Бөек татар шагыйре, якташыбыз Һа-ди Такташ аналар турында болай дип язган: «...Ана – Бөек исем, нәрсә җитә ана булуга; хатыннарның бөтен матурлыгы, бөтен күрке ана булуда... »
Һәрбер хатын-кызга бәхетле әни, сөекле хатын, яраткан әбекәй булырга язсын! Нарасыен күкрәгенә кысып, газиз баласының керфек кагышына кадәр сөенеп караган анадан да күркәм зат юктыр җир йөзендә.
Күптән түгел, Ромоданово районын-да яшәүче ирле-хатынлы Шарибжановлар, ана капиталы ярдәмендә үзләренең торак шартларын яхшырт-каннар, үз йортларын булдырганнар. Әйтеп үтим, Альбина белән Александр Шәрибҗановлар гаиләләрендә өч бала тәрбияләп үстерәләр. Гаиләдә олылар «Ромодановосахар» җәмгыятчелегендә хезмәт итәләр. Үз йортын төзекләндерүгә акча кирәк булган вакытта, ярдәм сорап, үзләре эшләгән предприятие җи-тәкчесе А.И.Атласовка мөрәҗәгать иткәннәр. Ул аларга барлык башлангыч эшләрендә ярдәм иткән һәм бу гаилә җитәкчеләренә рәхмәтле. Ә иң башта хөкүмәтебезгә рәхмәтләрен җиткерәләр.
Альбина ханым ана булу рәхәтме дигән сорауга болай дип җавап бирде:
- Әни булу – зур бәхет, бүләк ул. Гаиләнең яме шунда. Тормышымда минем төп ярдәмчеләрем - ирем һәм улларым. Алар белән миңа хатын һәм әни булу җиңел. Ирем таләпчән булгалый, әмма еш кына компромисска бара. Ул балалары алдында зур абруй били. Һәр баласын бик ярата, ә алар, үз чиратларында, аңа шул ук хисләр белән җавап бирәләр. Без тату яшибез. Бер-беребезгә ярдәм итәргә һәрвакыт әзер. Күп балалы гаиләнең тормышы, чыннан да, авыр, әмма авырлыклар арасында якты мизгелләр таба белергә кирәк. Иң мөһиме, барысын да дөрес итеп оештырырга һәм үзеңә беркайчан да тынып тормаска һәм йомшармаска кирәк дип саныйм. Ял итәргә, көч туп-ларга да вакыт килер әле, - диде язма героебыз әңгәмә вакытында.
Балалары турында да белләсегез киләдер. Шарибжановларның өлкән уллары Азат, Ичалки районындагы Кемля аграр көллиятенең Ромодан филиалының 4 курсында укый; ул - булачак механик. Волейбол белән мавыга һәм Ромоданово балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе секциясенә йөри. Уртанчы балалары - уллары Азамат, шул ук аграр көллиятнең 2 нче курс студенты; газ белән эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштерә. Шулай ук футбол секциясенә йөри.
- Балаларның спорт белән дус булулары - гаилә башлыгының казанышы; бу мине бик тә шатландыра. Сөйләшүләр өчен уртак темалары бар, алар даими рәвештә нәрсә дә булса турында фикер алышалар,- дип уртаклаша хуҗабикә Альбина гаиләсе турында.
Бөтен гаилә өчен өч яшьлек Алина – аларның шатлыгы. Ул балалар бакчасына йөри, анда активлык һәм кызыксынучанлык күрсәтә. Әниләре сүзләренә караганда, Алиналары бик тә рәсем ясарга ярата. Әти-әниләре яшь рәссамның бу теләген тыеп тормый; алар кызларына буяулар, матур төсле фломастерлар, карандашлар белән рәсем ясарга мөмкинлек бирә.
Күпләр гаиләдә балалар күбрәк булган саен, ата-анада һәр балага вакыт азрак кала, дип саный. Әмма Альбина ханым һәр балага шәхси вакыт бирергә, аларның уңышлары, планнары белән кызыксынырга тырыша. Язма героебыз раслаганча, кичке аш әзерләгәндә дә, әйтик, барлык ризыклар арасында аның иң яраткан ризыгы - мантый пешергәндә дә аралашырга була, ди.
Кыскасы, әни булу - бүләк, бу бәхеткә һәрбер хатын-кыз лаек булсын иде.

Наилә НАСЫРОВА