Рузаевка шәһәренең беренче гимназиясендәге 11 нче сыйныф укучылары Елена Осыка һәм Алина Бикбаева «Большая перемена» Бөтенроссия конкурсында икенче ел катнашалар.
Узган елда Алина Бикбаева «Зур тәнәфес» конкурсының ярымфиналына үткән иде. Ул Түбән Новгородта узды. Бу юлы дәрәҗәле конкурсның ярымфиналына 11 нче сыйныф укучысы Елена Осыка үтте. Ул Казанда булып, онытылмаслык хис-кичерешләр белән кайткан. - «Зур тәнәфес» - дөньяны үз-гәртергә һәм үзең үзгәрергә әзер булган кешеләр берләшмәсе. Биредә бәяләү түгел, ә стандарт булмаган фикерләү сәләте җитәкчелек итә. Бу конкурс сәләтлеләр өчен урын. Әлеге кызыклы бәйгедә катнашучылар белемнәрен мәктәп программасы буенча гына түгел, ә аны киңәйтергә, иҗат итәргә, стандарт булмаган фикерләүне күрсәтергә мөмкинлек бирә; үзенә үзгәрергә һәм дөньяны үзгәртергә әзер булганнар җәмәгатьчелеге, - ди Алина, конкурс эчтәлеге турында сорагач.
Чыгарылыш сыйныф укучысы сүзләренә караганда, үткән ел ярымфиналга эләгү шактый авыр булган. Моның өчен күп эшләргә һәм күп нәрсә белергә кирәк, ди. Үткән ел Алина Бикбаева сәламәт яшәү рәвеше юнәлешен сайлаган. Жюри хөкеменә ул сәламәт туклану һәм диетология буенча проект тәкъдим иткән. Быел Бөтенроссия конкурсында үз көчен сынап караган Алина Бикбаева:
- 2021 елда мин «Зур тәнәфес» финалының чирегенә уздым, әмма миңа ярымфиналга эләгү өчен берничә балл җитмәде. Быел «Эшмәкәр» дип аталган юнәлешне сайладым. Мин килеп туган эпидемия шартларында мәгарифкә ачкычлар таптым. Укучыларның барлык мәнфәгатьләрен исәпкә алырдай уку-укыту программасын эшләргә кирәк иде.
Кызыксынулары Алина Бикбаева-ның төрле юнәлештә булуга карамастан, ул табиб булырга хыяллана. Шуңа күрә медицина институтына укырга керергә планлаштыра. Алинага хыялының тормышка ашуын телисе килә.