрәм ясыйлар. Без аларны якын ыруларны, дусларны кебек көттек. Залда бер буш урын юк иде. Кайбер артистларны таныйбыз да, яшьләребез  бер-берсе белән аралашалар да.Беренче көнге концерт бик ошаганга күрә, бөтен тамашачылар спектакльга да билетлар алып килгәннәр. Концертта булганнар: “Күптән шундый күңелгә якын чарада булырга тели идек. Искиткеч матур җырлар, кызыклы монологлар, көлкеле мәзәкләр, татар биюләре кәефләрне күтәрде, күңелдә матур хисләр уятты, йөрәкләрне шатландырды. Артистларның талантларына шаккаттык. Рәхәт эчендә кичебезне уздырдык. Бик зур рәхмәт әйтәсе килә аларга”, - дип, мактап сөйләделәр.
Аяз Гыйләҗевның “Кар астында кайнар чишмә” пьесасы буыннар арасындагы мәңгелек аталар һәм балалар проблемасын күтәрә.
Яңа замана балалары үстергәнбез, алар гореф-гадәтләрне чүпкә дә куймыйлар, безне дә аңламыйлар дигән фикергә киләләр. Баш геройлар Тәскирә белән Әбүзәр дә  сүзләре, уйлары, тормышта куйган максатлары, тормыш кагыйдәләре бертөрле булып чыга. Якты эпизод: Әбүзәрнең кулыннан ачуланган вакытта тартып алган  театр билетларын Кәримҗан кесәсеннән таба, юкка югалмасыннар дип спектакльга баралар, икәүләшеп төнге шәһәрдән көлешә-көлешә  кайталар. Ник бер шәһәрдә яшәп, бер-беребезне иртәрәк очратмадык  икән дип моңланалар. Алар - бер берсенә гайшыйк булалар. Кочакланышып торганда, балалары аларны күрә... Шулай итеп, яшьләр ике ялгыз йөрәкне бергә куша.
Шундый эчтәлекле спектакльны карап, вакыт узганын да тоймый калдык. Артистларның һәр хәрәкәтен, сулышын  сизеп утырдык. Матур җырларын тынсыз калып тыңладык. Кайбер урыннарда елап та алдык, кайбер җирләрдә эчебезне тотып рәхәтләнеп көлдек. Олыларның мәхәббәтен бик тиз кабул иттек кебек, ә яшьләрне аңлап та бетерә алмадык шикелле тоелды. (Без, өлкәннәр, заманача тормыйбыз, ахрысы). Минемчә, һәр тамашачы сәхнәдә барган вакыйгаларны йөрәге аша үткәрде. Артистлар шундый оста, тырышып рольләрен башкардылар, әйтерсең сәхнәдә дә түгел, ә чын тормыш вакыйгаларында катнашасың. Әлбәттә, шундый спектакльләр тормышта булган хәлләрне дә яхшырак төшенергә ярдәм итә, зиһенебезне дә арттыра,  дип уйлыйм мин. Артистларның уйнавы йөрәкләребезнең нечкә, яшеренгән кылларын тибрәтте, уятты. Күңелләребездә матур, ямьле хисләр тудырган өчен бик зур рәхмәт аларга! Әнисәне Татарстанның атказанган артисты Вәлиева Гөлнара Арсенал кызы башкарды, Кәримҗанны - Эдуард Латыйпов, Әбүзәрне - Әхмәдиев Рифат Хәсән улы, Тәскирәне – Нуриева Ләйсән Рафаэль кызы уйнады. Яшь остакайлар да тәҗрибәле артистлардан калышмадылар.
Туган телебездә, татар телебездә караган спектакльләр, концертлар  рухыбызны күтәрә, күңелләргә ямь өсти. Әлмәт театрының режиссерларына, постановщикларына, гастрольны оештыручыларга - барысына да тамашачылардан зур рәхмәт!
Спектакль тәмамлангач, рәхмәтебезне белдерер өчен артистлар янына кердек. Алар белән сөйләштек.Тормышта да бигрәк матур кешеләр икәннекләрен белдек. Киләсе елга да Мордовия татарлары, театр яратучылар көтә Сезне!

Рауза Юмаева