Мордовиядә Россия Федерациясенең эчке эшләр бүлеге хезмәткәре көнен тантаналы рәвештә билгеләп үттек. Бу өлкәгә гомерләрен багышлаган эчке эшләр хезмәткәрләре династиясенең берсе турында.
Рәсим Рәхмәтулла улы Курмаев, Мордовия ГИБДДда 34 ел подполковник булырак эшләгән Шамиль абыйсы үрнәгендә, милициягә хезмәткә урнаша. 1983нче ел. Тормыш тәҗрибәсе булган перспективалы кешеләр бе-лән милиция сафын ныгыткан чак. Шул вакытка Рәсим Кызылбайраклы Төнъяк флотында хезмәт итеп кайткан, комсомол эшләре буенча партия мәктәбен тәмамлаган була. Башта Рәсим Рәхмәтулла улы укыту-тәрбия бирү эшләре буенча 14 номерлы СПТУ директоры урынбасары буларак эшкә урнаша. Күңеле хыялында булган милиция хезмәтенә тарта. Максатын тормышка ашыру теләге белән, Саранск милиция мәктәбендә өч айлык курсларны тәмамлый ул, ә соңыннан Ләмберәдә участковыйларның өлкән инспекторы вазыйфасын үти башлый. Участок полиция вәкилләренең хезмәте һәрчак мәшәкатьле, тынгысыз, чөнки ул тормыш уртасында кайнап, кешеләр белән тыгыз аралашып эшли. Бу хезмәт,  кайда гына булуына карамастан, бик катлаулы һәм күпкырлы. Шулай да җанын-тәнен биреп хезмәт биографиясен башлап җибәрә Рәсим Рәхмәтулла улы. Җиң сызганып эшли. Ләмберә районы халкы Кырви авылында туып-үскән тырыш, булдыклы Курмаевка «Анискин» дигән исем дә кушалар. Теге Михаил Жаровның «Анискин и Фантомас» фильмында төсле. Биографиясеннән бер факт. Рәсимнең әнисе, Саядят Хәсән кызы, улына Ләмберәдә квартир биргәч беренче тапкыр килгәндә, адресы буенча түгел, ә шул «Аниськин» кушаматы буенча кайда яшәгәнен табып ала. Тормышта әнә шундый очраклар да була.
Белгәнебезчә, участковый вазыйфасы четерекле; полиция кешесе үзендә күптөрле уңай сыйфатлар булдырырга тиеш. Мәсәлән, мал-туар комплексында, мәдәният йортында, мәктәпләрдә еш булырга кирәк, шулай ул халыкның тормышын, яшәү үзенчәлекләрен, кем нәрсәгә сәләтле икәнен белеп эш-ләргә тиеш. Бу мәгълумат җинаять итүчеләрнең эзенә төшәргә, җинаятьне ачарга ярдәм итә. Участковый көндез һәм төнлә, эштә һәм өйдә чакта да халык белән аралашып яшәргә тиеш була. Курмаев Рәсим райондашларын һәрвакыт полициянең игътибар үзәгендә тота. Сүзләремә дәлил. Шулай, Ләмберәдә яшәүче Н.И.Максимова иптәш аңа: «Төнлә абзардан үгеземне урлаганнар», - ди елап. Бу вакыт Рәсим Рәхмәтулла улы участок инспекторлары бүлеген җитәкли. Сөйләгәннәрне исәпкә алып, хайванны алып киткән юлдагы эзләре буенча барырга карарга килә. Шулай, җинаят эшләрне эзләү җитәкчесе Шамиль Няим улы Кадикин белән буталчык юллар белән алып барган җинаятьче артыннан Пензятка авылына кадәр җитәләр, халыктан сораштырып үгез белән җинаятьчене табалар.  Ул – Максимованың күршесе булып чыга. Тугзанынчы елларда шундый урлаулар күп иде, ди язма героебыз; халыкның мал-туары, Александровка, Кривозерье, Аксеново колхозлары фермалары караклардан еш интекте.
- Җинаять эшләре буенча җитәкче Шамиль Няим улы Кадикин белән каты тырышырга, күп хезмәт куярга туры килде шул вакытларда, - дип искә ала Рәсим Рәхмәтулла улы корреспондент  Николай Дюжевка биргән интервьюсында. - Җинаять эшләрен ачарга җиңел булмаса да, аларны таба идек. Шулай, Аверьянов группасының җинаять эшләрен – малларны урманчыкларга алып барып суюлары һәм рынокта итләрен сатуларын ачтык. Караклар группасында берсенең аерым өйрәтелгән овчарка токымлы эте малларны читтә куып, көтеп торган каракларга алып бара, икән. Шуңа да җинаятьне ачу кыенга туры килгән иде, әмма без эзләренә төштек, ди.
Киресенчә, җинаятьчеләрнең гомер-ләрен үлемнән коткарган очраклары да булган аларның. 2002нче ел. Саловка авылы. Яңа ел алдыннан бу авыл кешесе Ләмберә РОВДысы оператив дежур частенә бер йорттан охотниклар мылтыгы,  кинжал, песец тун, аудиовидеоаппаратура, компьютер урлануы турында хәбәр итә. Тиз арада подполковник Рәсим Курмаев, оператив группа белән, җинаять урынына җитә. Эзләр кырга алып бара, ә тыштагы көчле буран эзләрне юа. Шундый табиги шартларда, урланган әйберләрне ташлап барган эздән барырга, милиционерга ярдәм кирәк була. Игорь Янинга ярдәм өчен кайтырга дигән мөрәҗәгать була. Ә Курмаев белән Волков төнге буранда эзләүне дәвам иттергәннәр. Берничә километр үткәч, алар аудиоаппаратураның көчәйткечен табалар. Озакламый буранда алга атлаган җинаятьчеләрне күреп «Стой!» дип кычкырып югарыга аталар. Караклар карга егылалар. Алар кулыннан милиционерлар кинжал һәм мылтыкны алалар. Җинаятьчеләр тунганнар һәм арыганнар, икән. Рәсим Курмаев икесе белән кала, ә Волковы калган каракларны эзләп китә. Төнге сәгать өч. Рәсим бу салкында озак калсалар, туңып үләчәкләрен аңлый һәм яшь каракларны, урлаган әйберләре белән бергә, артынан сөйрәп көч-хәл белән Хутор Лопатино авылына җитә. Шунда Волков алга качып киткән тагы ике каракны тоткан. Менә шундый хезмәтләре аларның.
Бүген эчке эшләр сафында Курма-евларның балалары эшли. Альбина Шамиль кызы - полиция майоры, ә Гульнара Рәсим кызы - полиция капитаны (Управление по охране общественного порядка МВД по РМ). Рәсим Рәхмәтулла улы Курмаев, МВДдыдан киткәч, III класслы хөкүмәт киңәшчесе Ләмберә суды администраторы булып эшли. Ә оныгы Динияр, бабасы Рәсим төсле, полициядә хезмәт итәргә хыяллана.
Шамиль Рәхмәтулла улы Курмаев (рәсемдә сулдан уңга), Гульнара Рәсим кызы Янгличева, Рәсим Рәхмәтулла улы Курмаев. Уртада - аның оныгы Динияр.

Наилә Насырова